Чираттагы гуманитар йөк СВО зонасына Татарстаннан булган сугышчыларга илтеп җиткерелде

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе, 17:56

Луганск Халык Республикасына һәм Донецк Халык Республикасына Татарстаннан чираттагы гуманитар йөк китерелде. Махсус хәрби операция уздыру зонасына гуманитар йөкне Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов, шулай ук Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре озатып барды.

Алгы сызыкка берничә тонна гуманитар ярдәм, шул исәптән медицина препаратлары, мотоцикллар, транспорт техникасы өчен җиһазлар һәм запас частьләр, шулай ук өйдән хатлар һәм мәктәп укучыларыннан изге теләкләр язылган хатлар тапшырылды.

Йөк җыюда җәмәгать оешмалары, эшмәкәрләр, предприятиеләр, медицина һәм уку йортлары вәкилләре, волонтерлар төркемнәре, район Советы депутатлары, битараф булмаган лениногорскилылар катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International