Казанда махсус хәрби операция музее ачылды

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе, 21:50

Бүген Казанда Донбасс халкына һәм хәрби хезмәткәрләргә багышланган «СВОи» музее ачылды. Экспонатлар арасында  – дошманның пилотсыз очкычлары, сугыш күргән балаларның уенчыклары, тыныч халык өчен сыену урыннары, Россия армиясе сугышчыларының кораллары  һәм трофейлары. Экспозицияләр нацистлар корбаны булган тыныч халыкка һәм  Ватанны саклауга күтәрелгән хәрбиләргә багышланган. Музейга беренчеләрдән булып Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова килде.

Ачылу тантанасына фронтка ярдәм итүче волонтерлар, махсус операциядә катнашучылар, шул исәптән Россия Геройлары һәм җәмәгать эшлеклеләре бар иде.

Музейга эшмәкәр, запастагы корабль старшинасы Андрей Мишенькин нигез салган. Ул – фронтка ярдәм итү белән шөгыльләнүче «Фронт ташучылары» хәйрия фонды волонтеры да. «Без музейның кешеләрне «уятуын» һәм аларга Донбасста кешеләрнең ничек яшәвен күрсәтергә телибез. Без берәүне дә куркытырга теләмибез, бары тик дөреслекне күрсәтергә генә телибез: дроннар ничек оча, кешеләр кая барып сыена... Бу музей кешеләр андагы тормышны аңласыннар һәм андагылар урынына үзләрен куеп карасыннар өчен оештырылды», – дип сөйләде музейга нигез салучы.

Экскурсияләрне биредә сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, яралар алган һәм нацизмның нәрсә икәнен үз күзләре белән күргән яшь егетләр үткәрә. Экспонатларның күп өлеше хәрби хәрәкәтләр зонасыннан китерелгән – биредә Украина Кораллы көчләре сугышчыларының документлары, корал, нашивкалар һәм башка бик күп әйберләрне күрергә була.

Дәүләт Советы депутаты, СВО ветераны Эдуард Шәрәфиев музейга үзе хезмәт иткән бүлекчәләрнең шевроннарын тапшырды: легендар «Труба» операциясендә катнашкан «Ветераннар» бригадасы һәм хәзер Часовый Яр тирәсендә бурычларны үтәүче «Изге Георгий» бригадасы.

«Татарстан Дәүләт Советының соңгы утырышында мин СВОны мемориальләштерү процессының ничек баруы турында сорадым. Без барыбыз да беләбез, бу эш муниципаль дәрәҗәдә бик яхшы куелган, әмма мин кайчан республика дәрәҗәсендә нәрсәдер эшләячәгебез турында сорау бирдем. Һәм менә бу музейны ачу – чын мәгънәсендә республика дәрәҗәсе. Бу чыннан да бик лаеклы һәм кирәкле урын», – дип басым ясады Эдуард Шәрәфиев.

РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов билгеләп үткәнчә, экспозиция авторлары үз эшләренә бик җаваплы караган. «Монда хәлләр тантаналы-матәмле: подвал, экспонатлар, уенчыклар, киемнәр, ташланган әйберләр – болар барысы да, кызганычка каршы, бүгенге чынбарлык, - дип сөйләде Ярослав Нилов, – монда беркемне дә битараф калдырмаячак реаль атмосфера тудырылган. Кая гына карама, бу – тере тарих. Тыныч халыкка да, хәрбиләргә дә нәрсә белән очрашырга туры килүен, аларга нинди шартларда торырга туры килүен аңлыйсың».

Бүген музейны ачу тантанасында  даими рәвештә алгы сызыкка йөрүче, гуманитар ярдәм җыючы һәм Җиңүне якынайтучы волонтерларга дипломнар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аларга шулай ук музейның тулы бер залын багышлаганнар.

"Мин үзем полковник кызы, полковникның сеңелесе, ике абыем СВОда катнаша. Биредә булганнарның барысына да аеруча рәхмәт әйтәсем килә. Махсус операция башланып, безнең егетләр фронтка киткәч, аларның артында, 41 нчедәге кебек үк, хезмәт тылы торды. Кулларында кечкенә балалары булган хатын-кызлар, пенсионерлар – барысы да Җиңүне якынайту өчен эшли башлады», – дип сөйләде Ольга Павлова.

Музей җиде залга бүленгән. Беренчесе Донецкка багышланган – монда тыныч халыкның шәхси әйберләре, картларны да, балаларны да кызганмаган, тулы бер гаиләләрне үтергән снарядлар. Аерым залда алгы сызыктан китерелгән дрон-трофейлар урнаштырылган. Экспозицияләрнең берсе Донбасс халкы атышлардан  качкан бункерлар турында сөйли. Корал, мотоцикллар, каскалар, Украина Кораллы көчләре хәрби хезмәткәрләренең документлары, снаряд калдыклары – икенче зал экспонатлары.  Музейда «Вагнер» шәхси хәрби компаниясенә  багышланган экспонатларны да урнаштырганнар. Музейда шулай ук сугыш кырында һәлак булган хәрбиләрнең исемнәрен мәңгеләштерделәр, аларның һәрберсе – батырлык тарихы.  Алар –  ватан алдындагы бурычларын үтәү өчен гаиләләрен калдырып киткән патриотлар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International