СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
«Парламент дәресе» – инде берничә буын мәктәп укучыларын колачлаган масштаблы проект. Анда катнашучыларның күбесе республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары студентлары булды. Проектның үзенчәлеге булып яшьләрдә тормышка, илебезгә һәм кече ватаныбыз Татарстанга җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру тора. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары, Парламент дәресен әзерләү һәм үткәрү буенча эшче төркем җитәкчесе Ирина Терентьева республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән аралашканда сөйләде.
22
апрель, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советында «Парламент дәресе – 2026» кысаларында балалар рәсемнәре, иншалар һәм эсселар, мәктәп проектлары һәм видеороликлар, индивидуаль проектлар бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» парламент дәресе быел Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган иде. Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән җиңүчеләрне һәм призерларны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Герое Александр Лапин, Социалистик Хезмәт Герое Любовь Смирнова, федераль һәм республика парламентлары депутатлары котлады.
22
апрель, 2026 ел
ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов Парламент дәресе кысаларында узган республика бәйгеләрендә – башлангыч сыйныф укучылары арасында «Хезмәт кешене бизи» темасына балалар рәсемнәре бәйгесендә иң яшь катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Тантаналы чарада ул проектны оештыручыларга рәхмәт белдерде быел республиканың барлык мәктәпләрендә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә 18 нче тапкыр парламент дәресләре үткәрделәр.
22
апрель, 2026 ел
Парламент дәресе – Татарстанда 2009 елдан башлап Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм республиканың Мәгарифне үстерү институты инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган озын гомерле республика проекты. Бу хакта парламентның Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2026 елда «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» парламент дәресе кысаларында узган республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында белдерде».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