Болгар шәһәре кадетлары республика парламентында булдылар

2025 елның 4 апреле, җомга, 11:14

Бүген Спас муниципаль районының П.А. Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбе укучылары республика Дәүләт Советы кунаклары булды. Булачак Ватанны саклаучылар белән Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев аралашты.

Балалар өчен парламент үзәге буйлап экскурсия оештырылды, алар Дәүләт Советының утырышлар залында, рәсми делегацияләрне кабул итү залында, Татарстан парламентаризмы тарихы музеенда һәм китапханәдә булдылар. Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре аларга депутатларның закон чыгару эшчәнлеге, комитетлар, комиссияләр һәм депутат берләшмәләре эше, законнарны әзерләү, карау һәм кабул итү тәртибе турында сөйләделәр.

Март башында кадетлар Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Камил Нугаевка Дәүләт Советы буенча экскурсия оештыруны сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде. Депутат  П.А.Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбендә “Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!" темасына парламент дәресе үткәргән иде.  Быел парламент дәресе Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International