Парламентта Дәүләт Советының 30 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

2025 елның 28 марты, җомга, 13:35

Бүген парламентта республиканың архив хезмәте тарафыннан әзерләгән «Татарстан Республикасы Дәүләт Советына – 30 ел» дип аталган күргәзмә ачылды. Экспозиция 1990 еллар уртасындагы катлаулы социаль-икътисадый һәм сәяси шартларда Татарстан парламентаризмының формалашу тарихын сөйли. Уникаль экспонатлар белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы депутатлары, дәүләт хезмәте ветераннары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре танышты.

Күргәзмәдә текст документлар һәм фотоматериаллар, шул еллардагы сайлау бюллетеньнәре, беренче чакырылыш депутат таныклыклары тәкъдим ителгән. Экспонатлар арасында – Дәүләт Советы кабул иткән төп карарлар һәм законнар, шул исәптән парламент эшен оештыру мәсьәләләре каралган Дәүләт Советының беренче пленар сессиясе беркетмәсеннән материаллар .

Беренче чакырылыш Дәүләт Советы «портфелендә» 353 закон проекты булган, аларның кайберләре шулай ук республика архив хезмәте күргәзмәсендә күрсәтелде. Болар –  Дәүләт Советы Президиумының Татарстан халык депутатларының «Татарстан халык депутаты» таныклыгы һәм күкрәк билгесе турындагы карары, Дәүләт Советы регламентын гамәлгә кертү турындагы карары, нефть һәм газ турында республика законы, республиканың Җир кодексы һ. б.

Экспозициядә шулай ук Дәүләт Советының тышкы сәяси багланышларны үстерү, гражданнарның социаль хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләрен хәл итү өлешендәге эшчәнлеген чагылдырган фотосурәтләр дә бар.

Экспозицияне ачу тантанасында кунакларны һәм күргәзмәдә катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде. Катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ул 1995 елның 30 мартында Татарстан парламентаризмы үсешенең яңа этабы башлануын билгеләп үтте. Нәкъ менә шул көнне Югары Советның хокук варисы булган беренче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы була.

«30 ел сизелмичә узып китте, һәм бүген без чишмә башында торучыларны хөрмәт белән искә алабыз. Минтимер Шәрип улы Шәймиевка һәм Василий Николаевич Лихачевка зур рәхмәт. Башта 39 депутат даими эшкә күчте, «кече парламент» формалаштырды, аның утырышлары атна саен уздырылды. Эш аз булмады».

Юрий Камалтынов күргәзмәне оештыручыларга – Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетына, аның җитәкчесе Гөлнара Габдрахмановага, парламент аппараты хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International