Марат Әхмәтов муниципаль районнар җитәкчеләрен конкуренциягә сәләтле продукция чыгару эшен көчәйтергә өндәде

2025 елның 26 мае, дүшәмбе, 15:59

Бүген Сарман муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары, республиканың көнчыгыш зонасындагы кайбер муниципаль районнар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмә башланыр алдыннан очрашуда катнашучылар Карашай-Саклау авыл җирлегендә Гөлфия Фәхразиева, Айдар Миңнуллин һәм Ринат Мохтаров хуҗалыкларында булдылар. Хуҗалыклар сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзүгә субсидияләр алганнар. Бүгенге көндә сөтне «Сарман продукт» кооперативына саталар. Юлтимер авылыннан Рөстәм Гыйбадуллин крестьян-фермер хуҗалыгының төп эшчәнлеге 361,4 гектар җирдә үсемлекчелек һәм терлекчелек белән бәйле. Янурыс авылында «Агрокөчләр» агросәнәгать холдингының «Сарман» терлекчелек комплексы 2828 баш сыер исәпләнә, шул исәптән тәүлеккә 30 тонна савым бирүче 1674 баш сыер. Шушы хуҗалыклар мисалында Дәүләт Советы депутатлары, район җитәкчеләре һәм белгечләре Сарман муниципаль районында авылга ярдәм итү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның барышы белән таныштылар.

Аннары семинар-киңәшмәдә катнашучылар Сарманда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәленә, махсус хәрби операция Геройлары стеласына, сәнгать мәктәбе янындагы атаклы җырчы Илһам Шакиров бюстына чәчәкләр салдылар..

Семинар-киңәшмәне ачып, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләренә зур әһәмият бирелүен искәртте. «Сезнең белән бергәләп республика законнарын камилләштерү, кече агробизнеска ярдәм итүнең өстәмә чараларын эшләү, авыл халкының социаль һәм эшлекле активлыгын стимуллаштыру буенча конкрет тәкъдимнәр әзерлибез», — диде ул.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, кече формаларны үстерүгә 2024 елда 2,4 млрд сум юнәлдерелгән. Кече хуҗалыклар республика тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең 42% процентын җитештергән.

Республика парламенты Рәисе урынбасары муниципаль районнар җитәкчеләрен авыл халкының тормыш сыйфатын күтәрү һәм конкуренциягә сәләтле продукция җитештерү буенча эшне тагын да көчәйтергә өндәде.

Узган елдан башлап Татарстан Республикасында үзмәшгуль шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен сатыла торган ачык грунт яшелчәләренә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар үзләре җитештерә торган бәрәңгегә субсидияләр алу мөмкинлеге каралган. Субсидияләү ставкалары быел 1 кг сатылган яшелчә өчен 10 сумнан 20 сумга кадәр, 1 кг сатылган бәрәңге өчен 9 сумнан 18 сумга кадәр арттырылды. Ул Тукай районыннан Г. Калинин шәхси ярдәмче хуҗалыгын мисалга китерде, ул «Бердәмлек» кооперативына 60 тонна яшелчә саткан, үзмәшгуль булып теркәлгән һәм, субсидияне исәпкә алып, 1,7 млн сум чиста керем алган.

Чара азагында Марат Әхмәтов һәм Марат Җәббаров «Иң яхшы авыл җирлеге», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы гаилә фермасы» һәм «Иң яхшы авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе» номинацияләре буенча ел саен үткәрелә торган республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Зона семинар-киңәшмәләренең соңгысы 4 июньдә Чүпрәле муниципаль районында узачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International