Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына кандидатка карата таләпләрне раслады

2025 елның 18 апреле, җомга, 15:32

Бүген Дәүләт Советы утырышында республика Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Закон республика Рәисе вазыйфасына кандидатка карата таләпләрне төгәлләштерә.

«Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына кандидат итеп Россия Федерациясендә даими яшәүче, пассив сайлау хокукына ия, тавыш бирү көненә 30 яшькә җиткән Россия Федерациясе гражданы күрсәтелергә мөмкин", – дип билгеләп үтте депутат Альберт Хәбибуллин, закон проектын тәкъдим итеп.

Закон проекты белән чит ил гражданнарының, гражданлыгы булмаган затларның, чит ил оешмаларының, халыкара оешмаларның һәм халыкара иҗтимагый хәрәкәтләрнең, чит ил агентларының кандидатларны, кандидатлар исемлекләрен күрсәтүгә, теркәлгән кандидатларны сайлауга, сайлауларда билгеле бер нәтиҗәгә ирешүгә ярдәм йә комачау итә торган эшчәнлекне гамәлгә ашырырга, шулай ук башка рәвешләрдә сайлау кампанияләрендә катнашырга хокуксыз булуы турында норманы беркетү тәкъдим ителә.

«Алар кандидатларны, кандидатлар исемлекләрен күрсәтүгә, теркәлгән кандидатларны сайлауга, сайлауларда билгеле бер нәтиҗәгә ирешүгә ярдәм итә торган яисә тоткарлык тудыра торган эшчәнлек алып барырга, шулай ук сайлау кампанияләрендә башка формаларда катнашырга хокуклы түгел», – дип аңлатты Альберт Хәбибуллин.

Закон шулай ук түләүсез эфир вакытын һәм түләүсез матбугат мәйданын бүлү тәртибен билгели. Аерым алганда, региональ дәүләт яисә муниципаль телерадиотапшырулар оешмалары тарафыннан бирелә торган эфир вакыты, матбугат мәйданы гомуми күләменең икедән бере тигез өлешләрдә – теркәлгән кандидатлар исемлекләрен күрсәткән сайлау берләшмәләре, калган өлеше теркәлгән кандидатлар арасында бүленә.

“Татарстан Республикасы законы проекты 2025 елда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына сайлаулар буенча сайлау кампанияләренә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Сайлау кодексы нормаларын актуальләштерү максатларында әзерләнде, – дип басым ясады профильле комитет башлыгы, - закон проекты гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыру гарантияләрен тәэмин итүгә юнәлдерелгән".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International