Марат Әхмәтов 2024 елда хөкүмәт эше йомгаклары турында: «5 трлн тулай төбәк продукты, 1,5 трлн инвестиция – республика үсешенә гаять зур кертем»

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе, 13:27

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап каралды. Профильле комитет әгъзалары документ турында социаль-икътисадый үсеш һәм стратегик планлаштыру, инвестицион һәм сәнәгать сәясәте, инновацион эшчәнлек өлешендә фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар контроль мәсьәләне карау кысаларында Гаилә эшмәкәрлеген үстерү өлешендә кече һәм урта бизнес өлкәсендә законнарны камилләштерү проблемалары һәм перспективалары турында доклад тыңладылар, шулай ук икенче укылышка әзерләнгән креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турындагы закон проекты турында фикер алыштылар. 

Комитет утырышында Хөкүмәт хисабын ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, җитәкчелекнең килеп туган проблемаларга оператив мөнәсәбәте, хезмәт коллективларының югары профессиональлеге нәтиҗәсендә республика предприятиеләре җитештерү күләмнәрен арттыра, үзебезнең технологияләрне гамәлгә кертә, яңа куәтләрне модернизацияли һәм гамәлгә кертә. «Тулай төбәк продукты 2024 ел нәтиҗәләре буенча 5 трлн сумлык тамганы узды, үсеш темпы 103,9 %, – дип басым ясады Олег Пелевин. – Төп өлешне агач эшкәртү предприятиеләре, машина төзелеше һәм нефть химиясе, шулай ук масштаблы инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру кертә. Халыкның керемнәре арту хисабына кулланучылар активлыгының югары булуы күзәтелә. Туристлар агымының үсүе дә моңа үз өлешен кертә.  2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанга 4,4 млн турист килгән, шуның белән республика әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында беренче урынны алган».

Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, 2024 ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы продукциясе күләме арту күзәтелә, бу халыкны азык-төлек белән тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында алдынгы урыннарны саклап кала.

Сәнәгатьтәге агымдагы вәзгыять турындагы мәгълүматны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов җиткерде. Ул нефть-газ химиясе комплексы, автомобиль сәнәгате һәм авиатөзелеш тармагы үсешенең төп юнәлешләрен билгеләп үтте. 2024 ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр күләме 1435,1 млрд сум тәшкил иткән, ягъни 2023 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 112,7%. 

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисабына аңлатма биреп, республика хакимияте башкарма органнарының җайга салынган эшен билгеләп үтте. «Мин 20 ел республика Хөкүмәте структурасында эшләгән һәм бу «кухня»ны белгән кеше буларак, Татарстан Хөкүмәтенең барлык тармаклар белән дә нәтиҗәле идарә итүен билгеләп үтәргә теләдем, – дип басым ясады Марат Әхмәтов. – 5 трлн тулаем төбәк продукты, төп капиталга 1,5 трлн инвестиция – бу безнең республика үсешенә гаять зур кертем. Без эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрен генә түгел, фермер хуҗалыкларын да саклыйбыз һәм үстерәбез, һава шартларын, мәсәлән, Краснодар крае белән чагыштырып булмауга карамастан, Россиянең барлык төбәкләре арасында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча өченче урында торабыз. Республика барлык федераль һәм республика программаларында актив катнаша. Татарстанның үсеш потенциалы бетмәгән, ул зур, һәм без 2024 ел йомгаклары буенча Хөкүмәт эшчәнлегеннән объектив канәгать булырга тиеш».

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев, Хөкүмәт хисабы буенча фикер алышуга йомгак ясап, үсешнең барлык төп өлкәләрендә дә уңай динамика булуын билгеләп үтте, әмма, аның фикеренчә, мәсьәләләрне хәл итүдә үсеш резервлары бар. «Хисапта яңгыраган һәр тәкъдимнең үз проблемалары бар, өстәвенә күп. Әмма төп кыйммәтне мин проблемаларны хәл итү теләге булуда күрәм, – дип ассызыклады Марат Галиев. – Барысы да беренче тапкырдан ук килеп чыкмый, әмма санкцияләргә карамастан, үсеш динамикасы уңай».

«Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисе Елена Әгъзамова гаилә эшкуарлыгын үстерү өлешендә кече һәм урта бизнес өлкәсендә законнарны камилләштерү проблемалары һәм перспективалары турындагы контроль мәсьәлә буенча мәгълүмат бирде. Ул, аерым алганда, ассызыклаганча, бүгенге көндә гаилә бизнесының Россия Федерациясе законнарында рәсми статусы юк, аның фикеренчә, бу бизнесның әлеге төренә дәүләт ярдәменең махсуслаштырылган чараларын үстерү өчен җитди киртә булып тора. Елена Әгъзамова билгеләп үткәнчә, бүгенге көнгә «гаилә эшкуарлыгы» Россия Федерациясенең 18 субъекты законнарында беркетелгән. Исегезгә төшерәбез, бу мәсьәлә быел март аенда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның «Төбәк икътисадын үстерү өчен гаилә бизнесы» XIX Бөтенроссия Гаилә советы кысаларында узган гаилә компанияләре вәкилләре белән очрашуында күтәрелгән иде. «Бу бәхәсле мәсьәлә, – дип белдерде Марат Галиев, – әмма кайбер өлкәләрне анализлау нәкъ менә гаилә форматының икътисад өчен иң нәтиҗәле булуын күрсәтә. Без бу мәсьәлә белән шөгыльләнмәдек, чөнки анда федераль вәкаләтләр күп, бигрәк тә мирас өлешендә. Безнең өчен хәзер, беренче этапта, әйләнешкә «гаилә бизнесы» терминын кертү мөһим».

Комитетның тиешле карарын кабул итеп, профильле комитет әгъзалары Икътисад министрлыгына һәм республика Сәүдә-сәнәгать палатасына «гаилә эшкуарлыгы» төшенчәсен ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан Республикасы законы проектын әзерләү буенча ведомствоара эшче төркем төзү буенча тәкъдимнәр кертергә тәкъдим иттеләр.

Бүген үк профильле комитет әгъзалары Татарстан Республикасында креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турындагы республика закон проектына икенче укылышка әзерләнгән төзәтмәләрне карадылар. Исегезгә төшерәбез, әлеге закон проекты 21 мартта парламентта булмаган партияләр вәкилләре катнашында узган Дәүләт Советы утырышында каралды һәм беренче укылышта кабул ителде.  Закон проектына төзәтмәләр 3 апрельгә кадәр кабул ителде. Марат Галиев билгеләп үткәнчә, билгеләнгән срокларда төзәтмәләр кермәгән. Шул ук вакытта комитет тарафыннан, Дәүләт Советының җиденче утырышында парламентта булмаган фракцияләр вәкилләре тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып, редакцион характердагы алты төзәтмә әзерләнгән. «Дәүләт Советы утырышында закон проекты буенча фикер алышу барышында әйтелгән теләкләрне без исәпкә алдык, нигездә алар закон актларына кагыла. Закон бары тик техник характерда булган алты төзәтмәгә ия, законның асылы үзгәрми», – дип басым ясады Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары.

Татарстан Республикасында креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турындагы закон проекты Дәүләт Советының якындагы утырышында икенче укылышта каралачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International