Дәүләт Советында түгәрәк өстәл форматында күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 10 марты, дүшәмбе, 15:56

Бүген Дәүләт Советында узган түгәрәк өстәл утырышында күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясауны оештыру һәм уздыру өлкәсендә хокук куллану практикасы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта парламент депутатлары, тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты, моннан тыш, видеоэлемтә режимында актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуга республиканың муниципаль районнары вәкилләре дә кушылды.

Утырышны ачып, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров, дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең барлык органнарының күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауда җайга салынган эшләренә карамастан, торак милекчеләренең бу уңайдан хәл ителмәгән мәсьәләләре калуын билгеләп үтте.  "Мондый составта без профильле ведомстволар һәм муниципалитетлар вәкилләре катнашында беренче тапкыр җыелабыз, – дип ассызыклады Андрей Егоров, – депутатларга, шулай ук башкарма хакимият органнарына йортларга капиталь ремонт ясау мәсьәләләре буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр килә. Узган ел капремонт программасы кысаларында 7 млрд сумнан артык акча үзләштерелгән. Шуңа да карамастан, сораулар барыбер бар һәм алга таба үсеш векторы турында фикер алышасы килде».

2024 елда күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт үткәрүне тикшереп тору нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин сөйләде.  "Узган ел без территорияләрдә әлеге тема буенча фикер алышулар белән генә чикләндек, тик, минемчә, әлеге тематиканы законнар белән тәэмин итүдән аерым гына фикер алышу мөмкин түгел. Бүгенге көндә безне барыннан да бигрәк капиталь ремонт процедурасы түгел, ә махсус счетлар борчый», – дип басым ясалды Александр Тыгин.

Александр Тыгин билгеләп үткәнчә, узган ел Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 18 меңгә якын йортка анализ ясалган, атап әйткәндә, милекчеләрнең капиталь ремонт фондларын ничек формалаштыруы өйрәнелгән. "Хәзерге вакытта торак фонды йортларының 99% да дияргә буладыр, мондый тупланмалар алып барыла. Һәм бу бик мөһим. Һәр йортның фонды шулай формалаша, – дип ассызыклады Александр Тыгин. – Без регоператорның колачы бик киң булуын күрәбез – 16 489 йортның акчасы Төбәк операторының гомуми счетында туплана, калган 1300 йортныкы  – махсус счетларда. Без еллык тупланманың 5,4 млрд сум  икәнен исәпләп чыгардык. Бу бик җитди ресурслар".

Александр Тыгин подряд оешмалары эшчәнлеге һәм алар тарафыннан хокук бозулар мәсьәләләренә аерым тукталды. 2024 елда Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларның капиталь ремонтының төбәк операторы «ТР торак-коммуналь хуҗалыгы фонды» коммерциячел булмаган оешмасына карата 2600 тикшерү үткәрелгән, алар барышында 879 хокук бозу очрагы ачыкланган. Еш кына эшләрнең сроклары һәм аларны башкару сыйфаты бозыла, эшләрнең сыйфатына техник контрольнең бертөрлелеге һәм тәртибе тәэмин ителми, проект документациясен әзерләүдә дә хаталар чыга.

"Подрядчылар төрлечә эшли, әмма алар өчен төбәк операторы җавап бирә, – диде Александр Тыгин. – Әгәр подрядчы яхшы эшләгән икән, проблемалар юк. Әгәр начарк эшләсәң, эш суд карарына кадәр барып җитә. Шулай итеп, суд тарафыннан 16 штраф салынды".

Әлбәттә, подрядчыларның намуслы хезмәте үрнәкләре дә шактый, дип билгеләп үтте Александр Тыгин. 

Дәүләт торак инспекциясе башлыгы тәкъдимнәр сыйфатында проектлауны стандартлаштыруның бердәм проект үзәген, шулай ук башкарма хакимият органы базасында бердәм техник күзәтчелек хезмәтен булдыру вариантын атады.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы Айрат Галләмов 2024 елда күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру йомгаклары турында сөйләде. 749 күпфатирлы йортта гомуми милеккә капиталь ремонт ясалган. Программа кысаларында 295 йортның түбәсе җылытылган, 313 йортның энергия саклаучы материаллар һәм технологияләр кулланып фасадлары ремонтланган һәм җылытылган, 234 йортта  лифтлар алмаштырылган, шулай ук электр, җылылык, газ, су белән тәэмин итү, су агызуның йорт эчендәге инженерлык системалары алыштырылган.  "Финанслауның гомуми күләме 7,8 млрд сум тәшкил итте, шул исәптән республика бюджеты акчалары – 1,4 млрд сум, муниципаль берәмлекләр бюджеты акчалары - бер миллиард сумнан артык, милекчеләр акчалары – 5,4 млрд сум», – дип ачыклык кертте Айрат Галләмов.

2025 елда төбәк программасы кысаларында гомуми мәйданы 5,9 млн кв метр булган 911 күпфатирлы йортта капиталь ремонт планлаштырыла, бу 209 меңнән артык кешегә имин һәм уңайлы яшәү шартлары тәэмин итәчәк. Шулай ук 234 йортта 2,5 млрд. сумга 711 лифт алмаштыру планлаштырыла.

 

        

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International