Әлмәт районы һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләр чикләре турындагы республика законына үзгәрешләр кертелә

2025 елның 18 апреле, җомга, 16:10

Бүген Дәүләт Советы утырышында Әлмәт районының аерым авыл торак пунктларын бетерү һәм «Әлмәт муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде». Районның торак пунктлары исемлегеннән Бута урманчылыгы һәм Хазовка бистәсе төшереп калдырылды.

Бу торак пунктларда беркем дә яшәми, чөнки 1997 елда ук Урманчылык конторасын күчерү нәтиҗәсендә Бута урманчылыгы халкы Әлмәт районының Молодежный поселогына күченгән. Хазовка бистәсендә яшәүчеләр якындагы Сосновка һәм Нолинка авыл җирлекләренә күченгәннәр.

Миграция хезмәте мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта әлеге торак пунктларда яшәү урыны буенча теркәлгән гражданнар юк. Шулай ук, Росреестр мәгълүматларына караганда, юкка чыгарылган торак пунктлар территориясендә гражданнарга яки юридик затларга торак төзелеше өчен бирелгән җир кишәрлекләре юк.

Әлмәт районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова билгеләп үткәнчә, фикер алышу нәтиҗәләре буенча «Әлмәт авыл җирлеге» һәм «Новоникольское авыл җирлеге» муниципаль берәмлекләре халкы торак пунктларны бетерү турындагы инициативаны хуплаган, законнарда каралган процедуралар үтәлгән.

Закон имзаланганнан соң 10 көн узгач үз көченә керә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International