Җәмәгать судьялары сайланды

2025 елның 18 апреле, җомга, 10:18

Бүген парламентның тугызынчы утырышында депутатлар берничә суд участогына Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Кандидатларны ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тәкъдиме буенча,  аның карары белән аны Александр Чубаров таныштырды,  парламентарийлар өч елга Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп Матвеева Екатерина Леонидовнаны (Татарстан Республикасы Зеленодольск суд районы буенча:6 нчы суд участогына), Фатыйхова Ландыш Рәис кызын (Татарстан Республикасы Сарман суд районы буенча 2 нче суд участогына) сайладылар.

Шулай ук Дәүләт Советы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп вәкаләтләре срогы чикләнмичә Шәехов Марат Мәҗит улы (Татарстан Республикасы Лениногорск суд районы буенча2 нче суд участогына),   Хәйбуллина Лилия Хәйдәр кызы (Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 2 нче суд участогына), Кокуйский Андрей Владимирович (Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 4 нче суд участогына), Казакова Гөлнара Миңнегали кызы (Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 12 нче суд участогына) сайлады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International