Дәүләт Советының тугызынчы утырышы үз эшен башлады

2025 елның 18 апреле, җомга, 10:01

Бүген сәгатьунда җиденче чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы үз эшен башлады. Президиум утырышның көн тәртибенә 10 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 5 республика законы проекты һәм 3 федераль закон проекты.

Утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисабы, ул Дәүләт Советына республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелгән. Хисап профильле комитетлар утырышларында каралды.  Әлеге мәсьәлә буенча докладны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итәчәк.

Беренче укылышта 4 закон проектын карау планлаштырыла, алар белән республиканың физик культура һәм спорт, халыкка адреслы социаль ярдәм, мәдәният һәм мәгариф турындагы законнарына үзгәрешләр кертелә.

Икенче укылышта карауга «Татарстан Республикасында креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турында» закон проекты әзерләнгән, ул, искәртеп узабыз, парламентта булмаган партияләр катнашында узган Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта каралган иде.  Комитет, Дәүләт Советының җиденче утырышында парламентта булмаган партияләр вәкилләре тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып, закон проектына алты төзәтмә әзерләгән.

Тулаем кабул итү өчен утырышка «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хисабы турында» Дәүләт Советы карары проекты чыгарыла.

Профильле комитет рәисләре тугызынчы утырышның көн тәртибен раслау барышында көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар. Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тугызынчы утырышының көн тәртибе түбәндәгечә расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап.

3. «Татарстан Республикасында креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турында» 60-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

4. «Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 41 статьясындагы унынчы абзацының үз көчен югалтуын тану турында» 72-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

5. «Татарстан Республикасы Әлмәт районының аерым авыл торак пунктларын бетерү турында һәм «Әлмәт муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 69-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

6. «Татарстан Республикасы Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында» 70-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

7. «Физик культура һәм спорт турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 61-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 448-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. «Мәдәният турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 17 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 65-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10. «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законының 10 статьясына үзгәреш кертү хакында» 67-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хисабы турында» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары проекты хакында.

12. «Элита» баш нәсел предприятиесе» акционер җәмгыятенең идарә органында Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрендә эш итүче вәкил турында.

13. «Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында» 873680-8 номерлы федераль закон проекты хакында (күпфатирлы йортта урыннарны планлаштыруны һәм  (яисә) яңадан планлаштыруны килештерү процедурасын камилләштерү өлешендә).

14. «Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» Федераль законның 15 һәм 16 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 835835-8 номерлы федераль закон проекты турында (дәүләт түләүсез юридик ярдәм системасы субъектлары исемлеген киңәйтү мәсьәләсе буенча).

15. «Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында» Федераль законның 13.3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 873676-8 номерлы федераль закон проекты турында (чит ил гражданына бирелә торган патентта һөнәрне мәҗбүри күрсәтү хакында).

16. «Россия Федерациясе субъектларында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр турында» Федераль законның 6 статьясындагы 4 өлешенең үз көчен югалтуын тану хакында» 864375-8 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе субъектларында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрне вазыйфага билгеләп кую тәртибен камилләштерү өлешендә).

17. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 856928-8 номерлы федераль закон проекты хакында (федераль һәм региональ максатчан программаларны төшереп калдыру өлешендә).

18. «Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында» Федераль законның 83 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»  864824-8 номерлы федераль закон проекты турында (орфан авыруларны дәвалауны финанслауның резерв механизмын булдыру өлешендә).

19. Төрлесеннән.

Утырыш эшендә республика Премьер-министры Алексей Песошин, РФ сенаторлары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. 

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, "ВКонтакте" һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендә парламентның рәсми аккаунтларында утырышның турыдан-туры трансляциясе алып барыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International