Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында балалар өчен җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 27 апреле, якшәмбе, 14:18

Бүген Санкт-Петербургның Таврия сараенда узган Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек һәм балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар сыйфатлы һәм һәркем файдалана алырлык медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләрен дә карадылар. Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Ярова һәм Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин рәислегендә узган утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Ирина Яровая билгеләп үткәнчә, балаларның җәйге ялы Дәүләт Думасы депутатларының даими контролендә тора. Быел тулаем ил буенча 40,5 мең сәламәтләндерү лагере 6 млн. балага ишекләрен ачарга әзер. «Бу узган ел белән чагыштырганда күбрәк",  – дип белдерде ул.

Ирина Яровая әйтүенчә, Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин җәйге лагерьларга тикшерү үткәрергә һәм аларны балаларны савыктыру системасына кайтару механизмын уйларга кушкан. Хәзерге вакытта башка максатларга күчерелгән 678 савыктыру лагере ачыкланган. Бу, Россия парламентының түбән палатасы вице-спикеры ассызыклаганча, дөрес хәл түгел.

Булган проблемалар арасында Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары күп кенә балаларга җәйге сәламәтләндерү ялы эләкмәвен әйтте.  Аның фикеренчә, бурыч быел закон нигезендә төбәк башлыклары дәрәҗәсенә күтәрелгән ведомствоара комиссияләр аша хәл ителергә тиеш. "Мәдәният, ял һәм спорт объектларының барысы да,  бала лагерьда ял итү-итмәүгә карамастан,  һәр бала өчен дә шөгыльләнү мөмкин булырлык итеп төзелергә тиеш", – дип  басым ясады Ирина Яровая.

Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин билгеләп үткәнчә, Федерация Советы инициативасы белән Россиядә өченче ел инде балалар лагерьлары инфраструктурасын тиз төзелә торган торак корпуслар төзү юлы белән модернизацияләү программасы гамәлгә ашырыла. "Финанслау эзлекле рәвештә артты. Агымдагы өч елда программаны гамәлгә ашыру өчен ел саен 3 млрд сум бүлеп бирелә», – диде ул.

Андрей Яцкин әйтүенчә, ике ел эчендә 58 төбәктә ел саен 100 меңнән артык баланы савыктыру өчен шартлар тудырылган. "Программа чаралары спорт залларына, түгәрәкләр һәм секцияләр өчен бүлмәләргә киңәйтелде", - дип хәбәр итте сенатор.

Ирешелгән нәтиҗәләргә карамастан, Андрей Яцкин фикеренчә, шәһәр читендәге балалар лагерьларының санын арттырырга, аларның матди-техник базасын ныгыту мәсьәләсен җентекләп өйрәнергә кирәк.

Федераль һәм төбәк парламентарийлары сәламәтләндерү лагерьлары эшенең мәгариф һәм тәрбия контенты мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Ирина Ярова әйтүенчә, вожатыйлар эшенең программаларын һәм календарь планнарын формалаштырганда быелгы елның үзенчәлеген – Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын исәпкә алырга кирәк.

Краснодар краеның балалар сәламәтләндерү лагерьларына килгәндә, Ирина Яровая да, Андрей Яцкин да, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре дә билгеләп үткәнчә, сәламәтләндерү комплекслары тик торырга тиеш түгел. “Комлыклардан  тыш, бөтен инфраструктура куркынычсыз", - дип ышандырды хезмәттәшләрен Россия мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев.     

Татарстанда җәйге чорда балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру, сәламәтләндерү һәм мәшгульлек мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Әйтик, быел Татарстандагы һәм Кара диңгез яры буендагы балаларны савыктыру лагерьларында, мәктәп яны лагерьларында 102,8 меңнән артык Татарстан баласы ял итәчәк. Алар арасында – авыр тормыш хәлендә булган 3 меңгә якын бала, ятим балалар, балалар йортларында һәм коррекцион мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, шулай ук 6,5 меңнән артык республика һәм бөтенроссия фән олимпиадаларында һәм конкурсларында җиңүче һәм катнашучы балалар, кадет корпусларында тәрбияләнүчеләр һәм яшь армиячеләр. Гомумән алганда, 50дән артык профильле программа гамәлгә ашырылачак.

Барлык лагерьлар да матди-техник базаларын ныгыткан, биналарга капиталь ремонт ясалган, территорияләр койма белән әйләндереп алынган, видеокүзәтү һәм сак оештырылган.

Савыктыру лагерьлары эшләгән чорда патриотик һәм тәрбия эшенә зур игътибар бирелә. Аерым алганда, дәүләт флагларын күтәрү һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын башкару тантаналары рәвештз үткәрелә, һөнәри юнәлеш бирү һәм фәнни сменалар оештырыла, Россия һәм Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Хезмәт Геройлары, махсус операциядә катнашучылар белән очрашулар үткәрелә.

Ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны тәрбиягә алган гаиләләр өчен «Бәхетнең җиде төсе» Республика балалар ата-аналар сменасы уникаль. Сменаның гомуми күләме ел саен 400 кеше тәшкил итә (шулардан 300 бала һәм 100 ата-ана).

Татарстанның балаларны савыктыру лагерьлары педагогик һәм медицина кадрлары белән тәэмин ителгән. Быел республикада 11 муниципаль берәмлектә 25 вожатый мәктәбе, шулай ук беренче хәрәкәт вожатыйлары мәктәбе эшләячәк. Быелгы җәйге сезонга 3 мең вожатыйны укыту планлаштырыла. 

Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышына йомгак ясап, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, безнең республикада быел балаларның җәйге ялын оештыру буенча әзерлек эшләре алып барыла инде, инфраструктура, мәгариф һәм тәрбия программалары өлешендә күп эшләр башкарылган, шулай да бүген күтәрелгән мәсьәләләр Татарстан өчен дә актуаль. «Республикага кайткач, без мәгариф һәм сәламәтлек саклау министрлары, сәламәтләндерү лагерьларында балалар сменаларын оештыручы сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән сөйләшәчәкбез,–- дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда, – бу эшнең системалы,  җиренә җиткерелеп һәм вакытында башкарылуы мөһим».

Исегезгә төшерәбез, Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта эш сәфәрендә, анда ул закон чыгаручылар советы чараларында катнаша. Көннең икенче яртысында Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссия утырышы булачак, аны Дәүләт Советы Рәисе, комиссия рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International