Юрий Камалтынов Баулы районы Советы утырышында катнашты

2025 елның 25 феврале, сишәмбе, 15:47

Бүген район Советының хисап сессиясендә Баулы муниципаль районының 2024 елгы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды. Моннан тыш, муниципаль депутатлар 2025 елга бурычлар билгеләделәр. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Район Советы утырышы башланганчы Юрий Камалтынов район башлыгы Ильяс Гозәеров белән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтүдә махсуслашкан «Мин булдырам» коммерцияле булмаган автоном оешмасының эшчәнлеге белән танышты, шулай ук «Пресскомпозит»ның пыяла-пластик торбалар җитештерү цехында булды.

Утырышта Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров районның 2024 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар турында мәгълүмат бирде. "Җирле үзидарә органнарының, хезмәт коллективларының, халыкның, депутатларның уртак тырышлыгы һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән район тотрыклы һәм ышанычлы социаль-икътисадый үсешен дәвам итте, – дип билгеләп үтте Ильяс Гозәеров. – Республиканың социаль-икътисадый үсеше рейтингында Баулы районы 10 нчы урында тора. Ел йомгаклары буенча тулай территориаль продукт 18,8% ка арткан һәм 70 млрд сумга бәяләнә. Район икътисадының нигезен сәнәгать тәшкил итә, тулай территориаль продуктта аның өлеше 75% тәшкил итә. Ел йомгаклары буенча үз җитештерү күләме 18 млрд сумнан артык тәшкил итте, алдагы елның шушы чорына карата үсеш 22% тан артык».

Район территориясендә 816 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты үз эшчәнлеген алып бара, аларда 4 меңгә якын кеше эшли. Ел нәтиҗәләре буенча кече һәм урта бизнес әйләнеше 4 млрд сум күләмендә бәяләнә. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 1,6 млрд сумлык продукция җитештерелгән.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов баулылыларның Татарстанның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте һәм барлык хезмәтчәннәргә, район җитәкчелегенә, оешма-предприятие җитәкчеләренә, район Советы депутатлар корпусына һәм җирлек башлыкларына район территориясендә республика программаларын гамәлгә ашыруда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

"Икътисадый эшчәнлекнең барлык күрсәткечләре буенча да диярлек Баулы районы уңай динамикага ия, – дип билгеләп үтте республика парламенты Рәисе урынбасары. – Җитештерү күләме сизелерлек арткан, төп капиталга инвестицияләр күләме сизелерлек арткан, аның үсеш темплары буенча район республикада алдынгылар рәтендә тора. Халыкның акча кереме күләме буенча район республикада 6 нчы урынга күтәрелгән, хезмәт җитештерүчәнлеге буенча лидерлар өчлегендә. Шулай ук предприятиеләрнең табышлары артуы, салым түләүләренең үсүе, тормыш дәрәҗәсе буенча ирешкән уңышларыгыз сөендерә».

Юрий Камалтынов әйтүенчә, болар барысы да администрациянең, депутатларның, авыл җирлекләре башлыкларының, предприятие җитәкчеләренең һәм хезмәт коллективларының бердәм эшләвен раслый.

Шул ук вакытта Татарстан парламенты Рәисе урынбасары муниципаль хакимият органнарының, иҗтимагый оешмаларның һәм җитештерүчеләрнең координацияле эшен таләп итә торган проблемаларга аерым игътибар бирергә чакырды. Бүгенге көндә район икътисадында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өлеше нибары 7,2% тәшкил итә, авыл хуҗалыгы җитештерүенең кайбер күрсәткечләре республика буенча уртачадан түбәнрәк һәм, аерым тармаклар буенча җитешсезлекләр нәтиҗәсендә, авыл хуҗалыгы нәтиҗәлелеге буенча район 43 урында тора.

Юрий Камалтынов, әлеге юнәлешләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен булган барлык резервларны актив кулланырга чакырды, Баулы районы республика җитәкчелеге куйган бурычларны үтәячәгенә ышаныч белдерде.

Утырыш азагында дәүләт, хөкүмәт һәм район бүләкләре тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International