Социаль сәясәт комитеты утырышында яшьләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 18 марты, сишәмбе, 14:48

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2024 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турындагы доклады Социаль сәясәт комитеты утырышында тәкъдим ителде, ул бүген Дәүләт Советында узды. Моннан тыш, парламентарийлар балаларның һәм яшьләрнең мәшгульлеген оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец үзенең докладында 2024 елда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына 1880 мөрәҗәгать керүен, вәкаләтле вәкил аппараты тарафыннан 281 граждан кабул ителүен билгеләп үтте.

Еш кына балалар омбудсменына балаларның гаиләгә һәм гаилә бәйләнешләренә хокукларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итәләр. Бу темага 618 мөрәҗәгать кергән, шул исәптән – ата-ана аерылышканнан яисә ата-ананың берсе үлгәннән соң балаларны тәрбияләү, опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеге, балаларны опекага бирү, ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү, гаилә низаглары мәсьәләләре буенча.

Мөрәҗәгатьләр саны буенча икенче урында – баланың белем алу хокукын үтәү мәсьәләләре (454 мөрәҗәгать), өченче урында – балаларның торак хокукларын үтәү мәсьәләләре (193 мөрәҗәгать). Социаль тәэмин итү мәсьәләләре барлык мөрәҗәгатьләрнең 10,3%  алып тора (194). Узган елда баланы көчләү һәм рәхимсез мөгамәлә итүнең барлык формаларыннан яклау турындагы сораулар саны 22,9% ка арткан. Шулай ук бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына балигъ булмаганнарның мөлкәти хокукларына һәм балаларның сәламәтлеккә һәм сәламәт үсешкә хокукларын саклауга бәйле күп кенә мөрәҗәгатьләр кергән.

Ирина Волынец билгеләп үткәнчә, гражданнар мөрәҗәгатьләре проблемаларын анализлауга юнәлтелгән идеяләр һәм инициативалар шикаятьләргә җавапларның сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә, бала хокукларын яклауның нәтиҗәлерәк механизмнарын формалаштырырга һәм балалы гаиләләрне яклау буенча инициативалар эшләргә мөмкинлек бирә. "Мондый системалы алым уңышлы хокук яклау практикасының аерылгысыз өлеше булып тора һәм гражданнарның дәүләт органнарына ышаныч дәрәҗәсен сизелерлек арттырырга мөмкин", – дип басым ясады ул.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, профильле комитет рәисе урынбасары Ольга Воронова, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы  Ольга Павлова хокук саклау органнарына мөрәҗәгатьләр динамикасы, СВОда катнашучыларның балаларының җәйге ялын оештыру мәсьәләләре, балаларны гаиләгә күчерү сәбәпләре, балалар авыруларының артуы һ. б. белән кызыксындылар. 

Комитет утырышында балалар һәм яшьләрнең мәшгульлеген оештыру турындагы мәгълүматны ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева тәкъдим итте.

Республика яшьләре, Наталья Бутаева әйтүенчә, буш эш урыннарына да, «Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дәүләт программасының максатчан чаралары кысаларында да эшкә урнаша. Республикада яшьләрне һөнәри юнәлешле итү, хезмәт базарында кирәкле эшче һөнәрләрен сайлауда ярдәм итү буенча максатчан эш алып барыла.

2024 елда дәүләт программасы кысаларында 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыруга 43 млн сумнан артык акча бүленгән. 2025 елда шул ук максатларга республика бюджетыннан 43,8 млн сум бүлеп бирү каралган.

"Муниципаль районнарның башкарма хакимият органнары балигъ булмаганнарны эш белән тәэмин итү һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләре белән актив кызыксыналар, - дип билгеләп үтте министр урынбасары. - 2024 елда муниципаль районнар балигъ булмаганнарны вакытлыча эш белән тәэмин итүгә 67,6 млн сум бүлеп бирде».

Татарстан Республикасы эшче көчләрнең 54,8%ын 15-29 яшьлек кешеләр алып тора. Яшьләрнең мәшгульлек дәрәҗәсе 51,8% тәшкил итә, бу Россия буенча уртача күрсәткечтән күбрәк (47,3%). Татарстан Республикасы буенча эшсезлек дәрәҗәсе-5,4%, Россия Федерациясе буенча – 5,5%.

Наталья Бутаева яшьләрне булган вакансияләргә эшкә урнаштыруның төп проблемалары дип 15 яшьтән 24 яшькә кадәрге яшьләрнең тиешенчә рәсмиләштермичә хезмәт өлкәсендәге мөнәсәбәтләргә чагыштырмача югары дәрәҗәдә җәлеп ителүен яки гражданлык-хокукый характердагы шартнамәләр буенча эшләвен, шулай ук эш тәҗрибәсе һәм тиешле эш еллары булмаган яшь белгечләр өчен хезмәт хакының түбән булуын атады.

Бүген үк комитет утырышында яшьләр сәясәте һәм патриотик тәрбия турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты каралды. Әлеге закон проектын эшләү республика һәм федераль законнарны гармонияләштерү зарурлыгына бәйле.

Әйтик, беренче тапкыр Федераль закон дәрәҗәсендә "яшьләргә патриотик тәрбия бирү”, яшьләргә “рухи-әхлакый тәрбия бирү” төшенчәләре кертелде, яшьләргә патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү өлкәсендә гавами хакимият органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган вәкаләтләр билгеләнде, шулай ук яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең нәтиҗәлелегенә мониторинг үткәрү каралды.

Шундый ук үзгәрешләр республика законына да кертелә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International