Хафиз Миргалимов: «Илебез гражданнары Җиңү өчен барысын да эшләде, без аларга бу батырлыклары һәм ватанпәрвәрлек өчен рәхмәтле»

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе, 16:34

Бүген Дәүләт Советында "Татарстан АССРның һәм Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше. Тарихи дөреслек һәм герой-якташлар истәлеген саклау"» дип аталган конференция узды. Ул   Дәүләт Советында КПРФ фракциясе әгъзалары тәкъдиме белән үткәрелде.  Чарада КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев, Дәүләт Советы депутатлары, ветераннар оешмалары вәкилләре, галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, педагог-тарихчылар, студентлар катнашты.

Конференциядә катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов чыгыш ясады. Аерым алганда, конференцияне уздыру көнүзәк чара, шулай ук Совет халкының Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында фикер алышу өчен яхшы мәйданчык булып тора, дип билгеләп үтте ул. «Без күптән түгел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үттек, һәм һәр елны 9 Майда Җиңү көне якынлашкач, илебезнең авыр сугышларда бөтен көчен бер йодрыкка туплап, нинди авыр елларда илнең суверенитетын саклап калуын искә төшерәбез, - дип ассызыклады Хафиз Миргалимов. - Илебез гражданнары Җиңү өчен барысын да эшләде һәм без аларга бу батырлыклары һәм ватанпәрвәрлекләре өчен рәхмәтлебез».

Конференциядә катнашучыларны шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев сәламләде. Ул әлеге фәнни-гамәли конференциянең Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уздырыла торган чаралар рәтендә зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. "Татарстан башкаласы «хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы статуска лаек булды", - дип искәртте Артем Прокофьев. - Татарстан Республикасы Рәисе инициативасы белән үткәрелгән чаралар кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашучылар мактаулы гражданнар исемен алдылар. Казанда мондый гражданнар 59 кеше, шундый ук карарлар республиканың башка төбәкләрендә дә кабул ителгән"»

Артем Прокофьев әйтүенчә, мондый конференцияләр тарихи хәтерне ныгытырга һәм яңа буынга Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи дөреслекне тапшырырга ярдәм итә. «Мондый конференцияләр  көнбатышта киң таралган тарихи фактларны һәм Икенче бөтендөнья сугышы нәтиҗәләрен бозу омтылышларына каршы торырга ярдәм итә,  - диде Артем Прокофьев. - Ышанам җыелган конференция материаллары чын тарихны саклау һәм яшьләр арасында патриотизм тәрбияләү буенча алга таба эшләү өчен мөһим база булачак».

Конференция кысаларында шулай ук 98 яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Маловны хөрмәтләделәр. Ул Украина, Вена, Берлин һәм Праганы азат итү өчен барган сугышларда катнаша, СССР һәм Татарстан Республикасының журналистлар һәм Язучылар берлеге әгъзасы, туган якны өйрәнүче-тикшеренүче.

Профсоюз ветераннар һәм туган якны өйрәнү хәрәкәте активисты, Татарстан Республикасының нефть сәнәгате ветераны, язучы һәм журналист, туган якны өйрәнүче-тикшеренүче Наил Сәйдәшев, шулай ук техник фәннәр докторы, профессор Данир Закиров, Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы, туган якны өйрәнүче-тикшеренүче, җәмәгать эшлеклесе Вячеслав Даниловның өлешләрен аерым билгеләп үттеләр

Конференция ахырында Хафиз Миргалимов ветераннарга һәм туган якны өйрәнү хәрәкәте активистларына Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын, КПРФ Үзәк комитетының истәлекле медальләрен һәм Мактау грамоталарын тапшырды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International