Депутатларның игътибар үзәгендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм кадрлар әзерләү мәсьәләләре

2025 елның 19 марты, чәршәмбе, 19:16

Бүген Казанда «Зарница» җитештерү берләшмәсе базасында Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетының һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар «хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, шулай ук республика сәнәгатенең төп тармаклары өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләре турында фикер алышты. Моннан тыш, депутатларга Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2024 елдагы эш нәтиҗәләре турындагы хисабы тәкъдим ителде.

Утырышның пленар өлеше алдыннан парламентарийлар «Зарница» җитештерү берләшмәсе продукциясе белән танышты. Депутатларга биредә җитештерелә торган уку җиһазларын, лаборатор җиһазларны һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен кирәкле интерактив тренажерларны күрсәттеләр. Дәүләт Советы депутаты, «Зарница» җитештерү берләшмәсе директорлар советы рәисе Артур Абдулҗанов билгеләп үткәнчә, хәзер предприятие 5 меңнән артык төр продукция җитештерүне җайга салган, монда 672 хезмәткәр эшли.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектының төп максаты – җитештерү процессын оптимальләштерү һәм хезмәткәрләрне укыту,   җитештерүдә сакчыллык культурасын кертү», - дип ассызыклады Артур Абдулҗанов.

Хезмәт җитештерүчәнлеген киметүгә йогынты ясый торган факторлар арасында депутат искергән технологияләрне, җиһазларның, инструментларның тузганлыгын, хезмәт хакының түбән булуын, мотивация булмауны, идарә итүнең нәтиҗәсезлеген, продукциянең артык җитештерелүен атады.

Артур Абдулҗанов билгеләп үткәнчә, хәзер «Зарница» җитештерү берләшмәсендә хезмәт җитештерүчәнлеген стимуллаштыруга юнәлдерелгән проектлар гамәлгә ашырыла. Алар арасында-җитештерүне автоматлаштыру, сыйфатны стандартлаштыру һәм контрольдә тоту, фәнни эшләнмәләрне гамәлгә кертү, хезмәткәрләрне аттестацияләү һәм башкаларны атарга була.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов «хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты «нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының бер өлеше булып торуын ассызыклады. "Бу 2019-2024 елларда гамәлгә ашырылган илкүләм проектның дәвамы. Проект югары җитештерүчәнлек һәм оешмаларның нәтиҗәлелеге нигезендә Россия товарларының һәм хезмәтләренең конкурентлыкка сәләтлелеген арттыруга юнәлдерелгән", - диде ул.

Республикада хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен карарлар әзерләүне энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге базасында төзелгән төбәк компетенцияләр үзәге гамәлгә ашыра. Бу максатларда республикада нинди эшләр башкарылуы турында үзәкнең җитәкчесе Марат Әхмәров сөйләде. "Федераль проектның төп максаты - катнашучы предприятиеләрнең яртысы ел саен хезмәт җитештерүчәнлеген биш процентка арттырырга тиеш, - дип ассызыклады ул, - «хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында шундый ук күрсәткеч ел саен үтәлде».

Марат Әхмәров билгеләп үткәнчә, Татарстанда «хезмәт җитештерүчәнлеге» проектында (аны гамәлгә ашыру 2024 елда тәмамланган) икътисадның реаль секторындагы 264 предприятие катнашкан. "Сакчыл җитештерү инструментларына биш меңгә якын хезмәткәр өйрәтелгән. 2020 елдан проектка кергән предприятиеләр буенча өстәлгән бәяләр үсеше 42 млрд сум тәшкил итте, хезмәт җитештерүчәнлегенең уртача үсеше - 31%», - диде ул. 2025 елда Татарстанда «хезмәт җитештерүчәнлеге» проектын гамәлгә ашыруга 120,9 млн сум күләмендә финанслар бүлеп бирелгән, шуның  95,5 млн сумы федераль бюджеттан.  

Бүген үк комитет утырышында парламентарийлар квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү, республика сәнәгатенең мөһим тармаклары өчен компетенцияләр үзәкләрен формалаштыру чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алышты. «Татарстан Идел буе федераль округында иң алга киткән гомуми һәм һөнәри белем бирү системасына ия, - дип ассызыклады ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Андрей Федоров, - ул 3,5 меңгә якын учреждениене үз эченә ала, аларда 900 меңнән артык бала, мәктәп укучысы һәм студент тәрбияләнә һәм укый, 77 меңнән артык педагог эшли».

