Фәрит Мөхәммәтшин: "Контроль-хисап органнары дәүләт идарәсе системасында торган саен зуррак роль уйный"

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе, 18:44

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2025» XVI халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында «Хәзерге заманда дәүләт һәм җәмгыять мәнфәгатьләрен яклауда дәүләт аудиты» сессиясе узды, аның эшендә Россиянең, кайбер чит илләрнең һәм РФ субъектларының контроль-хисап органнары вәкилләре катнашты. Тректа катнашучыларны Татарстан җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Конференция модераторы, Россия Хисап палатасы аудиторы Светлана Орлова, форум эшен ачып, контроль-хисап органнарының илнең һәм төбәкләрнең икътисадый үсешенә сизелерлек өлеш кертүен билгеләп үтте. “Хәзерге шартларда дәүләт бюджет акчаларын куллануны контрольдә тоту органнарының роле арта, – дип басым ясады ул. – Бүген Россия Хисап палатасының эшчәнлек өлкәсе финанс контроле генә түгел, дәүләт сатып алулары һәм сатулары, бәяләрне арттыру, тапшырылмаган объектлар, аффилирланган компанияләр белән бәйле мәсьәләләр дә. Бу проблемаларның барлык икътисадларга хас булуын исәпкә алып, без аларны хәл итү өчен гомуми тәкъдимнәр эшләргә омтылачакбыз".

Форумда катнашучыларны Татарстан җитәкчелеге исеменнән сәламләп, Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт контроль-хисап органнары вәкилләренең сөйләшүдә катнашуы нәтиҗәле булачагына һәм илебездә, шул исәптән Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган алдынгы башлангычлар турында гомуми күзаллаулар формалаштырырга мөмкинлек бирәчәгенә ышаныч белдерде. «Татарстан ислам берләшмәсе илләре белән икътисад, мәдәният, фән, мәгариф, яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча багланышлар авангардында тора, – диде ул. – Мисал өчен, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләре белән товар әйләнеше 2024 ел нәтиҗәләре буенча 38% ка арткан һәм 8 миллиард долларга якынлашкан. Һәм Татарстанның ИХО илләре белән товар әйләнешенең мондый динамикасы инде берничә ел рәттән күзәтелә. Бу Россиянең мөселман илләре белән хезмәттәшлеге стратегик характерда булуын һәм Татарстанның, Россиянең алдынгы субъектларының берсе буларак, бу юнәлештә алдынгы позициядә торуын ышандырырлык итеп күрсәтә».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, контроль-хисап органнары дәүләт идарәсе системасында торган саен зуррак роль уйный. "Дәүләтләрнең аудиторлык хезмәтләре элемтәләре закон чыгаручылар өчен парламент контроле функцияләрен нәтиҗәле гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә. Бүген тышкы һәм эчке дәүләт финанс контроле институтларын камилләштерү, чит илләрнең югары аудит органнары белән мөнәсәбәтләрне җайга салу, намуслылык мохитен формалаштыру, коррупцияне профилактикалау, дәүләт органнарының хисаплылык һәм ачыклык культурасын үстерү мәсьәләләре аеруча мөһим, – дип ассызыклады Татарстан парламенты башлыгы. – Илкүләм  проектларны нәтиҗәле гамәлгә ашыру, ил үсешенең өстенлекле бурычларын хәл итү, димәк, кешеләрнең лаеклы тормыш дәрәҗәсен булдыру турыдан-туры шуңа бәйле».

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләренә аерым тукталды. Тулай төбәк продукты 5 трлн сумнан артык тәшкил иткән, үзебездә җитештерелеп җибәрелгән товарлар күләме 5 трлн 651 млрд сумга җиткән, сәнәгать җитештерүе индексы 105% тәшкил иткән; җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 1 трлн 435 млрд сумнан артып киткән.

"Икътисадый һәм финанс тотрыклылыгын тәэмин итүгә, социаль-икътисадый үсеш фаразларын комплекслы анализлауга республика тышкы дәүләт финанс контроле органы – Татарстан Хисап палатасы мөһим өлеш кертә, аның нәтиҗәле эшчәнлеге нәтиҗәсендә Татарстан дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегендә тышкы финанс контроле нәтиҗәләренә ихтыяҗ сизелерлек артты, финанс аудиты нәтиҗәләре һәм нәтиҗәләренең гамәли характеры тәэмин ителде. – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Бүген Хисап палатасы контроль барышында ачыкланган барлык хокук бозуларның һәм алардан килгән зыяннарның кимендә 97%ын бетерүне тәэмин итә. Закон чыгару эшчәнлегендә парламент һәм Хисап палатасының үзара конструктив хезмәттәшлеге барлыкка килде».

«Хәзерге заманда дәүләт һәм җәмгыять мәнфәгатьләрен яклауда дәүләт аудиты» сессиясендә РФ ФС Федерация Советының Бюджет һәм финанслар комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Рябухин, Әзербайҗан Республикасы Хисап палатасы коллегиясе әгъзасы Җәвид Бәйрәмов, Россия банкының баш аудиторы Валерий Горегляд һәм башкалар чыгыш ясады.

Сессия эшендә шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Хисап палатасы аудиторлары, республика дәүләт хакимиятенең башкарма органнары вәкилләре катнашты.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International