Республика Волейбол федерациясенең 2024 елдагы эшенә йомгак ясалды

2025 елның 11 марты, сишәмбе, 15:11

Бүген Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетында Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе конференциясе узды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр, уку оешмалары һәм спорт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Конференцияне ачып, Фәрит Мөхәммәтшин Бөтенроссия волейбол федерациясе генераль секретаре Александр Еременконың сәламен ирештерде. "Татарстанның Волейбол  федерациясе илдә иң яхшыларның берсе, – диелә телеграммада. – Ул күпкырлы эш алып бара һәм волейбол үсеше өлкәсендә новатор булып тора. Татарстан Россиянең әйдәп баручы волейбол регионы булып санала, анда массакүләм волейбол үсешенә зур игътибар бирелә. Татарстан Волейбол федерациясе киләчәктә дә илдә алдынгы позицияләрне саклап калыр дип ышанам".

Татарстан Волейбол федерациясенең 2023-2024 елгы спорт сезонындагы эш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында федерациянең башкарма директоры Мансур Кәримов сөйләде. Үзенең чыгышында ул мәктәп волейбол лигасы кысаларында балалар һәм яшүсмерләр волейболы, студентлар, авыл, пляж, ветераннар һәм корпоратив волейбол хәрәкәте үсешенә анализ ясады. Мансур Кәримов аерым игътибар һәм дәүләт ярдәмен таләп итә торган актуаль мәсьәләләр арасында командаларның спорт ярышларында катнашуын финанслауның республика нормативларын инде расланган гомумроссия нормативларына туры китерүне, шулай ук республиканың спорт мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында спорт резервын әзерләү эшен көчәйтергә кирәклеген билгеләп үтте. 

Федерация вице-президенты Олег Брызгалов республиканың «Мәктәп волейбол лигасы» турниры барышы турында сөйләде. Аның әйтүенчә, турнирда республиканың барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округлары катнаша. Бу сезонда мәктәп волейбол лигасы 771 мәктәптән 6 мең команданы берләштергән, бу – 35,5 меңнән артык укучы.

Утырышта шулай ук волейбол буенча спорт резервын әзерләүнең республика һәм муниципаль программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Бу мәсьәлә буенча мәгълүмат белән Олег Брызгалов, федерациянең ТР төбәкләрендә волейболны үстерү комитеты рәисе Руслан Насыйров, Яр Чаллы шәһәренең 11 нче махсуслаштырылган урта мәктәбе директоры Светлана Комарова һәм Әлмәт шәһәренең «Девон» урта мәктәбе директоры Илшат Гыйниятуллин чыгыш ясады.

Башкарма дирекция докладына аңлатма биреп, республиканың Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин иҗтимагый оешма эшчәнлеге нәтиҗәләрен югары бәяләде. "Күп эшләнде, үткәрелгән чаралар исемлеге сокландыра,  волейболның үсеш темпы сөендерә,  – диде ул. – Узган елларда Волейбол федерациясе республикада иң яхшыларның берсенә әверелде. Монда сезнең барыгызның да – тренерларның, арбитрларның, һәвәскәр спортчыларның һәм профессиональ уенчыларның, Татарстанда волейбол тормышын оештыручыларның да өлеше зур. Планканы шактый югары дәрәҗәгә күтәрүгә ирешелде һәм аны саклап калу гына түгел, безнең перспективаларны реаль бәяләп, федерация эшен тагын да нәтиҗәлерәк итү мөһим. Гомумән алганда, барлык юнәлешләр буенча да зур эш башкарылды. Волейбол җәмәгатьчелегендә абруй казандык, федерация республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендә күпсанлы дипломнар һәм бүләкләр белән билгеләп үтелде".

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, федерациянең уңышына Бөтенроссия волейбол федерациясе белән нәтиҗәле хезмәттәшлек, ТР Спорт министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Ак Барс» волейбол клублары җитәкчелеге белән уртак эш ярдәм иткән. Ул республиканың волейбол хәрәкәте партнерларына һәм иганәчеләренә – "Трансгаз Казан" Газпром ҖЧҖ, Ак Барс банк, "Махеев", "Транстехсервис", "Фламекс", "Славица" һәм "Грани" компанияләренә, шулай ук урыннардагы спорт хезмәткәрләренә, үз эшенең энтузиастларына һәм патриотларына күп кенә уй-ниятләрне  тормышка ашыруда катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Шул ук вакытта, федерация президенты фикеренчә, башкарма комитетларның профильле бүлекләре волейболны үстерү юнәлешендә эшләп бетерми торган районнар да бар. Фәрит Мөхәммәтшин бу нисбәттән Яр Чаллыдагы волейбол федерациясе бүлеген эшне нәтиҗәле оештыручы буларак үрнәк итеп күрсәтте һәм муниципалитетларның спорт структураларын тәкъдим итүче конференция делегатларын спортның иң массакүләм төре буларак волейболны үстерү өчен булган барлык корылмаларны кулланырга чакырды.  

Конференция кысаларында шулай ук ТР Волейбол федерациясе белән КНИТУ-КХТИ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов һәм КНИТУ-КХТИның тәрбия һәм социаль эш буенча проректоры Альбина Шәвәлиева кул куйды.

Конференция тренерларны, судьяларны, спорт ветераннарын, төбәк федерацияләрен һәм спорт мәктәпләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International