Фәрит Мөхәммәтшин: «Республика Дәүләт Советы Татарстанның күпмилләтле халкы ихтыярын белдерә һәм аның мәнфәгатьләрен яклый»

2025 елның 28 марты, җомга, 11:11

Республиканың Дәүләт Советы шушы еллар дәвамында Татарстанның күпмилләтле халкы ихтыярын белдереп һәм аның мәнфәгатьләрен яклап эшләде һәм киләчәктә да шулай эшләячәк. Бу хакта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Дәүләт Советының сигезенче утырышында белдерде, көн тәртибендәге беренче мәсьәлә республиканың иҗтимагый-сәяси тормышындагы мөһим вакыйга – Дәүләт Советының 30 еллыгына багышланган иде.

«Бүген без сезнең белән истәлекле датаны билгеләп үтәбез – 30 ел элек Татарстан парламентаризмын үстерүдә яңа адым ясалды – беренче чакырылыш Дәүләт Советы оештырылды һәм эшкә кереште», – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

1920 елның 27 маенда ТАССР оештыру турында Декрет кабул ителә, ә инде 26 сентябрьдә Казанда советларның I Съезды була. Ул үз компетенциясе чикләрендә законнар раслый,  сәяси һәм икътисадый эшчәнлек, милли, социаль-мәдәни сәясәт, административ-территориаль корылыш мәсьәләләре буенча республика белән гомуми җитәкчелек итә.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, парламент практикасын гамәлгә ашыруда, совет дәүләте төзелеше тәҗрибәсен туплауда 1938 елдан 1990 елга кадәр 11 чакырылыш дәвамында эшләгән ТАССР Югары Советы мөһим роль уйный. 1990 елның мартында 12 нче чакырылыш ТАССР Югары Советына беренче тапкыр альтернатив нигездә узган сайлаулар вәкиллекле халык хакимияте үсешендә борылыш моменты дип санала. «Бүген Югары Совет тарафыннан салынган хокукый фундамент безнең закон чыгару      «бинасының»   ышанычлы таянычы булды,  –  дип билгеләп үтте парламент башлыгы, –  һәм шуңа күрә Дәүләт Советының Югары Совет варисы буларак утыз еллык нәтиҗәле һәм җаваплы эше парламент демократиясенең алга таба үсеш чоры булды».

Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, 1995 елның 30 мартында беренче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы уза, 130 депутат сайлана, 39 депутат профессиональ нигездә эшли. Беренче утырышны республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Марат Сираев ача. Дәүләт Советын ТРның элеккеге вице-президенты Василий Лихачев җитәкли, аның урынбасарлары – Зилә Вәлиева һәм Ренат Харисов, ТР Дәүләт Советы Секретаре – Нурсинә Гәбдрәшитова. 7 даими комиссия төзелә.

1997 елда республика законнарын һәм Дәүләт Советы карарларын татар һәм рус телләрендә тәңгәлләштерү өчен махсус комиссия төзелә, 1999 елда «Хөкүмәт сәгате» институты кертелә, 2000 елда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасы закон нигезендә раслана. Шул ук елда Дәүләт Советы тарафыннан республика Конституция судының беренче составы сайлана. 2004 елда элек гамәлдә булган Парламент контроле комитеты ТР Хисап палатасына үзгәртелә. «Бу стратегик адымнар артында Татарстан депутатларының масштаблы аналитик, хокукый иҗат итү, оештыру эшләре торды»,  – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Барлыгы алты чакырылыш эчендә депутатлар ике мең ярымнан артык закон кабул иткән (2 613), шуларның өчтән бере (855) – төп законнар, ТР Дәүләт Советының 130дан артык закон чыгару инициативасы әзерләнгән һәм РФ Дәүләт Думасына җибәрелгән, шуларның 17се (якынча, һәр 8 нче) Федераль закон көченә ия булган. Тиешле парламент мөрәҗәгатьләре шулай ук Дәүләт Думасы Рәисенә, РФ Хөкүмәте Рәисенә, РФ Конституция судына һәм федераль министрларга адресланган.

«Бүген Дәүләт Советының сайлаучылар таләбеннән чыгып кабул ителгән карарларны системалы эшләүгә, барлык тармакларның, дәрәҗәләрнең һәм хакимият органнарының үзара дөрес балансына һәм конструктив хезмәттәшлегенә нигезләнгән эшчәнлеге үзенең нәтиҗәлелеген һәм кирәклеген күрсәтте, – дип  басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Актив рәвештә законнар чыгару, гадәттәгечә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт, прокуратура, ТР Хисап палатасы, җирле үзидарә органнары белән тыгыз бәйләнештә булу нәтиҗәсендә Дәүләт Советы Татарстан үсешенә, аның Россия Федерациясендә алдынгы позицияләрен тәэмин итүгә сизелерлек өлеш кертә».

Планнар турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә депутатлар корпусы алдында беренче чираттагы бурычлар арасында хокукларны яклау һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтү, технологик суверенитетны тәэмин итү, цифрлаштыру, эшмәкәрлекне, авыл хуҗалыгын, муниципаль идарәне үстерү, традицион кыйммәтләрне һәм милләтара татулыкны саклау тора. «Уңыш, минемчә, безнең гамәлләрнең координацияләнүенә, ил һәм республика җитәкчеләре тирәсендә бердәм булуыбызга бәйле булачак, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.  –  «Үсеш хакына Татулык һәм Бердәмлек» формуласына таянып, республиканың Дәүләт Советы киләчәктә дә, Татарстанның күпмилләтле халкы ихтыярын белдереп һәм мәнфәгатьләрен яклап, системалы һәм килешеп эшләячәк».

Фәрит Мөхәммәтшин парламент ветераннарына аерым рәхмәт белдерде, бүләкләр тапшырды. Күпьеллык намуслы хезмәте, Татарстан Республикасы законнарын үстерүгә керткән зур өлеше өчен РФ ФС Федерация Советының Мактау грамотасы белән ике чакырылыш Югары Совет депутаты, дүрт чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Валентина Липужина бүләкләнде. Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен ике чакырылыш Югары Совет депутаты, җиде чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев һәм өч чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисенең Рәхмәтенә лаек булдылар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесе белән биш чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары Илшат Әминов, Мәгъзүм Сәлахов һәм Шамил Яһудин, беренче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Валентин Паймухин, дәүләт хезмәте ветераны Җәмил Мөхәммәтов, Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисенең отставкадагы урынбасары Рәисә Сәхиева, 2009-2016 елларда Дәүләт Советының Хокук идарәсе башлыгы Андрей Ощепков, дәүләт хезмәте ветераны Фәрит Зарипов бүләкләнде.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International