Закон үз көченә керде

2025 елның 5 марты, чәршәмбе, 17:12

Март аенда җиденче чакырылыш Дәүләт Советының җиденче утырышында кабул ителгән республика законнары үз көченә керә. Законга кертелгән үзгәрешләр муниципаль спорт мәктәпләрендә өстәмә белем алу, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем бирү, шулай ук эшкуарларга салым преференцияләре бирү мәсьәләләренә кагыла.  

Регионнарга – инфраструктура кредитлары

2025 елның 3 мартында «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында» 6-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керде.

Закон республика законнарын Россия Бюджет кодексына туры китерү максатыннан эшләнгән.

Аерым алганда, Россия Федерациясе Бюджет кодексына казначылык инфраструктура кредитлары турындагы яңа 939 статья өстәлгән.  Әлеге кредитлар федераль бюджет турындагы федераль законда каралган очракта, федераль казначылык тарафыннан Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итүгә федераль бюджетның бердәм счетындагы вакытлыча тотылмый торган акчалар исәбеннән унбиш елга кадәрге срокка бирелә.

Шулай ук бюджет кытлыгының иң чик күләмен һәм Россия Федерациясе субъектының дәүләт бурычының иң чик күләмен алынган казначылык инфраструктура кредитлары суммасына арттыру мөмкинлеге каралган.

Россия Федерациясе Бюджет кодексының әлеге үзгәрешләре хәзер Татарстан Республикасы Бюджет кодексында исәпкә алынды.

Муниципаль спорт мәктәпләрендә хәзер өлкәннәр дә өстәмә белем ала ала

2025 елның 3 мартында «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законының 16 һәм 17 статьяларына  үзгәрешләр кертү хакында» 1-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керде.

Республика законы, федераль закон чыгарылганнан соң, дәүләт мәгариф оешмаларында спорт әзерлеге программалары буенча өлкәннәргә өстәмә белем бирүне оештыру мәсьәләсен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләренә кертә. Дәүләт хакимияте органнарына шулай ук муниципаль мәгариф оешмаларында гамәлгә ашырыла торган спорт әзерлеге буенча өстәмә белем бирү программалары буенча өлкәннәргә өстәмә белем бирү буенча дәүләт ярдәмен күрсәтү хокукы бирелде.

Инвестиция проектларына дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү шартлары төгәлләштерелде

2025 елның 1 июленнән «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына һәм «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 13-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керә.

Законда капитал салуларны яклау һәм кызыксындыру турындагы килешүләр кысаларында гамәлгә ашырыла торган инвестиция проектларына дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү шартлары һәм тәртибе төгәлләштерелгән.

Кертелгән үзгәрешләр, аерым алганда, инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы оешмаларның төп объектны, шулай ук тәэмин итүче яисә тиешле инфраструктуралар объектларын булдыру (реконструкцияләү, модернизацияләү) өчен җәлеп ителгән кредитлар һәм заемнар буенча процентларны, облигация заемнары буенча купон керемен каплауга кагыла. Чыгымнар күрсәтелгән заем акчаларына карата турыдан-туры дәүләт ярдәме чаралары бирелмәгән очракта гына каплана.

Шулай ук инвестиция проектларына дәүләт ярдәме чаралары устав (җыелма) капиталында чит ил юридик затларының турыдан-туры яисә читләтеп катнашу өлеше 25 проценттан артык булган Россия юридик затларына инвестиция проектларына дәүләт ярдәме чаралары бирелмәячәк дип билгеләнә.

Закон оешма чыгымнарын каплау өчен өстәмә шартлар, шул исәптән Федераль казначылыкның асылда тотылган чыгымнар турында бәяләмәсен тапшыру зарурлыгын күздә тота.

Автомобиль юлларының юл буе полосаларын билгеләүгә таләпләр үзгәрә

2025 елның 3 мартында «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 8-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керде.

Закон дүртенче һәм бишенче категорияле юлларга карата юл буе полосалары билгеләү кирәклеген таләп итми.

Шулай ук транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендә региональ яисә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру вәкаләтләре йөкләнгән очракта дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр инспекторлары өчен квалификация таләпләрен билгеләү тәртибе төгәлләштерелгән.

