Фәрит Мөхәммәтшин кадетлар белән очрашуда: «Якташларыбыз, хезмәттәшләребез, җиңүчеләребез турындагы истәлекне без сакларга һәм буыннан-буынга тапшырырга тиеш»

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе, 16:27

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Советлар Союзы Герое Н.Волостнов исемендәге Васильево кадет интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән очрашты. «Буыннар очрашуы» сыйныфтан тыш чарасы Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дип аталган Парламент дәресе – 2025  кысаларында узды.

Фәрит Мөхәммәтшин Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы профиле буенча эшләүче мәгариф учреждениесе эшчәнлеге белән танышты. Мәктәп территориясендә укучылар парламент җитәкчесенә янгын сүндерү автоцистернасын эшкә әзерләп күрсәттеләр. Мәктәп директоры Игорь Савильев мәктәп буенча экскурсия вакытында Васильево бистәсе кешеләренең республикабыз үсешенә керткән өлеше, Ватанга хезмәт итүгә гомерләрен багышлаган атаклы якташлары турында сөйләде.

Васильево кадет мәктәбе 1945 елның 15 апрелендә Кенигсберг янында батырларча һәлак булган пулемет расчеты командиры Советлар Союзы Герое Николай Волостнов исемен йөртә. Кадет интернат-мәктәбенә 1929 елда нигез салына. Васильево мәктәбендә беренче кадет сыйныфлары 2007 елның 1 сентябрендә ачылган. 2014 елның 1 сентябреннән мәгариф учреждениесе гадәттән тыш хәлләр министрлыгы профиле буенча кадетлар интернат-мәктәбе итеп үзгәртелгән. Укучыларның гомуми саны – 585, шуларның 344е-кадетлар, интернатта 82 укучы яши. 

Мәктәп музеенда башлангыч сыйныфлар укытучысы, Советлар Союзы Герое Николай Волостновның оныгы Ксения Каюмова бабасының сугышчан батырлыклары турында сөйләде. Музейда Николай Волостновның хезмәттәше язган һәм ул һәлак булганнан соң Волостновның әнисенә тапшырылган портреты саклана.

Мәктәптә шулай ук Бөек Ватан сугышының төп сугышлары күрсәтелгән макетлар күргәзмәсе дә эшли.

Импровизацияләнгән «Хәтер дивары» янына парламент башлыгы Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган барлык сугышта катнашучылар турында якты хәтер билгесе итеп кешелек тарихында иң канкойгыч сугышның күпсанлы югалтулары символына әверелгән ак торнаны беркетте. «Һәлак булганнар истәлегенә лаеклы булыгыз!», – дип язды Фәрит Мөхәммәтшин кадетларның ата-бабаларының тыныч тормыштагы һәм сугыштагы батырлыклары турындагы хикәяләреннән торган Хәтер диварына.  

 «Минем уйлавымча, монда язылган сүзләр, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, атказанган кешеләрнең фотосурәтләре беркемне дә битараф калдырмый, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин. – Бүгенге көндә иң мөһиме – якыннарыбызның истәлеген саклау, Бөек Ватан сугышының кырыс еллары турындагы тарихи хакыйкатьне яшь буынга тапшыру. Тарихи хәтергә шундый сакчыл мөнәсәбәт өчен чын күңелдән рәхмәтлемен».

Мәктәпнең актлар залында кадетлар белән очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин, балаларны сәламләп, төрле буын вәкилләре белән очрашуларның мөһимлеген билгеләп үтте. «Парламент дәресе кысаларында республика дәрәҗәсендә уздырыла торган бу класстан тыш чаралар сугыштан кайтмаган, Җиңү өчен, сезнең белән киләчәгебез өчен гомерләрен биргән туганнарыбызны тагын бер кат искә төшерергә чакыра. Без башыбызны түбән иябез һәм аларга рәхмәт белдерәбез», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе искә төшергәнчә, Бөек Ватан сугышы елларында фронтка 700 меңгә якын татарстанлы киткән, аларның һәр икенчесе сугыштан әйләнеп кайтмаган. 353 татарстанлы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган.  «Аларның берсенең исеме белән сез укыган мәктәп аталган. Аның батырлыгы турында бөек истәлек, – диде  Фәрит Мөхәммәтшин. – Мин республикабызның мәгариф учреждениеләрендә, аерым алганда, кадет мәктәпләрендә һәлак булган сугышчыларның истәлеген саклауга ничек җаваплы карауларын күрәм.  Бу бездә менә дигән яшьләр, шундый очрашулар һәм дәресләр аша тарихи үткәннәрне өйрәнүче һәм үзләрен зур тормышка әзерләүче яшь егетләр үсүе турында сөйли. Тынычлык, иминлек һәм татулык – ул сезнең белән безгә яшәү өчен иң яхшы шартлар тудырырга мөмкинлек бирә торган төп кыйммәтләр».

Фәрит Мөхәммәтшин Васильево мәктәбе укытучыларының һәм укучыларының зур эшен билгеләп үтте, нәкъ менә шундый рәсми булмаган очрашулар аша һәркемнең батырлыгын тоеп була, диде. «Биредә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән бәйле барлык чараларга да җаваплы карауларына тагын бер кат инанам. Якташларыбыз, хезмәттәшләребез, җиңүчеләребез турындагы истәлекне без сакларга һәм буыннан-буынга тапшырырга тиешбез».

 Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп китапханәсенә һәм музейга «Республика Татарстан: новейшая история» китабын һәм үзенең әтисе – 1942 елның маеннан алып җиңүгә кадәр Элемтә полкында сугышкан ветеран Хәйрулла Динкәй улы турында сөйләгән «Память об отце» китабын бүләк итте.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда бу көннәрдә Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күпсанлы чаралар узуын ассызыклады. «Бу чараларда яшьләрнең актив катнашуы аеруча сөендерә, – дип басым ясады  республика парламенты башлыгы, – бу яшьләрнең безнең зур илебезнең һәм туган республикабызның, үз районыбызның һәм мәктәбебезнең чын патриотлары булачагына ышаныч тудыра».

Кадетларга һәм укытучыларга сәламләү сүзе белән «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире, Васильево кадет интернат-мәктәбен тәмамлаган Венера Якупова да мөрәҗәгать итте. «Бу мәктәптә һәрвакыт искиткеч укытучылар, искиткеч коллектив эшләде. Тормышка әзерләгән, ярдәм иткән һәм юл күрсәткән һәркемгә зур рәхмәт. Нәкъ менә монда минем беренче тапкыр журналист булу хыялым туды, монда мин үземнең беренче материалларымны яздым, – дип сөйләде Венера Якупова. – Шуңа күрә, бүген күрсәткәннәрнең барысын да карап чыккач, хыялларыгыз тормышка ашсын һәм сез уңышлы кешеләр булсын өчен мөмкинлекләрегез барлыгына ышанам». Венера Якупова мәктәпкә Җиңүнең 70 еллыгына нәшер ителгән «Путеводитель до Берлина» китабын тапшырды.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International