Реабилитацияләнгән гражданнарга торак муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәсе буенча биреләчәк

2025 елның 18 апреле, җомга, 13:13

Бүген Дәүләт Советы утырышында халыкка адреслы социаль ярдәм турында республика законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде.

Закон проектын Татарстан Республикасы прокурорының беренче урынбасары Алексей Заика тәкъдим итте. Прокурорның беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, реабилитация турындагы Федераль законнар нигезендә репрессияләргә бәйле рәвештә торак урыннарын югалткан реабилитацияләнгән затларның репрессияләр кулланылганчы яшәгән җирләренә һәм торак пунктларына яшәү өчен кире кайту хокукы таныла. Элеккеге яшәү урынына кайткан очракта реабилитацияләнгән затлар һәм аларның гаилә әгъзалары Россия Федерациясе субъектлары законнарында каралган тәртиптә исәпкә алыналар һәм торак урыннары белән тәэмин ителәләр. Бу хокук шулай ук репрессияләр кулланылганчы репрессияләнгән затлар белән бергә яшәгән гаилә әгъзаларына һәм башка туганнарына, шулай ук иректән мәхрүм итү урыннарында, сөргендә, махсус поселениедә туган балаларга да кагыла. Әзерләнгән закон белән реабилитацияләнгән гражданнар һәм аларның гаилә әгъзалары торак урыннарга мохтаҗ дип таныла.

Хөкүмәтнең әзерләнгән карары нигезендә югарыда аталган затларны торак белән тәэмин итү аларга Татарстан Республикасы муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәсе буенча торак урын бирү юлы белән гамәлгә ашырылачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International