Фәрит Мөхәммәтшин: «Профсоюз хәрәкәте лидерлары белән бергә без уртак максат – гражданнар мәнфәгатьләрен яклау өчен эшлибез»

2025 елның 20 мае, сишәмбе, 15:03

Бүген Дәүләт Советында РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы хисап-сайлау конференциясе узды. Конференциядә катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Парламент җитәкчесе искәрткәнчә, хәзерге вакытта дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзы Россиянең иң эре профсоюз оешмаларының берсе булып тора, аның 670 меңнән артык әгъзасы бар. «Республиканы үстерү программаларын гамәлгә ашыруда, бу эшне оештыруда безнең кадрлар мөһим роль уйный, – диде Татарстан парламенты җитәкчесе. – Әлеге эшчәнлек белән республиканың Профсоюзлар федерациясе дә җентекләп шөгыльләнә. Аның эгидасы астында социаль-икътисадый йөкләмәләрнең киң диапазоны белән 230дан артык килешү һәм 4,6 меңнән артык коллектив килешү төзелгән һәм гамәлдә. Күп кенә проблемаларны хәл итү социаль- хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республиканың актив эшләүче өч яклы комиссиясе кысаларында гамәлгә ашырыла».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, профсоюзлар – законнар эшләү, төп икътисадый программаларны кабул итү процессында хакимиятнең күптәнге партнерлары. «Без бергәләп уртак максатка – гражданнарның мәнфәгатьләрен, аларның законлы хокукларын һәм ирекләрен яклау өчен  эшлибез, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Татарстан профсоюз гаиләсенең тулы хокуклы һәм эшлекле әгъзасы булып дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзы тора. Бүген аңа дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, министрлык һәм ведомство хезмәткәрләре, 28 тармак хезмәткәрләре – барлыгы 41 меңнән артык кеше керә. Үз эш формалары булдырылган, шул исәптән Ветераннар советы, Яшьләр советы, Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акцияләре һәм башкалар аша».

Татарстан парламенты Рәисе билгеләп үткәнчә, төрле килешүләр кысаларында социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү юлларын эзләү, шул исәптән профсоюз әгъзаларын лаеклы хезмәт хакы, шифаханәләргә юлламалар белән тәэмин итү даими рәвештә башкарыла.

Парламент җитәкчесе, мәнфәгатьләрне килештерү аша гына республиканың һәм тулаем илнең алга таба үсеше мөмкин булачагын искәртеп, конференциядә катнашучыларга уңышлар һәм сәламәтлек теләде.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның профсоюз конференциясе делегатларына сәламләвен ирештерде. «Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзы коллективларда уңай социаль климат булдыруга сизелерлек өлеш кертә, законнар һәм норматив-хокукый базаны камилләштерүгә ярдәм итә, – диелә сәламләүдә. – Сез һәрвакыт заман белән бергә атлыйсыз, тәҗрибәгезне һәм белемегезне заманча технологияләр һәм эштәге яңа алымнар белән оста яраштыра аласыз. Җәмгыять тормышындагы үзгәрешләр белән бергә профсоюзларның эшчәнлек шартлары да үзгәрә, сезнең эш формалары һәм методлары камилләшә. Профсоюз хәрәкәтенең төп максаты – хезмәт кешеләренең мәнфәгатьләрен яклау үзгәрешсез кала. Сезнең бердәм эшчәнлегегез республика дәрәҗәсендә дә, муниципаль дәрәҗәдә дә әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүдә кызыксынучанлыкны, битараф булмавыгызны һәм социаль активлыгыгызны күрсәтеп тора».

Россия дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзы рәисе урынбасары Ольга Шелабанова, конференциядә катнашучыларны Үзәк комитет исеменнән сәламләп, Татарстан профсоюзларына дәүләт хезмәткәрләре мәнфәгатьләрен актив яклаулары һәм дәүләт идарәсе органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлекләре өчен рәхмәт белдерде. «Без Татарстан белән горурланабыз, – диде ул. – Республика оешмасы, Россиядә иң эреләрнең берсе буларак, үзенең эшләре, иҗтимагый инициативалары һәм нәтиҗәлелеге белән аерылып тора».

ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева профсоюзларның килешүләр системасын гамәлгә ашыру буенча эшчәнлегенең уңай нәтиҗәләренә игътибар итте. «Болар барысы да хезмәткә түләү сәясәтендә, хезмәтне саклау системасында, мәшгульлек һәм дәүләт пенсия тәэминаты өлкәсендә, шифаханә-курортларда дәвалануны һәм балаларның җәйге ялын оештыруда үзгәрешләргә китерә, – дип билгеләде ул. – Хезмәткәрләрнең социаль һәм хезмәт хокукларын, имин хезмәт шартларына хокукларны яклау өлешендә хокук яклау эшенең барлык формаларыннан икътисадый нәтиҗәлелек 2 млрд сум чамасы тәшкил итте. Республиканың 33 районында бер генә үлем белән тәмамланган производство травматизмы очрагы да теркәлмәгән. Беренчел профсоюз оешмалары төзелгән оешмаларда эшләүче бер кешегә хезмәтне саклау чараларын финанслауның уртача республика күрсәткече бер ел эчендә 17% тан күбрәккә артты».

Профсоюзларның хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль органнары белән үзара эшчәнлеге, конференция делегатларының социаль партнерлыгы турында республиканың баш суд приставы Әнвәр Закиров, урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров (видеоэлемтә режимында), Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова (видеоэлемтә режимында), Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе башкарма секретаре Александр Барышев мәгълүмат бирде.

Конференциядә Республика профсоюз хәрәкәте активистларына ТР Дәүләт Советы Рәисенең, ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары, ведомство һәм профсоюз бүләкләре тапшырылды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International