Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар советы чараларында катнаша.

2025 елның 27 апреле, якшәмбе, 09:52

Бүген, Россия парламентаризмы көнендә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта РФ Закон чыгаручылар советы чараларында катнаша.

Санкт-Петербургның Таврия сараенда Дәүләт Думасы вице-спикеры Ирина Ярова һәм Федерация Советының беренче вице-спикеры Андрей Яцкин рәислегендә Закон чыгаручылар президиумы утырышы узачак. Көн тәртибенә быелгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе һәм балалы гаиләләр өчен җәйге ял оештыру, шулай ук медицина ярдәменең сыйфаты һәм һәркем файдалана алырлык булуы мәсьәләләре кертелгән.

Көннең икенче яртысында Фәрит Мөхәммәтшин Закон чыгаручылар советының халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча үзе җитәкләгән комиссиясе утырышын үткәрә. Парламентарийлар санкцияләр шартларында төбәкләрнең тышкы икътисади элемтәләрен үстерү мәсьәләләре турында фикер алышачак.

Иртәгә, 28 апрельдә, Закон чыгаручылар советы утырышы уза. Көн тәртибенең үзәк пунктларына «тарихи хәтерне саклау һәм нацизмга каршы тору мәсьәләләре» куелган. Фикер алышу Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан була.

Моннан тыш, парламентарийлар төбәкләрне квалификацияле медиклар һәм педагоглар белән тәэмин итү мәсьәләләрен караячак. Аерым алганда, сүз төбәкләрдә профильле илкүләм проектларны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру турында барачак.

Утырышны Закон чыгаручылар советы рәистәшләре – Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко үткәрәчәк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International