Казанда эшләүче хатын-кызларның «Хатын-кыз сәламәтлеге» форумы узды

2025 елның 3 марты, дүшәмбе, 17:28

Бүген Казанда «Ливадия-Татарстан» шифаханәсе базасында эшләүче хатын-кызларның «Хатын-кыз сәламәтлеге» II Республика форумы узды, аны уздыру инициативасы белән Татарстан Профсоюзлар федерациясе әгъзалары чыккан иде. Форум кысаларында ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсенең һәм Россиянең Бәйсез профсоюзлар федерациясе Генераль советының Эшләүче хатын-кызларның социаль-икътисадый хокукларын яклау буенча даими комиссиясенең уртак утырышы булды. Парламентарийлар икътисадның җитештерү һәм башка  өлкәләрендә эшләүче хатын-кызларга өстәмә социаль ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Уртак утырышта РФ ФС Дәүләт Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, республика парламенты депутатлары Елена Кузьмичева, Ирина Терентьева, Светлана Захарова, Ольга Воронова, Алсу Надршина, Рузилә Тимергалиева һәм Илдар Шамилов катнашты.

«Хатын - кыз сәламәтлегенә,  ахыр чиктә милләт сәламәтлегенә йогынты ясый торган мөһим фактор булып ул эшли торган хезмәт шартлары тора, – дип басым ясады Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, – хатын-кызларга, ир-атлар белән чагыштырганда, өстәмә рәвештә хезмәтне саклау чаралары таләп ителә».

Елена Кузьмичева билгеләп үткәнчә, уңайсыз хезмәт шартлары хатын-кызлар арасында имгәнүләр һәм һөнәри авырулар куркынычын арттыра, аларның сәламәтлегенә һәм репродуктив функцияләренә тискәре йогынты ясый. Әлеге проблемаларны хәл итүдә хатын-кызларның хезмәтен җайга салу һәм аларның сәламәтлеген саклау турындагы нигезләмәләрдән торган килешүләр һәм күмәк шартнамәләр мөһим роль уйный. Хезмәт шартларын яхшырту мәсьәләләре 45 муниципалитетта һәм төбәк икътисадының төрле тармакларында кабул ителгән хезмәтне саклау программаларында чагылдырылган.

Елена Кузьмичева республиканың күп кенә предприятиеләрендә хезмәт шартларын яхшырту программаларының уңышлы гамәлгә ашырылуына да игътибар итте. Аерым алганда, ул «КАМАЗ» ГАҖне мисал итеп китерде, анда 2024 елда 2,08 млн сум күләмендәге капитал салулар нәтиҗәсендә 22 598 хезмәткәр, шул исәптән 11 694 хатын-кыз өчен эш шартларын яхшырткан. Депутат шулай ук «Әлмәтгаз» ЭПУда һәм Чаллыда «Сетевая компания» АҖдә гамәлгә ашырыла торган модернизацияләү программаларын да уңай практикалар рәтендә атады. Биредә искергән җиһазларны эксплуатациядән чыгаралар һәм көнкүреш биналарын яңарталар.

Әмма Татарстанда хезмәт шартларын яхшыртуга карамастан, һөнәри авырулар проблемасы актуаль булып кала бирә. 2024 елда, Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, 230 хезмәткәргә һөнәри авырулар диагнозы куелган, шул исәптән 53 хатын-кызга (23%).

Елена Кузьмичева билгеләп үткәнчә, хатын-кызларның хезмәт хокукларын бозуның аеруча аерым очраклары булып авыр йөкләрне күтәргәндә һәм күчергәндә хезмәт шартларын үтәмәү, өстәмә эш вакытына, төнге сменаларга, ял һәм бәйрәм көннәрендә эшкә чыгару һ. б. кала. 

Утырышта шулай ук эшләүче аналарның хокукларын яклау өчен коллектив килешүләргә эш бирүчеләрнең профсоюзлар белән берлектә йөкләмәләрен кертү мисалларын билгеләделәр. Бу – 16 яшькә кадәрге балалы хатын-кызларга сыгылмалы эш вакыты бирү, 8 яшькә кадәрге балалы хатын-кызларга кыскартылган эш вакыты билгеләү, ундүрт яшькә кадәрге балалы хатын-кызларга өстәмә түләүле көннәр билгеләү һәм башкалар.

РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова эшләүче хатын-кызлар хокуклары һәм җаваплылык арасында баланс саклауның мөһимлеген ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, эшләүче хатын-кызлар өчен ташламалар һәм ярдәм чаралары кирәк булса да, хезмәткәрләрнең аларны җаваплы файдалануы һәм үз эш вазыйфаларын намус белән башкаруын дәвам итүе мөһим.

Утырыш нәтиҗәләрен шәрехләп, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова  хатын-кызлар сәламәтлеге темасы өстенлекле булуын билгеләп үтте, бигрәк тә «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм  проектын гамәлгә ашыру яктылыгында. Әлеге проект гаилә, ата, ана һәм балачак мәсьәләләренә, актив тормыш чорын озайтуга зур игътибар бирә.

“Эшләүче хатын-кызларның бүген үз сәламәтлекләре белән шөгыльләнүе бик мөһим, дип билгеләп үтте Светлана Захарова, – хәзерге вакытта закон нигезендә диспансеризация өчен өстәмә көн бирелә, ул түләнә, һәм хатын-кызларның үзләренең дә аларның сәламәтлеге барыннан да элек аларның кулларында икәнен аңлавы мөһим".

Эшләүче хатын-кызларның II Республика форумы эшендә республиканың күп кенә муниципалитетларыннан йөзләгән профсоюз лидерлары һәм активистлары, РФ Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. 

 Форум кысаларында шулай ук «Эшләүче хатын-кызлардан – фронтка» акциясе узды. Республиканың профсоюз хәрәкәте ярдәмендә җыелган гуманитар йөк белән чираттагы колонна махсус хәрби операция зонасына җибәрелде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International