Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Нилов СВОда катнашучыларны реабилитацияләү буенча республика тәҗрибәсе белән таныша

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе, 16:54

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов Казанда эш сәфәрендә, ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү буенча республика тәҗрибәсе, шулай ук хәрби хезмәткәрләрне реабилитацияләү буенча медицина учреждениеләренең эше белән таныша. 

Бүген Ярослав Нилов М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә ачылган хәрби госпитальдә һәм Республика дәвалау-тернәкләндерү үзәгендә булды, шулай ук «СВОи и точка» сәнгать музеен ачуда катнашты.  Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга  Павлова озатып йөрде.

Казан шәһәренең М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә 2024 елның июнендә ачылган хәрби госпиталь яралы сугышчыларга барлык кирәкле ярдәмне күрсәтелә. Ярослав Нилов госпиталь эше белән танышты, биредә дәваланучы хәрбиләр белән аралашты.

Дәүләт Думасы депутаты 7 нче шәһәр хастаханәсенең дәвалау-тернәкләндерү үзәге табибларына һәм медицина персоналына намуслы хезмәтләре, һөнәри осталыклары, пациентларга игътибарлы мөнәсәбәтләре өчен Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды. Ярослав Нилов хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү нисбәтеннән 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы медицина үзәкләре эшенең әһәмиятен ассызыклады.

“Бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларны медицина реабилитациясе, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, законнарны корректировкалау һәм соңыннан махсус операция ветераннарын эшкә урнаштыру өчен шартлар тудыру белән бәйле мәсьәләләр бик актуаль, – дип ассызыклады Ярослав Нилов журналистлар белән әңгәмәдә. – Без егетләрнең әйләнеп кайтулары турында уйларга тиеш, һәм хезмәт базары аларны эш урыннары белән тәэмин итәргә әзер булырга тиеш».

Дәүләт Думасы депутаты хәрби госпиталь һәм республика тернәкләндерү үзәге эшен югары бәяләде. Ул комитетның хәрби хезмәткәрләрне профориентацияләүгә кагылышлы тәкъдимнәре турында сөйләде. 

«Без СВОда катнашучы егетләрне киләчәк тыныч тормышка, иҗади хезмәткә юнәлтергә тиешбез, – диде Ярослав Нилов. – Алар госпитальдә дәваланганда ук һөнәри юнәлеш бирү чараларын үткәрергә мөмкин булыр иде».

Ярослав Нилов билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә буенча Ватанны саклаучылар фонды җитәкчелеге, РФ Оборона министрлыгы һәм РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре белән фикер алышу планлаштырыла.

Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, хәзер комплекслы – социаль, медицина һәм хезмәт тернәкләндерүе мәсьәләсе бик кискен тора. Бу мәсьәләләрне татарстанлылар депутатлар белән очрашуларда ешрак күтәрә. «Без, Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук республика хөкүмәте алдына медицина һәм хезмәт тернәкләндерүенә комплекслы якын килүнең мөһимлеге турында сораулар куярга ниятлибез, – дип басым ясады Светлана Захарова, – тернәкләндерү процессы тәмамланганнан соң шунда ук эшкә керешү һәм социаль изоляциядән качу өчен пациент дәвалана, социаль адаптация уза торган һәм бер үк вакытта предприятиеләр белән хезмәттәшлек итә алырлык шартлар тудырырга кирәк».

Хәрби госпитальдә булганнан соң, Ярослав Нилов Казанның Бауман урамында урнашкан «СВОи и Точка» сәнгать музеен ачуда катнашты. Музей экспозициясе Донбассның сугыштан соңгы тормышы турында сөйли, биредә тыныч халык ышыклана торган урыннар күрсәтелгән, хәрби хезмәткәрләрнең портретлары һәм солдатларның хатлары тәкъдим ителгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International