Татарстанда авыл кешеләренең эшлекле активлыгына ярдәм итү буенча зона киңәшмәләре башланды

2025 елның 20 мае, сишәмбе, 16:32

Республикада авыл кешеләренең эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре башланды. Бүген Чистай муниципаль районында фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыкларының шундый беренче эшлекле очрашуын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары ассоциациясе Советы Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары Азат Хамаев һәм Нәҗип Хаҗипов, шулай ук районнар һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, Кама аръягы зонасының тугыз районыннан авыл хуҗалыгы кооперативлары, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар, банк өлкәсе вәкилләре катнашты.    

Киңәшмә башланганчы очрашуда катнашучылар Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов озатуында «Бетар» фирмасында булдылар, җитештерү куәтләре белән таныштылар, предприятие музеенда булдылар, хезмәткәрләр белән аралаштылар. Кунаклар Сергей Смольковның «Сарсаз Агротура» крестьян-фермер хуҗалыгыныңда булдылар. Бу объект районда күптән түгел генә барлыкка килгән, ләкин ул җирле халык арасында гына түгел, ә Татарстанның һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән туристлар арасында да популярлык казанырга өлгергән. Сергей Смольков кунаклар өчен ферма территориясе буйлап экскурсия үткәрде, анда дистәләгән төрле хайваннар һәм кошлар яши, шул исәптән экзотиклары да.

Бүген семинарда катнашучылар Югары Кондрата авыл җирлегендә Петр Чуринның крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар. 2024 елда монда сөт җитештерү ике тапкыр арттырылган, 1560 сыерга исәпләнгән яңа терлекчелек комплексы төзелгән. «Гаилә фермасы» программасы буенча әлеге проектның дәүләт инвестицияләре күләме 30 млн сум тәшкил иткән.

Семинар-киңәшмә «Чистай» мәдәният үзәгендә узды. Биредә катнашучылар өчен түгәрәк өстәлләр уздырылды, алар авыл эшкуарлыгына һәм шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чараларын камилләштерү мәсьәләләренә багышланган иде. Сүз шулай ук Татарстан муниципаль районнарында кече хуҗалыкларны үстерү перспективалары турында да барды.

Марат Әхмәтов авыл хезмәтчәннәренең активлыгын үстерү мәсьәләләренең Татарстан Рәисе тарафыннан аерым контрольдә тотылуын искәртте. "Республика җитәкчелеге муниципаль хакимият органнарына игътибарлы һәм ихтирамлы карый, – дип билгеләп үтте ул. – Сезнең дәүләт идарәсе структурасына ихтыяҗыгыз тормышның үзе белән раслана. Чөнки сез барыгыз да көн саен якташларыгыз белән йөзгә-йөз очрашасыз, барлык уңышларыгызны һәм проблемаларыгызны беләсез. Ә бу гади эш түгел. Республикада муниципалитетлар, авыл җирлекләре дәрәҗәсендә беренчел хакимиятнең ышанычлы кадрлар потенциалы формалашуы сөендерә. Сез төрле чакыруларга оператив җавап бирәсез. Татарстан җитәкчелеге исеменнән сезгә көндәлек зур эшегез өчен рәхмәт".

Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы икътисадның төп тармакларының берсе, меңләгән кешеләрнең авыл тормышы рәвешен  саклау һәм үстерү нигезе булып тора. "Бу үсемлекчелек һәм терлекчелек кенә түгел, авыл хуҗалыгын үстерү дигәндә авыл җирендә дә, шәһәрләрдә дә кешеләрнең тормыш сыйфаты мәсьәләләре тора. – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. – Шуңа күрә авылда кешеләрнең хезмәт активлыгын күтәрү белән авыл хуҗалыгы министрлыгы гына шөгыльләнергә тиеш түгел. Бу бурыч хакимиятнең барлык дәрәҗәләренең даими игътибарын таләп итә. Авыл илнең дәүләтчелек үзәге булып тора. Мәсьәләнең мөһимлеген аңлау һәм дөрес карарлар кабул итә белү республикабызның бөтен икътисадының тотрыклы үсешенә ярдәм итә. Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча Россия субъектларының беренче өчлегенә керә. Һичшиксез, республиканың уңышлы, динамик үсешенә авыл халкының да өлеше зур".

Республика парламенты Рәисе урынбасары җирле үзидарә органнарының беренчел бурычлары арасында авылның инициативалы һәм актив кешеләренә ярдәм күрсәтүне атады. "Авылда проблемалар җитәрлек, алар элек тә булган, бүген дә бар, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – Әмма проблемалар тагын да үзенчәлеклерәк була бара: картая барган авыллар, яшьләрнең китүе, квалификацияле белгечләрнең җитмәве. Безнең бурыч – тискәре процессларны акрынайту һәм үз эшчәнлегебездә ярдәмгә мохтаҗ булган процессларны көчәйтү өчен тискәре процессларга максималь йогынты ясау. Үзебезнең кулдан килгәнчә. Без республика җитәкчелеге тарафыннан безгә йөкләнгән бурычларны хәл итү өчен бөтен көчебезне куярга тиешбез. Халык нәкъ менә шундый хакимияткә ышана һәм өметләнә".

Чистай районының социаль-икътисади үсеше турындагы мәгълүматны район башлыгы Дмитрий Иванов җиткерде, ул район икътисадының төп юнәлешләр буенча тотрыклы үсеш күрсәтүен билгеләп үтте.

Дмитрий Иванов сүзләренә караганда, районда 20 эре, 7 урта һәм 592 кече предприятие, 1825 шәхси эшмәкәр һәм 5646 үзмәшгуль эшли. 2024 елда тулай территориаль продукт күләме 46,2 млрд сум тәшкил иткән. Тулай территориаль продукт структурасында авыл хуҗалыгы 7,7% тәшкил итә. Районда 75 авыл хуҗалыгы оешмасы, шул исәптән 10 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 5 авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы һәм 60 крестьян (фермер) хуҗалыгы эшли.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров алдагы семинарларның беркетмә пунктлары үтәлеше, шулай ук кыскача республиканың авыл хуҗалыгындагы төп күрсәткечләре турында сөйләде.

Семинар фермерлар, авыл җирлекләре һәм кооперативлар арасында республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International