Депутатлар «инвалидларны социаль-мәдәни тернәкләндерү һәм абилитацияләү» төшенчәсен закон нигезендә расладылар

2025 елның 18 апреле, җомга, 14:27

Бүген Дәүләт Советы утырышында мәдәният турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Документта «инвалидларны социомәдәни тернәкләндерү һәм абилитацияләү» төшенчәсе закон тарафыннан беркетелгән.

Республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова закон проектын тәкъдим иткәндә  документта шулай ук гражданнарның мәдәният объектларыннан һәм мәдәни кыйммәтләрдән файдалана алуын тәэмин итү, инвалидларны (шул исәптән инвалид балаларны) социаль-мәдәни тернәкләндерүне һәм абилитацияләүне оештыру өчен шартлар тудыру буенча дәүләт бурычлары каралган булуын әйтте.

Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын камилләштерү Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт программалары кысаларында үткәрелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International