Фәрит Мөхәммәтшин: «Яшьләрне мәдәни-агарту проектларына гына түгел, спорт проектларына да җәлеп итү мөһим»

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе, 12:53

Традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүген Ульяновски шәһәрендә узган Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында каралды. Моннан тыш, яшь парламентарийлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган уртак чаралар уздыруны планлаштыралар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. 

Утырышта шулай ук Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Идел буе Закон чыгаручылар ассоциациясе координаторы, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе Евгений Люлин, Идел буе федераль округы субъектлары парламентлары башлыклары катнашты.

Утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Олег Машковцев округта закон чыгару  җыеннары җитәкчеләре һәм Идел буе яшь парламентарийларының үзара хезмәттәшлегенең яхшы формасы табылуын ассызыклады. Ул шулай ук искәрткәнчә, 2022 елда илдә Россия Президенты Указы белән традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр расланды. Алар арасында – патриотлык, гражданлык, милләтара тынычлык һәм татулыкны саклау, ныклы гаилә һ.б. Төбәкләрдә, шул исәптән республикабызда да,  әлеге Указны гамәлгә ашыру буенча чаралар планы кабул ителде.

175 милләт вәкиле яшәгән күпмилләтле Татарстанда мәдәни һәм гаилә кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, патриотик тәрбия мәсьәләләренә гадәттәгечә зур игътибар бирелә, шул исәптән законнар  дәрәҗәсендә дә. Республикада патриотик тәрбия, матди булмаган этномәдәни казаныш, халыкның сәнгать кәсепләре турында законнар кабул ителде һәм уңышлы гамәлгә ашырыла, мәдәниятне үстерүгә, дәүләт телләрен һәм туган телләрне саклауга һәм өйрәнүгә юнәлдерелгән дәүләт программалары эшли. Халык иҗаты һәм милли мәдәниятләр фестивальләре даими үткәрелә. 

Бу күпкырлы эшкә яшь парламентарийлар да үз өлешләрен кертәләр, патриотик проектларны тормышка ашыралар, гаилә кыйммәтләренә, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләренә игътибарны юнәлтәләр. Татарстанның яшь парламентарийлары гадәттәгечә бу эшнең алгы сафында тора. Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев билгеләп үткәнчә, быел республика территориясендә милли туйларга ярдәм итү гранты гамәлгә ашырыла башлаячак. «Грант суммасы 50 меңнән 100 мең сумга кадәр булачак, –  дип белдерде Дамир Нургалиев,  –  Мондый ярдәм, бигрәк тә яшь гаиләләргә, кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирер дип ышанам».

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, яшьләрне мәдәни-агарту проектларына гына түгел, спорт проектларына да җәлеп итү мөһим. Аерым алганда, парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Татарстанда инде биш елдан артык Мәктәп волейбол лигасы эшли, ул республиканың барлык районнарында гомуми белем мәктәпләрендә укучы 36 меңләп укучыны берләштерә.  «Балаларны урамнан алып керергә, спорт белән мавыктырырга кирәк, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу тәрбия дә, физик әзерлек тә, сәламәтлек тә, ватанпәрвәрлек тә, сыйныф, мәктәп, шәһәр яки район өчен горурлык та. Без проектыбызның Идел буе округында хуплануын теләр идек».  Олег Машковцев Фәрит Мөхәммәтшин идеясен хуплады һәм округ утырышларының берсендә студентлар һәм мәктәп мохитендә спортны үстерүгә багышлап фикер алышырга тәкъдим итте. Чуваш Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Леонид Черкесов шулай ук авыл яшьләренең традицион округ слетлары кысаларында волейбол уеннары уздырырга тәкъдим итте.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә килгәндә, Татарстанның яшь парламентарийлары берничә масштаблы проект әзерләгән, шул исәптән Луганск Халык Республикасы яшьләр парламенты белән берлектә. Аерым алганда, «Җиңү варислары. Бүген Ватанны саклаучылар»  төбәкара иҗади эшләр конкурсы игълан ителгән инде, ул үзенә Татарстаннан һәм Лисичанск белән Рубежное шәһәрләреннән мәктәпләрдә,   махсус урта уку йортларында  укучы яшьләрне җәлеп итәчәк. "Конкурс алты номинация буенча уза,  – диде Дамир Нургалиев,  – бу шигырьләр, җырлар, рәсемнәр һәм башкалар. Җиңүчеләр Казанда һәм Мәскәүдә узачак Җиңү парадларында катнашырга өметләнә ала».

Утырышта Идел буе төбәкләренең эшче яшьләр вәкилләре дә катнашты. Татарстаннан – Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең яшь белгечләре –  инженер-программист Дмитрий Бабушкин, заводның әйдәп баручы икътисадчысы Анастасия Лисихина һәм инженер-технолог Николай Майстренко. Идел буе парламентлары ассоциациясе кысаларында узган түгәрәк өстәл утырышында авиация тармагында эшләүче яшьләргә ярдәм чараларын һәм кадрлар сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Авиапредприятиеләрнең яшь белгечләренең тәкъдимнәрен иртәгә округ төбәкләрендә пилотсыз авиацияне үстерү перспективалары турында фикер алышу кысаларында Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе утырышында җентекләп караячаклар.

«Безнең заводта торак программалары актив үсештә,  –  диде  Николай Майстренко, –  мәсәлән, предприятие беренче кертемгә якынча 2 млн.сум күләмендә түли, шулай ук торак арендалап торган  өчен 12 мең сум тирәсе компенсация түләнә,  эш стажына бәйле рәвештә күбрәк тә булырга мөмкин. Читтән килгән кешеләр кунакханә комплексында завод хисабына яши ала, ипотека процентлары буенча кире кайтару кертелгән. Болар барысы да инде гамәлгә ашырыла һәм, башка авиация заводлары белән чагыштырганда, Татарстан күп яктан алга киткән. Аралашу бик файдалы булды, хезмәттәшләрдән өйрәнерлек нәрсәләр күп». 

Иртәгә Идел буе закон чыгаручылары традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышуны дәвам итәчәкләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International