Фәрит Мөхәммәтшин Севастополь шәһәренең Контроль-хисап палатасы рәисе Юлия Кокарева белән очрашты

2025 елның 20 мае, сишәмбе, 14:48

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Севастополь шәһәренең Контроль-хисап палатасы рәисе Юлия Кокарева белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.

Севастополь Контроль-хисап палатасы делегациясе әгъзалары Казанда эш сәфәрендә, аның төп максаты – сәламәтлек саклау объектларын файдалануга тапшыру һәм алардан нәтиҗәле файдалану буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү. Моннан тыш, Севастополь аудиторлары кичергән авырулардан соң пациентларны реабилитацияләү системасын оештыру буенча республика тәҗрибәсе белән кызыксындылар.

Бүгенге очрашуда депутатларның һәм контроль-ревизия бергәлекләре вәкилләренең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советы һәм республика Хисап палатасының уртак эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, контроль-хисап органнары дәүләт идарәсе системасында мөһим роль уйный. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан Хисап палатасы икътисадый һәм финанс тотрыклылыгын тәэмин итүгә, бюджет акчаларын үзләштерүгә комплекслы анализ ясауга зур өлеш кертә. Хәзерге вакытта республикада Хисап палатасы ачыклаган барлык хокук бозуларның кимендә 97% ы бетерелә. Закон чыгару эшчәнлегендә парламент һәм Хисап палатасының үзара конструктив хезмәттәшлеге барлыкка килгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International