«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары Татарстанда хәрбиләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча кайнар линия оештыра

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе, 11:02

28 февральдә республикада «хатын-кыз игътибары» дип аталган кайнар телефон линиясе эшләячәк. Татарстанлылар хәрбиләргә ярдәм күрсәтү мәсъәләләренә кагылышлы сорауларын шалтыратып бирә алачак.  

Халык мөрәҗәгатьләренә Дәүләт Советы депутатлары, «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әгъзалары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирәчәк.

Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(960)049-68-14 (WhatsApp сораулары өчен).

Мөрәҗәгатьләр сәгать 10:00 нан алып 15:00 гә кадәр кабул ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International