Казанфорум кысаларында «Икътисадны үстерү өчен хатын-кызларның халыкара кооперациясе» сессиясе узды

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе, 17:48

«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2025» халыкара икътисадый форумы кысаларында бүген «Икътисадны үстерү өчен хатын-кызларның халыкара кооперациясе» сессиясе узды, ул «Хатын-кыз карашы» трегы мәйданчыгында оештырылды. Сессиянең модераторы булып Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән ислам финанслары буенча адвокат Фиона Кируби чыгыш ясады. Сессиядә Татарстанны Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы, «Россельхозбанк» АҖнең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова тәкъдим итте.

«Икътисадны үстерү өчен хатын-кызларның халыкара кооперациясе» сессиясе икътисадый өлкәне үстерүдә хатын-кыз инициативасының әһәмияте турында фикер алышуга багышланган иде. Катнашучылар – төрле илләр һәм бизнес тармаклары вәкилләре. Алар икътисадның төрле секторларында хатын-кызларның берләштерелгән эшчәнлеге аша югары нәтиҗәләргә ирешү юллары турында сөйләделәр.

Сессия модераторы Фиона Кируби әйтүенчә, халыкара хатын-кызлар партнерлыгы күп тармакларда хатын-кызларның гомуми алгарыш өчен теләсә нинди чикләрне узарга омтылуын күрсәтә.  «Бөтен планета хатын-кызлары, көчләрен берләштереп, кешелекнең гомуми иминлегенә ярдәм итә торган куәтле көч булдырырга сәләтле, – дип билгеләп үтте Фиона Кируби, сессияне ачып. – «Россия-Ислам дөньясы: КазанФорум 2025» халыкара икътисадый форумы кысаларында оештырылган «Хатын-кыз карашы» трегы нәкъ менә шундый мөмкинлекләргә ия. Ул бөтен дөньядан гүзәл затлар өчен уникаль мәйданчык тәкъдим итә». 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кәдермәтова, республиканың банк бизнес-бергәлеген тәкъдим итеп, сессиядә катнашучыларга үзе җитәкчелек иткән филиалның мөмкинлекләре турында сөйләде.  «Бүген авыл территорияләре – икътисадның төрле тармакларының үсеш ноктасы, ә хатын-кызлар әлеге процессларда мөһим катнашучы булып тора, аларның хезмәт сөючәнлеге һәм амбицияләре – авыл үсеше драйверы», – диде Ләлә Кәдермәтова, сессиядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Дөнья икътисады үсешендә хатын-кызларның әһәмияте турында БГӘ Эшлекле хатын-кызлар советы рәисе Фәридә Абдулла Камбер Әл Авадхи сөйләде. Ул аңлы рәвештә куллану культурасының  роленә игътибар юнәлтте, чөнки нәкъ менә ул киләчәк буыннар сәламәтлегенең һәм тотрыклы икътисадый үсешнең нигезе булып тора. «Сәламәт икътисад көчле киләчәк төзергә сәләтле. Безнең һәр продуктны сайлау өстәмә файда китерергә тиеш. Мәсәлән, ризыкны сайлаганда, ул минем гаиләмнең сәламәтлеген яхшыртырмы яки зыян китерерме икәнлеге турында уйланырга кирәк, – диде  Фәридә Әл Авадхи. – Без азык-төлек сайлауга җаваплы карарга һәм балаларыбыз өчен яхшырак киләчәккә өстенлек бирү кирәк булган катлаулы заманда яшибез».

Россия Сәүдә һәм элемтәләр үзәгенең бизнес һәм инновацияләр үсеше бүлеге җитәкчесе Зайона Биней (Гана) уңышка ачкычны эш һәм шәхси тормыш арасында баланс саклап кына табарга мөмкин, дип белдерде. «Бүген иҗат заманча җәмгыять формалаштыруда мөһим роль уйный. Ул безгә офыкларны киңәйтергә һәм уникаль идеяләрне үстерергә мөмкинлек бирә, – дип сөйләде Зайона Биней, сессиядә чыгыш ясаганда.  – Әмма иҗади потенциалны тормышка ашыруда профессиональ эшчәнлек һәм шәхси тормыш арасындагы баланс мөһим шарт булып тора. Чөнки илһам кеше үзен уңайлы һәм ирекле хис иткән җирдә туа».

Зайона Биней шулай ук яшь талантлы кешеләрне икътисадның төрле тармакларында уңышларга ирешү өчен өйрәтүнең мөһимлеген билгеләп үтте.  «Яшьләрне хезмәттәшлеккә һәм үзара ихтирамга өйрәтеп, без киләчәк буыннарның гармонияле үсеше өчен нигез булдырабыз. Һәркемнең үзен күрсәтү һәм чәчәк атуга ирешү мөмкинлеге тигез булган мохит формалаштыру мөһим, – дип билгеләде ул. – Бу бары тик инновацияләргә ярдәм итү һәм аларны хуплау, бергәләп эшләү сәнгате һәм җәмгыятьнең барлык әгъзалары өчен кыйммәтләр тудырырга омтылу нәтиҗәсендә генә мөмкин».

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт- Милосердие»» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева журналистларның әлеге сессиянең әһәмияте турындагы сорауларына җавап биреп, хатын-кызларның инициативаларын икътисадка интеграцияләүнең халыкара тәҗрибәсен өйрәнү һәм үз бизнес-проектларын алга җибәрү перспективаларын бәяләү мөһим, дип билгеләп үтте. 

"Чараның төп бурычы – эчке кооперация булдыру һәм гамәлдәге икътисадый элемтәләрне ныгыту, – дип шәрехләде Алсу Нәбиева. – Без очрашуның уңышлы нәтиҗәләренә өметләнәбез һәм халыкара партнерлыкны үстерүгә һәм Россия проектларын алга этәрүгә юнәлдерелгән кызыклы килешүләргә кул куярга планлаштырабыз».

"Икътисадны үстерү өчен халыкара хатын-кызлар кооперациясе" сессиясендә катнашучылар арасында – Siham Development & Investment башкарма директоры Сихам Әл Харти (Оман), бизнес һәм инновацияләр үсеше бүлеге җитәкчесе Зайон Биней (Гана), ислам финанслары буенча адвокат Фиона Кируби (Кения/БГӘ), "ШАРК АЙОЛИ” Халыкара хатын-кызлар фондын оештыручы һәм аның рәисе  Саодат Турсунбаева (Үзбәкстан) һәм Татарстан Республикасы ягыннан – Дәүләт Советы депутатлары Ләлә Кәдермәтова, Светлана Захарова, Ольга Воронова, Алсу Надыршина, Ирина Терентьевалар бар иде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International