Чаллы шәһәре микрорайонында яңа йортлар газ челтәренә тоташтырылды

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе, 18:24

Бүген Чаллыда  Әбсәләмов, Каштан һәм өченче Колосковая урамнарындагы яңа микрорайоннарда яшәүчеләр өчен төзелгән йортларга газ җибәрү тантанасы булды. Чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Усманов, Андрей Ляпунов һәм Владимир Чагин, шулай ук Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты.

"Газлаштырып бетерү программасы буенча күп кенә башка төбәкләрдә элек күмер һәм утын ягылган йортларда беренче тапкыр газ барлыкка килүен телевизордан караганда һәрвакыт горурлык хисе кичерәсең,  – диде Юрий Камалтынов. – Татарстанда газлаштырып бетерү программасы бөтен республика буенча төзелә генә башлаган өр-яңа микрорайоннарда, шулай ук яңа социаль объектларда бара. Газпром вәкилләренә һәм аның бүлекчәләренә зур рәхмәт. Бүген газ әлеге матур шәхси секторга килде, ул киләчәктә дә үсәчәк. Газ – ул электр һәм җылылык кына түгел, аның  ярдәмендә кешеләрнең тормыш сыйфаты үзгәрә».

Дәүләт Советы депутаты, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов республика җитәкчелегенә, төзүчеләргә һәм газчыларга әлеге социаль әһәмиятле проектны гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерде. "Табигый газ инде 25 йортка килгән, аларда хәзер күпкә уңайлырак һәм җылырак. Гамәлгә ашырыла торган газлаштыру программасы «Газпром» компаниясенең, аның «Газпром межрегионгаз» җәмгыятенең көчле һәм җитди ярдәменнән башка мөмкин булмас иде, – дип билгеләп үтте  Рөстәм Усманов.

Тантана барышында шәһәр халкына газга тоташтыру бурычларын хәл итүдә актив катнашканнары һәм шәхси өлеш керткәннәре өчен “Чаллыгаз” ЭПУ хезмәткәрләре Рәшит Шәяхҗнов һәм Андрей Риевский Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Тантана азагында чарада катнашучылар Таҗиевлар гаиләсе яши торган йортта булдылар.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән старт алган социаль газлаштырып бетерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ газ челтәренә  119 җир кишәрлеген тоташтыра алды, 25 йорт хуҗалыгы инде табигый газдан файдалана. Төзелгән газүткәргечләрнең гомуми озынлыгы 7,5 километрдан артып китте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International