Альберт Хәбибуллин: «Татарстан Республикасы яңа территорияләрне торгызуга актив кушылды»

2025 елның 11 апреле, җомга, 16:08

Бүген Симферополь шәһәрендә (Кырым Республикасы) Россия Закон чыгаручылар советының Федерациянең яңа субъектларын РФ хокукый системасына интеграцияләү мәсьәләләре буенча комиссиясе утырышы узды, анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кушуы буенча ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин катнашты.

Бу көннәрдә Кырымда республика Конституциясе көненә багышланган чаралар уза. Закон чыгаручылар советының профильле комиссиясе утырышының төп темасы шулай ук яңа регионнарның РФ субъектлары белән хезмәттәшлеген ныгыту мәсьәләләренә кагылышлы иде.  Альберт Хәбибуллин Татарстанның Россия Федерациясенең яңа субъектлары белән гуманитар өлкәдә генә түгел, Россиянең сәяси-хокукый кырына керүне оештыру мәсьәләләрендә дә хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе турында сөйләде. 

«Татарстан Дәүләт Советы депутатлары беренчеләрдән булып кырымлыларның Россия Федерациясе составына керү карарын хуплады, – дип белдерде Альберт Хәбибуллин,  –  ә инде 2014 елда ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин Кырым Конституциясе текстын әзерләүдә экспертларның берсе булды».

Шуннан бирле ике төбәкнең үзара хезмәттәшлеге ныгыды гына. 2017 елның июнендә Кырым парламентарийларының Казанга сәфәре барышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Кырым Республикасы Дәүләт Советы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 

Ярты ел элек, 2024 елның 11 ноябрендә, Запорожье өлкәсе губернаторы Евгений Балицкийның Татарстанга эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы белән Запорожье өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Тармак министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан җәмәгатьчеләренең активы – шулай ук ике республиканың дустанә мөнәсәбәтләрен ныгыту процессының үзәгендә.

Татарстан яңа территорияләрне, шефлыкка алган  Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызуга да актив кушылды.

Муниципалитетлар, предприятие җитәкчеләре, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, битараф булмаган татарстанлылар катнашында оештырылган гуманитар йөкләр даими рәвештә озатыла. Шул еллар эчендә Донбасска республикадан 4,5 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелгән. Республика азат ителгән территорияләрдән килгән 2 меңгә якын кешене үзенә сыендырды, шуларның 370 тән артыгы – балалар.

Өч ел эчендә яңа төбәкләрдә яшәүче 1,8 меңнән артык балага ял итү һәм савыктыру оештырылган. Узган ел Лисичанск һәм Рубежноедан 50 чыгарылыш укучысы Татарстанда аттестатлар алды. Алар КФУның Алабугадагы Университет мәктәбендә укыдылар. Өстәвенә, 35 укучы республикада урнашкан югары уку йортларына укырга керде.

Татарстан яшьләре шулай ук бу нисбәттән актив эшли. Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты гуманитар ярдәм җыюны һәм җибәрүне координацияли, шул исәптән шефлыкка алынган шәһәрләрнең социаль учреждениеләренә дә. Узган елда гына да ЛХР халкына һәм махсус хәрби операция зонасындагы хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм тапшыру максатыннан 20дән артык гуманитар миссия башкарылган.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының планында – Рубежное һәм Лисичанск студентлары катнашында республика чаралары һәм проектлары уздыру. Шундый мисалларның берсе – «Эскалада» республика форумы, шулай ук быел узачак Яшь парламентарий мәктәбе.

«Алда яңа территорияләрне интеграцияләү буенча зур эш тора, – диде Альберт Хәбибуллин, – шәхсән һәм хезмәттәш-депутатлар исеменнән белдерәм: без киләчәктә дә дусларыбызга тиешле ярдәм күрсәтергә әзер».

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International