Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан Дәүләт Советының 30 еллыгы – республика өчен мөһим вакыйга»

2025 елның 28 марты, җомга, 11:18

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы депутатларын һәм ветераннарын, шулай ук барлык татарстанлыларны Дәүләт Советының 30 еллыгы белән котлады. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, өч дистә ел эчендә парламентаризмның ышанычлы хокукый нигезе булдырылган, югары профессионализм, җаваплылык һәм бердәмлек традицияләренә нигез салынган. «Бу принциплар, буыннар дәвамчанлыгын саклап, барлык чакырылыш депутатлар эшчәнлегенең аерылгысыз өлешенә әверелде», – дип басым ясады республика Рәисе җиденче чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышында чыгыш ясаганда.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан парламентаризмы тарихында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев аерым роль уйный, аның ярдәмендә заман таләпләренә җавап биреп тотрыклы үсешкә нигез салуга ирешелә. Рөстәм Миңнеханов шулай ук депутатлар корпусына һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга республиканың икътисадый үсешенә һәм социаль-сәяси тотрыклылыгына зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Барлык чакырылыш депутатлар да үзгәрешләргә оператив җавап бирделәр, республиканың тотрыклылыгын һәм гражданнарны хокукый яклауны тәэмин итә торган карарлар таптылар, – дип ассызыклады республика Рәисе. – Болар барысы да халыкның тормыш сыйфатын күтәрергә генә түгел, ә республикабызның Россия Федерациясенең терәк регионы статусын ныгытырга да мөмкинлек бирде. Бүген республика Дәүләт Советы Татарстанның күпмилләтле халкы ихтыярын белдерә, республика һәм аның гражданнары мәнфәгатьләрен яклый һәм саклый дип тулы ышаныч белән әйтергә була».

Парламентарийлар эшендә, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, махсус хәрби операциягә ярдәм итү белән бәйле бурычларны хәл итү аеруча зур әһәмияткә ия. Бу миссиягә махсус хәрби операциядә шәхсән катнашкан республика парламенты депутатлары да кушылган. «Депутатлар корпусы эше – профессионализм, патриотизм һәм җаваплылык  иминлек һәм үсешнең ышанычлы нигезе булып хезмәт итүен ачык раслый, – дип басым ясады республика Рәисе. –  Һәр депутат сайлаучыларның мөһим мәсьәләләрен хәл итүгә, территорияләрне үстерүгә, республика алдында торган гомуми бурычларны гамәлгә ашыруга үзеннән зур өлеш кертә. Бүген тармаклар һәм дәүләт хакимияте органнары арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә без илкүләм проектларны һәм үз программаларыбызны уңышлы гамәлгә ашыра алабыз»

Рөстәм Миңнеханов шулай ук депутатлар корпусына һәм дәүләт хезмәте ветераннарына күпмилләтле халык мәнфәгатьләрендә Татарстанга намуслы хезмәт иткәннәре һәм республиканың закон чыгару системасын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Парламентара дипломатиянең мөһим институты буларак, Дәүләт Советы Россия Федераль Собраниесенең ике палатасы белән дә нәтиҗәле хезмәттәшлек итә, республиканың закон чыгару инициативаларын алга алып бара, Россия төбәкләренең һәм дус дәүләтләрнең вәкиллекле органнары белән хезмәттәшлекне ныгыта, – дип ассызыклады Татарстан Рәисе. – Дәүләт Советы Татарстан парламентаризмы традицияләрен дәвам итәр, ә тупланган закон чыгару тәҗрибәсе яңа шартларда актуаль бурычларны хәл итү өчен ышанычлы нигез булыр дип ышанам».

Утырышта Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татарстан Республикасы дәүләтчелеген үстерүдәге аерым казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен ике чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары Ренат Харисов һәм Александр Гусев «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнделәр.

Җирле үзидарәне торгызуга һәм үстерүгә керткән зур өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән Дәүләт Советының өч чакырылыш депутаты Василий Логинов, дүрт чакырылыш депутаты, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев бүләкләнде.

Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VI чакырылыш депутаты, «Татарстан – Яңа гасыр»  республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова,  дәүләт хезмәте ветераны, 1998-2014 елларда Дәүләт Советы Аппаратының Эшләр идарәчесе Рифкать Абзалов, дәүләт хезмәте ветераны, 1995-2003 елларда Дәүләт Советының Матбугат үзәге җитәкчесе Любовь Агеева, дәүләт хезмәте ветераны, 2006-2010 елларда Дәүләт Советының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге мөдире Әгъләм Хәсәнов бүләкләнде. 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International