Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы булды

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе, 16:16

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы булды, анда депутатлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы Хисапны карадылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Парламент комитетының профильле юнәлешләр буенча Хөкүмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап буенча фикер алышу кысаларында депутатлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнулловны һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Егор Тарнавскийны тыңладылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов билгеләп үткәнчә, 2024 ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 341,3 млрд сум тәшкил иткән, ягъни 2023 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 110,1%.  Аның мәгълүматлары буенча, илнең авыл хуҗалыгы җирләренең нибары 2% гына булуга карамастан, Татарстанга җитештерелгән  авыл хуҗалыгы продукциясенең 3,8% туры килә. Республика халыкының үзебездә җитештерелгән сыйфатлы продукциясенең төп төрләренә ихтыяҗы тулысынча тәэмин ителә. Татарстан сөт җитештерү буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында беренче урында тора, бәрәңге җыю буенча – икенче урында, шулай ук терлек һәм кош ите, йомырка җитештерү, шикәр чөгендере һәм ашлык җыю буенча ун регион-лидерлар арасына керә. Республикада эре мөгезле терлекләр саны илдә иң эреләрдән санала - 2024 ел йомгаклары буенча 854,9 мең баш терлек исәпләнә, шул исәптән 316,9 мең баш сыер.

Хуҗалык итүнең кече формалары актив үсә. 2024 елда 44 мең шәхси ярдәмче хуҗалык 447 млн сумлык  ярдәм алган, 2025 елда 711 млн сум бүлеп бирү каралган.

2024 елда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 5,3 млрд сум җибәрелгән.

Рөстәм Гайнуллов авыл хуҗалыгы предприятиеләрен техник модернизацияләү, продукцияне сату өчен ярминкәләр үткәрү һәм гомумән «Ввыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча авыл халкына дәүләт ярдәме чараларының нәтиҗәлелеген билгеләп үтте.

Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Егор Тарнавский билгеләп үткәнчә, "Экология" илкүләм проекты кысаларында республикада 2019-2024 елларда 26,1 млрд сумлык 30 чара гамәлгә ашырылган, "Экологик иминлек" илкүләм проекты буенча - 2,6 млрд сумлык 8 чара. Җиде ел эчендә 71,8 млрд сумлык 1257 табигатьне саклау чарасы финансланган, шул исәптән 2024 елда 11,3 млрд сумга.

Министр урынбасары депутатларга чистарту корылмаларын реконструкцияләү һәм төзү, биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү, ярларны ныгыту, шулай ук "Чиста ил", "Экологик иминлек", "Россия суы", "Генераль җыештыру" федераль проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Аерым алганда, ул атмосфера һавасын мониторинглау нәтиҗәләре, эчә торган суның резерв чыганаклары, су җыю урыннарына ревизия һәм табигатьне саклау законнарын үтәүгә төбәк дәүләт күзәтчелеге нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде. 

Хисап буенча фикер алышуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, комитет рәисе Азат Хамаев һәм депутат Николай Атласов катнашты, алар табигатьне саклау чараларының нәтиҗәлелеге, эчә торган суның резерв чыганакларының ышанычлылыгын тәэмин итү һәм аларның күләмен мониторинглау белән кызыксындылар. Алар шулай ук республика шәһәрләрендә атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгару очракларына оператив җавап бирергә кирәклегенә игътибар иттеләр.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International