Хафиз Миргалимов: "Татарстан республика Рәисе җитәкчелегендә уңышлы үсә"

2025 елның 18 апреле, җомга, 14:21

КПРФ фракциясе җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Хафиз Миргалимов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап буенча фикер алышу барышында республиканың тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча башкарма органнарның эшен югары бәяләде.

"КПРФ фракциясе республика җитәкчелегенә тәкъдимнәребезнең планнарда һәм программаларда чагылыш табуы, финанслануы өчен рәхмәтле, - диде Хафиз Миргалимов. - Шул ук вакытта казанышларны да, проблемалы участокларны да ачыклау өчен критик анализ таләп ителә торган юнәлешләр дә кала. Барыннан да элек, бу социаль өлкә, анда күп кенә хәл ителмәгән мәсьәләләр кала".

КПРФ фракциясе җитәкчесе сүзләренә караганда, икътисадый үсешнең республика халкының тормыш-көнкүрешенә йогынтысын, муниципаль берәмлекләрнең бюджет акчаларын үзләштерүен анализлауны көчәйтергә кирәк.

Моннан тыш, Хафиз Миргалимов билгеләп үткәнчә, инфляция процессларының бәя сәясәтен формалаштыруга йогынтысы, продуктларга бәяләр арту һәм халыкның сатып алу сәләте кимү мәсьәләләренә игътибар итәргә кирәк.

КПРФ фракциясе җитәкчесе шулай ук торак төзелеше, торак өлкәсендә бәя кую, социаль пенсияләрне индексацияләү, энергия чыганакларына бәяләр арту, мәгариф һәм сәламәтлек саклау системасында кадрлар җитмәү, медицина хезмәте күрсәтүнең һәркем файдалана алырлык булуы, фәкыйрьлеккә каршы чараларны гамәлгә ашыру һәм фән һәм технологияләргә ярдәм итү программалары мәсьәләләренә игътибар итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International