2024 елда Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итүче өч федераль һәм дүрт республика дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнашты. 2025 елда министрлык өч яңа илкүләм проектта катнаша. Бу “Гаилә” “Кадрлар»,  “Яшьләр һәм балалар".

Кадрлар әзерләү мәсьәләсенә игътибар итеп, Андрей Федоров  республика территориясендә белем бирү эшчәнлеген 100 һөнәри оешма гамәлгә ашыра, аларда 84 меңнән артык кеше белем ала, һәм 46 югары белем бирү учреждениесе, аларда 150 меңгә якын кеше белем ала. Урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә кабул итүнең контроль саннары эш бирүчеләрнең сорауларын һәм турыдан-туры катнашуын исәпкә алып раслана һәм ел саен якынча 13% ка арта. Бу уку елында, бюджеттан тыш урыннарны исәпкә алып, Урта һөнәри белем бирүгә 28 меңнән артык кеше кабул ителде.

Һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, югары уку йортлары шулай ук предприятиеләр белән белем бирү программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыру, шулай ук предприятиеләрне квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрендә дә актив хезмәттәшлек итә. Шул ук вакытта бюджет нигезендә белем алучы югары уку йортларын тәмамлаучыларның 55% ы гына белгечлек буенча эшкә урнаша, максатчан уку юнәлешендә бу сан 90% тәшкил итә. Андрей Федоров мәгариф системасында педагогик кадрлар җитмәүне актуаль проблемаларның берсе дип атады. Киләсе уку елына ике меңнән артык белгеч кирәк булачак.  

      Комитет утырышында 2024 елда эшчәнлек нәтиҗәләре турында    мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы биш елда Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны 13% ка арткан — 2019 елда 157,7 меңнән 2024 елда 178,2 меңгә кадәр. Кече предприятиеләр күләме бу чорда 86,4% ка арткан, ә салым керемнәре 2024 елда 232,9 млрд сумга җиткән, бу төбәкнең гомуми салым керемнәренең 20,9%  тәшкил итә.

Узган ел республиканың бизнес омбудсменына 1878 мөрәҗәгать кергән. "75% очракта без эшмәкәрләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклый алдык. Шул ук вакытта һәр мөрәҗәгать итүче тиешле консультация яки эксперт ярдәме алды», - дип ассызыклады Фәрит Габделганиев. Республика эшмәкәрләре дәүләт ярдәме чараларын аңлатуны сорап еш мөрәҗәгать итәләр. 2024 елда бу темаларга барлык мөрәҗәгатьләрнең өчтән бере диярлек туры килгән (28%). Икенче урында - Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының гамәлләренә яисә гамәл кылмауларына шикаятьләр, аларның карарларына шикаять белдерү.

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында тулырак хисап Дәүләт Советы утырышында биреләчәк.

Бүген үк комитет утырышында парламентарийлар креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турындагы закон проектын карадылар. Закон проекты тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына креатив индустрияләрдә катнашучылар реестрын булдыру һәм алып бару тәртибен билгеләү йөкләнә. Моннан тыш, Министрлар Кабинеты республикада креатив индустрияләрне үстерүнең өстенлекле юнәлешләре өчен критерийлар билгеләргә тиеш.

Комитет утырышында архив эше турындагы республика законына үзгәрешләр кертү буенча закон проектыа төзәтмәләрне карадылар. Ул архив документларына электрон рәвештә керү тәртибен камилләштерә. Аерым алганда, 2018 елдан бирле республикада эшләп килүче «Бердәм архив мәгълүмат системасы» системасын муниципалитетлар файдалану күздә тотыла. Шулай ук архив документларына аларның электрон күчермәләрен карау яисә тыңлау өлешендә Электрон хезмәт күрсәтү өчен түләү алынырга мөмкин дип билгеләнә. Түләү күләмен һәм аны алу тәртибен Министрлар Кабинеты билгеләячәк.

Комитет утырышында Рәиснең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов, инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International