Бүген Дәүләт Советы утырышында Әлмәт районының аерым авыл торак пунктларын бетерү һәм «Әлмәт муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде». Районның торак пунктлары исемлегеннән Бута урманчылыгы һәм Хазовка бистәсе төшереп калдырылды.
Бүген Дәүләт Советы утырышында республика Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Закон республика Рәисе вазыйфасына кандидатка карата таләпләрне төгәлләштерә.
Бүген Дәүләт Советы утырышында икенче һәм өченче укылышларда «Татарстан Республикасында креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турында» закон кабул ителде. Исегезгә төшерәбез, алдагы сессиядә әлеге закон проекты Дәүләт Советында тәкъдим ителмәгән «парламентта булмаган» партияләр вәкилләре катнашында беренче укылышта каралды.
Бүген Дәүләт Советы утырышында мәдәният турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Документта «инвалидларны социомәдәни тернәкләндерү һәм абилитацияләү» төшенчәсе закон тарафыннан беркетелгән.
КПРФ фракциясе җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Хафиз Миргалимов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап буенча фикер алышу барышында республиканың тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча башкарма органнарның эшен югары бәяләде.
Хөкүмәт эше турындагы хисап Дәүләт Советы утырышында каралды. Әлеге мәсьәлә буенча докладны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте. Моннан тыш, фикер алышу кысаларында сессиядә Дәүләт Советында тәкъдим ителгән депутат фракцияләре вәкилләре чыгыш ясады. «Бердәм Россия» фракциясе позициясен Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин тәкъдим итте.
Бүген Дәүләт Советы утырышында халыкка адреслы социаль ярдәм турында республика законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде.
Бүген сәгатьунда җиденче чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы үз эшен башлады. Президиум утырышның көн тәртибенә 10 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 5 республика законы проекты һәм 3 федераль закон проекты.