Фәрит Мөхәммәтшин республика хатын-кызларына: "Сезнең ярдәмегез һәм ихласлыгыгыз безне игелекле гамәлләргә һәм эшләргә рухландыра»

2025 елның 4 марты, сишәмбе, 15:38

Бүген Казанда, «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» Республика бәйгесенә йомгак ясалды.  Инде 30 елдан артык вакыт дәвамында 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан  республика конкурсы нәтиҗәләре игълан ителә.  Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән конкурс лауреатларын һәм җиңүчеләрен, республиканың иң яхшы хатын-кызларын якынлашып килүче Яз бәйрәме белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Парламент җитәкчесе республикадагы барлык хатын-кызларга рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде. Фәрит Мөхәммәтшин "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең Татарстанның иҗтимагый тормышында киң таралган һәм традицион «яз билгесе»нә әверелүен әйтте.

"Хатын-кыз – хатын, әни һәм әби – гаиләдә төп рольне, һичшиксез, хатын-кыз башкара, чөнки ире, гаиләсе, балалары, оныклары турында бөтен кайгырту хатын-кыз җилкәсенә төшә, – дип  басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – сезнең ярдәмегез һәм ихласлыгыгыз безне игелекле гамәлләргә һәм эшләргә рухландыра, теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Һәрвакыт шулай булсын".

"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» өч этапта (муниципаль, зона һәм республика) үткәрелә. Быел, инде булган ун номинациядән тыш, махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә бәйле тагын берсе - «Аерым танылу» тәкъдим ителде.

«Быел конкурска республиканың барлык шәһәр һәм муниципаль районнарыннан барлыгы 320 гариза килгән, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Жюри әгъзаларына бу күптөрле иҗади һәм якты талантларны сайлау җиңел булмагандыр дип ышанам. Шуңа да карамастан, сайлап алынганнар сез барыгыз да – инде җиңүчеләр. Сезгә еш кына үз өстегезгә лидерлыкны алырга, төрле өлкәләрдә катлаулы карарлар кабул итәргә туры килә. Бизнес һәм сәясәт, дәүләт идарәсе, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәниятне бүген сезнеңһөнәри  осталыктан, иҗади энергиядән һәм инициативадан башка күз алдына да китереп булмый. Сезне авыр эш һәм җитди җаваплылык куркытмый. Теләсә кайсы ситуациядә сез һәрвакыт алдан күрүчән".

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, ил өчен катлаулы вакытта хатын-кызлар бар көчләренә СВО катнашучыларына ярдәм итәләр, йөрәк кушуы буенча волонтерлар командаларына берләшәләр, гуманитар йөк җыялар, җылы әйберләр һәм маскировка челтәрләре әзерлиләр. «Моның өчен бездән, ир-атлардан, бигрәк тә Ватанны саклаучылар елында сезгә ихлас рәхмәт», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, гаиләгә, аналарга һәм балаларга ярдәм Татарстанның дәүләт сәясәтендә һәрвакыт өстенлекле булды һәм шулай ук булып калачак та. Ул «Мәрхәмәт-Милосердие» республика парламентының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе эшчәнлегенең дә шактый өлешен тәшкил итә.

Традиция буенча конкурс кысаларында республика парламентының хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсеннән  махсус номинациясе тәкъдим ителде. «Ел саен без актив гражданлык позициясе булган хатын-кызларны бүләклибез, – дип сөйләде Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, – быелгы номинациядә Яр Чаллы шәһәр Советы депутаты, “Сугыш ветераннары өчен госпиталь”ның баш табибы Резеда Мәүҗүтова җиңүче булды. Бүген тантана кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин аңа Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» 2024 ел йомгаклары буенча Азнакай районыннан 14 бала тәрбияләүче Фирдания Мөҗипова (“Хатын-кыз – ана «номинациясендә), Тукай районының “Гиндукуш” сугышчан дан музее директоры Резеда Гарипова (“Мәдәният һәм рухият” номинациясендә), Зәй районының Аксар авылы почтальоны Флүрә Гыйниятова (“Минем язмышым-минем һөнәрем” номинациясендә), Яр Чаллы шәһәреннән “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз.16” проектын оештыручы Анна Артемьева (“Хатын-кыз – лидер” номинациясендә), крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Татьяна Моратова (Яңа Чишмә районы, “Хатын-кыз  – бизнес леди” номинациясендә), Түбән Камадан Ленинград блокадачысы Рукия Сәхабетдинова (“Өченче яшьтәге героиня” номинациясендә) һәм башкалар лауреатлар булдылар.

Ел ир-егете булып Дәүләт Советы депутаты, «Далини» Сәүдә йорты ҖЧҖ генераль директоры, Донбассның тыныч халкы һәм махсус операциядә катнашучылар өчен гуманитар йөкләр формалаштыруга башлап йөрүче һәм финанс ягыннан күтәрүче Руслан Нигъмәтуллин танылды.

Жюри карарын Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева игълан итте. «Барыннан да элек, бу бәйрәмнең уздырылуы өчен мин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерәм, нәкъ менә аның ярдәме белән ел саен "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсын уздырабыз,  –  дип ассызыклады Зилә Вәлиева, –  моннан тыш, мин Баулы, Питрәч, Чистай, Актаныш, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Казанда узган зона турларының мөһим этапларын хуплаган район башлыкларына рәхмәт белдерәм».

Зона турларында 155 кеше җиңүче дип табылган. Конкурсның йомгаклау этабы 17 февральдә узган, Оештыру комитеты тарафыннан 18 муниципаль берәмлектән 30 җиңүче билгеләнгән, шулай ук СВОда катнашучыларга ярдәм итүче 25 муниципаль берәмлектән 36 волонтерлык хәрәкәте активисты билгеләнгән.

Конкурс «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы инициативасы белән үткәрелә. Конкурсны оештыручылар арасында – Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International