Яңа тәртип буенча мондый таләпләр хезмәт законнары нигезендә билгеләнәчәк. Хәзерге вакытта алар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары яисә муниципаль хокукый актлар белән билгеләнә.

Нефть һәм газ эшкәртү продуктлары өчен торба үткәргечләр саклау зонасы булган объектларга кертелде

2025 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Җир кодексының 28¹ статьясына үзгәрешләр кертү турында» 2-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керә.

Кабул ителгән закон федераль законнардагы үзгәрешләр Татарстан Республикасы Җир кодексында чагылдыра.

Аерым алганда, РФ Җир кодексында торба үткәргечләрнең саклау зоналары билгеләнә торган объектлар исемлегенә нефть һәм газ эшкәртү продуктлары өчен торба үткәргечләр керә дип төгәлләштерелә.

Балалар сәламәтлеге турында кайгыртып

2025 елның 1 мартында  «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм «Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында» Татарстан Республикасы Законы аерым нигезләмәләренең үз көчен югалтуын тану хакында» 7-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керде.

Федераль дәрәҗәдәге закон белән сатуны тыю билгеләнүгә бәйле рәвештә «Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы 6 һәм 7 пунктларын һәм 71 һәм 72 статьялары үз көчен югалткан дип танылды, алар нигезендә балигъ булмаганнарга алкогольсез тонусны күтәрә торган эчемлекләрне һәм гражданнарның шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен сыекландырылган углеводород газы кергән товарларны ваклап сату рөхсәт ителми, шулай ук балигъ булмаганнарны аларны куллануга җәлеп итү тыела.

Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының күрсәтелгән чикләүләрне үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган 2.19 һәм 2.20 статьялары да үз көчләрен югалткан дип танылды.

Моннан тыш, «Татарстан Республикасында бала хокукларын һәм аның законлы мәнфәгатьләрен яклауның аерым чаралары турында» Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына баланы потенциаль куркыныч булган көнкүреш билгеләнештәге газлы товарлардагы сыекландырылган углеводород газларын яисә аларның парларын сулау аша аларны куллануны пропагандалый йә күрсәтә торган мәгълүматтан яклау турында нигезләмә өстәлде.

Балаларны бала табудан баш тартуны пропагандалаучы мәгълүматтан яклау максатларында

2025 елның 3 мартында «Татарстан Республикасында бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның аерым чаралар турында» Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына үзгәреш кертү хакында» 4-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керде.

Канунга кертелгән үзгәреш традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту белән аңлатыла.

«Татарстан Республикасында Бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның аерым чаралар турында» Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына баланы бала табудан баш тартуны пропагандалаучы мәгълүматтан яклау турында нигезләмә өстәлде.

Чит ил гражданнары тарафыннан балаларны уллыкка алу кагыйдәләре үзгәртелде

2025 елның 3 мартында «Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 116 һәм 134 статьяларына үзгәрешләр кертү турында»3-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керде.

Республика Гаилә кодексына нигезләмәләр өстәлде, алар нигезендә медицина катнашыннан башка җенесне алмаштыру һәм шәхесне таныклый торган документларга әлеге гражданнарның җенесе турында үзгәреш кертү рөхсәт ителгән дәүләтләр гражданнары булган затлар, һәм даими яшәү урыны күрсәтелгән дәүләтләрдә булган гражданлыгы булмаган затлар балаларны уллыкка (кызлыкка) алучылар, шулай ук опекуннар (попечительләр) була алмыйлар.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга махсус укыту шартлары тудырылырга тиеш

2025 елның 1 мартында «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 15-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керде.

Закон мәгариф оешмаларына сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид укучыларга белем алу өчен аларның индивидуаль реабилитацияләү һәм абилитацияләү программасы нигезендә махсус шартлар тудыру бурычын йөкли.

Бер үк вакытта педагогларга укучыларның психофизик үсеш үзенчәлекләрен һәм аларның сәламәтлек торышын исәпкә алу, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга һәм инвалид укучыларга белем алу өчен кирәкле махсус шартларны үтәү бурычы йөкләнә.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International