Закон үз көченә керде

2025 елның 11 апреле, җомга, 13:39

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышында кабул ителгән республика законнары үз көченә керде. Үзгәрешләр тормышыбызның төрле өлкәләренә кагыла: йорт хайваннарын тотудан алып гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү тәртибен төгәлләштерүгә кадәр. Аерым алганда, теркәлмәгән йорт хайваннары өчен закон нигезендә штраф кертелә. Генераль планнарны кайбер очракларда гавами тыңлаулар уздырмыйча гына расларга, ә дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына мөрәҗәгатьләрне гражданның идентификациясен тәэмин итә торган мәгълүмат системасын файдаланып җибәрергә мөмкин булачак. Моннан тыш, дини оешмаларның җитәкчеләре һәм гамәлгә куючылары өчен өстәмә чикләүләр кертелә.  

Шәһәр төзелеше процедураларын гадиләштерү төзелеш темпларын тизләтәчәк

2025 елның 10 апрелендә «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 22-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керде.

Татарстан Хөкүмәтенә генераль планнар проектларын, җирдән файдалану һәм төзелеш, территорияне планлаштыру проектларын һәм территорияне межалау проектларын иҗтимагый фикер алышулар яисә гавами тыңлаулар үткәрү таләп ителмәгән очракларны билгеләү вәкаләте бирелгән. Шулай ук бу проектларга үзгәрешләр кертүгә дә кагыла. Элек мондый вәкаләтләр вакытлы характерда иде, хәзер – даими.

Моннан тыш, закон территорияләрне комплекслы үстерү турындагы нигезләмәләргә үзгәрешләр кертүне дә күздә тота. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына территорияне планлаштыру документлары булмаганда, җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын бирү вәкаләтләре бирелә.

Шулай ук хөкүмәт тарафыннан блоктан төзелгән йортларны һәм шәхси торак төзелеше объектларын инженер-техник тәэмин итү системаларының тиешенчә булмавы яки техник яктан тәэмин ителмәве белән характерлана торган критерийлар билгеләнәчәк.

Процедураларны мондый гадиләштерү рөхсәт документларын әзерләү вакытын кыскартачак һәм социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруны тизләтәчәк.

Йорт хайваннарын тоту кагыйдәләрен бозган өчен штраф кертелә

2025 елның 1 июленнән «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында»   16-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керә.

Закон этләрне теркәмәгән өчен, шулай ук йорт хайваннарын күпфатирлы йортның гомуми файдалану урыннарында яисә йорт яны территориясендә тоткан өчен административ җаваплылык кертүне күздә тота. Законны бозган өчен штраф санкцияләре кулланылачак.

Башта кисәтү ясала, аннары 2 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф салына. Ел дәвамында этне мәҗбүри теркәү турындагы таләпне кабат бозган өчен штраф 5 мең сум тәшкил итәчәк.

Күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарына баскыч мәйданчыклары, келәтләр, шулай ук чормалар һәм подвал бүлмәләре керә. Йорт яны территорияләренә – йорт, машина кую урыннары, балалар һәм спорт мәйданчыклары урнашкан җир.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда йорт этләрен теркәү мәҗбүри.

Гражданнар мөрәҗәгатьләре шәхесне идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасы белән тәэмин ителергә тиеш

2025 елның 10 апрелендә «Татарстан Республикасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» 18-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керде.

Закон республика законнарын федераль законнар белән килештерү максатларында кабул ителде.

Аерым алганда, федераль законда гражданнар мөрәҗәгате дигәндә дәүләт органына, җирле үзидарә органына яисә вазыйфаи затка, гражданнарның идентификациясен һәм (яисә) аутентификациясен тәэмин итә торган дәүләт хезмәтенең Бердәм порталы, шулай ук дәүләт органының яисә җирле үзидарә органының башка мәгълүмат системасы, яисә аларның «Интернет» челтәрендәге рәсми сайтын кулланып, язма рәвештә яисә электрон документ рәвешендә юлланган тәкъдим, гариза яисә шикаять аңлашыла.

Шуңа бәйле рәвештә гражданнар мөрәҗәгатьләре турында республика законының 4, 11, 16 һәм 20 статьяларына үзгәрешләр кертелде.

Торышы канәгатьләнерлек булмаган мәдәни мирас объектлары арендага бирелергә мөмкин

2025 елның 10 апрелендә «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» Татарстан Республикасы Законының 4 һәм 10 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»  17-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керде.

Закон регионнарның дәүләт хакимияте органнары кайсы мәдәни мирас объектларының канәгатьләндерелмәгән хәлдә булуын хәл итәргә вәкаләтле дип яза.

Шулай ук Законда Татарстан Республикасы милке саналган,  торышы канәгатьләнерлек булмаган файдаланылмый торган мәдәни мирас объектлары, дини билгеләнештәге мөлкәткә караган мәдәни мирас объектларыннан тыш, физик яисә юридик затларга ташламалы аренда түләве билгеләнеп, 49 елга кадәр арендага бирелергә мөмкин дип билгеләнә.

Террорчылыкны финанслауга каршы тору чаралары экстремистик эшчәнлекне финанслауга да кагыла

2025 елның 1 июненнән  «Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында» Татарстан Республикасы Законының 9 һәм 11 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»  24-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керә

Җинаятьчел юл белән алынган керемнәрне легальләштерүгә (рәсмиләштерүгә), һәм террорчылыкны финанслауга каршы көрәш турында элек күрелгән чаралар хәзер закон нигезендә экстремистик эшчәнлекне финанслауга да кагыла. Шул исәптән, хәзер террорчылыкны финанслаучы затлар гына түгел, ә үз акчаларын экстремизмны финанслауга юнәлтүчеләр дә дини төркем җитәкчеләре (анда катнашучылар) һәм дини оешманы гамәлгә куючылар (анда катнашучылар) була алмаячак.

Архив документларыннан читтән торып файдалану хезмәтен күрсәтү тәртибе төгәлләштерелә

2025 елның 21 апрелендә «Татарстан Республикасында архив эше турында «Татарстан Республикасы Законының 21 һәм 22 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 21-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керә

Закон архив документларына электрон рәвештә керү тәртибен камилләштерә. Аерым алганда, ТР дәүләт архивларында һәм муниципаль берәмлекләрдә саклана торган архив документларыннан читтән торып файдалану хезмәтен республикада 2018 елдан бирле эшли торган «Бердәм архив мәгълүмат системасы» ярдәмендә күрсәтү тәртибе төгәлләштерелә.

Шулай ук архив документларына аларның электрон күчермәләрен карау яисә тыңлау өлешендә Электрон хезмәт күрсәтү өчен түләү алынырга мөмкин дип билгеләнә. Түләү күләмен һәм аны алу тәртибен Министрлар Кабинеты билгеләячәк.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International