Бүген республика халкы өчен хәрбиләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләде

2025 елның 28 феврале, җомга, 17:02

Бүген Казанда, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты базасында көн дәвамында Татарстанда хәрбиләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе эшләде,  ул Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары тәкъдиме белән уздырылды. Республика халкының мөрәҗәгатьләренә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары Елена Кузьмичева, Алсу Надршина, Ирина Терентьева, Рузилә Тимергалиева, Ләлә Кәдермәтова, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская җавап бирде. Депутатларга һәм профильле ведомстволар белгечләренә ярдәм һәм консультация сорап 75 татарстанлы мөрәҗәгать итте. 

"Традицион кайнар линия быел беренче тапкыр узды, – дип билгеләп үтте Рузилә Тимергалиева. – Мөрәҗәгатьләр нигездә хәрбиләрнең категориясен һәм статусын билгеләүгә, шулай ук бирелә торган ташламаларга кагыла. Хәбәрсез югалган солдатларны эзләү буенча күп сораулар килде".

Рузилә Тимергалиева билгеләп үткәнчә, һәр мөрәҗәгать хәрби прокуратура, Ватанны саклаучылар фонды белгечләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре игътибарында. "Командалы эш булганда, сораулар да тиз хәл ителә, кешеләр тулы җавап һәм барлык детальләрне аңлатып консультацияләр ала", - диде ул.

Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, үз чиратында, билгеләп үткәнчә, бүген килгән кайбер мәсьәләләр шунда ук хәл ителә. Аерым алганда, кайнар линиягә Камчаткадагы хәрби частьтә булган хәрби хезмәткәрнең хатыны мөрәҗәгать иткән, ул элегрәк хәбәрсез югалган статуста булган, шуңа бәйле рәвештә аның түләүләре туктатылган. "Мәсьәләне хәл итү өчен Мин Камчаткага үз коллегама шалтыраттым, – дип сөйләде журналистларга Сәрия Сабурская, – без аның белән сөйләштек, һәм ул түләүләр проблемасын хәл итәргә ярдәм итәргә әзер, һәм, минем уйлавымча, мәсьәлә хәл ителәчәк».

Аның әйтүенчә, түләүләр алу мәсьәләләре белән кызыксынган «Вагнер» шәхси хәрби компаниясендә (ЧВК) катнашучыларының туганнарыннан сораулар шактый булган. "Закон нормасы бар, «Вагнер» ЧВК катнашучылары СВО катнашучысы таныклыгын алырга хокуклы, һәм хәрбиләр өчен булган барлык ташламалар аларга да кагыла», – дип билгеләде Сәрия Сабурская.

Кайнар линия эшләгән вакытта шулай ук татарстанлылардан хәрбиләрне һәм аларның гаилә әгъзаларын хастаханәгә салу һәм дәвалау, торакны ремонтлау, бүләкләр өчен түләүләр белән бәйле мөрәҗәгатьләр килде. Актуальлеген исәпкә алып, «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әгъзалары  бу темага  буенча кайнар линияләр үткәрүне дәвам итәргә планлаштыралар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International