Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында елга транспортында логистика мәсьәләләре каралды

2025 елның 30 мае, җомга, 16:40

Бүген Яшел Үзән районында, Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәге базасында, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышы булды, анда парламентарийлар елга транспортында логистика мәсьәләләре, аерым алганда, илнең эчке су юлларында йөк төяү комплексларын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров үткәрде.

Утырыш башланганчы парламентарийлар Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәгенең йөк порты эше белән таныштылар, «Свияжск-Зернопродукт» ҖЧҖнең яңа элеватор комплексында, шулай ук ашлык җитештерүчеләр сыйфат сертификатлары ала торган лабораторияләрдә булдылар. 

Утырышны ачып, Андрей Егоров билгеләп үткәнчә, бүген депутатларга Зөя мультимодаль логистик үзәгенең бөтен масштабы һәм мөмкинлекләре күрсәтелде. «Зөя мультимодаль логистик үзәге Идел буеның экспорт-импорт йөкләре өчен транспорт логистикасын үстерүдә төп роль уйный, – дип басым ясады Андрей Егоров. – Ул шулай ук өч юнәлештәге йөкләрне: су һәм автомобиль транспорты, шулай ук тимер юл аша китерелгән йөкләрне эшкәртү мөмкинлеген тәэмин итә, бу инде Россия Федерациясендәге башка проектлар арасында яхшы күрсәткеч һәм өстенлек булып тора».

«Речводпуть» федераль казна учреждениесе җитәкчесе Михаил Дробин Россия Федерациясенең эчке су юлларында йөкләрне күчереп төяү комплекслары (мультимодаль үзәкләр) үсеше турында мәгълүмат  бирде.

«Эчке су юллары – зур тонналы йөкләрне ташуның икътисадый яктан иң нәтиҗәле ысулларының берсе, – дип билгеләде ул. – Аларны үстерү транспорт системасын модернизацияләү, автомобиль һәм тимер юл магистральләренә йөкләнешне киметү, шулай ук логистик процессларны тизләтү өчен киң мөмкинлекләр ача».

Аның әйтүенчә, «Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәге» проекты  –  масштаблы инфраструктура комплексы, Россиядә тулы цикллы иң эре логистик хабларның берсе һәм Идел буенда төп узел. Ул «Төньяк - Көньяк» һәм «Европа - Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорлары киселешенең стратегик мөһим ноктасында урнашкан. Киләчәктә мультимодаль логистик үзәктә йөк әйләнеше елына 12 млн тоннага кадәр планлаштырыла.

Шулай ук «Речводпуть» федераль казна учреждениесе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, РФнең 8 субъекты белән йөкне күчереп төяү комплекслары төзү турында килешү имзаланган.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков билгеләп үткәнчә, Евразия логистик ташулары системасында хәзер интенсив рәвештә «Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридоры үсә, анда Татарстан барлык транспорт төрләре белән катнаша.

Үсеш перспективалары ягыннан Айрат Садыйков логистика үзәкләренең инфраструктура үсеше зарурлыгына, таможня контроле зоналары, складлары булган контейнер терминаллары төзүгә игътибар юнәлтте. «Бу территориядә үстерү планлаштырыла торган хезмәтләр – контейнер тибындагы су транспорты белән ташу, –  дип белдерде Айрат Садыйков. – Бүген Россиядә бу әллә ни алга китмәгән, һәм игътибар юнәлтергә кирәкле үсеш ноктасы булып тора».

Хәзерге вакытта Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәгендә дүрт инвестиция проекты гамәлгә ашырыла, аларның резидентлары 9 млн.сум инвестицияләгән һәм 1638 эш урыны булдырылган.

Узган елда биредә күчереп төяү күләме 262 мең тонна тәшкил иткән. 2027 елга ул 1 млн.тонна тәшкил итәчәк, шулар исәбенә авыл хуҗалыгы продукциясе, төзелеш  материаллары, генераль йөкләр, шулай ук эре тонналы контейнерлар керәчәк.

«Яльянс» ИК ҖЧҖ (Зөя мультимодаль үзәгенең идарәче компаниясе) проекты җитәкчесе Алексей Неничев билгеләп үткәнчә, Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге зур логистика дөньясына беренче адымнарын гына ясый, әмма аның инфраструктур характеристикалары, географик урнашуы һәм транспорт белән барып җитү мөмкинлеге илнең төп портларының берсенә әверелергә мөмкинлек бирә.   

Фикер алышу барышында депутатлар билгеләп үткәнчә, транспорт логистикасын алга таба үстерү өчен елга буйлап товарлар ташу өчен шартлар тудырырга кирәк, шул исәптән елга портлары базасында контейнер флотлары, суднолар һәм логистик үзәкләр төзүне дә кертеп. Автоюлларның һәм тимер юлларның артык күп булуын исәпкә алып, елга маршрутларыннан актив файдалану юлларга чыгымнарны киметергә, транспорт чыгымнарын киметергә һәм илнең Европа төбәкләре экологиясен яхшыртырга ярдәм итәчәк, дип саный парламентарийлар.

Комитет контроль мәсьәләсе буенча мәгълүматны игътибарга алды һәм ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына республикада елга транспортында логистиканы үстерү эшен дәвам итәргә һәм Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәге потенциалын куллану өлешендә сәнәгать предприятиеләре белән эшне активлаштырырга тәкъдим итте.

Журналистлар белән аралашканда  профильле комитет рәисе Андрей Егоров мондый логистик үзәкне Кама елгасында да төзү максатка ярашлы булыр иде, дип билгеләп үтте.  "Бу республикада транспорт-логистика процессларын оптимальләштерергә һәм инфраструктура эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирәчәк", – дип ассызыклады ул.

Профильле комитет утырышында депутатлар шулай ук җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы федераль законга үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар.  Бу –Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы. Ул республика парламентының ике профильле комитеты тарафыннан Татарстан Республикасыннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары белән берлектә эшләнгән. Дәүләт Советы төзелеш калдыклары белән эш итү, чүп мәйданчыклары төзү һәм карап тоту, коммуналь калдыкларга милеккә кагылышлы  кайбер мәсьәләләрне законнар белән җайга салырга тәкъдим итте.  Республика парламенты инициативасы белән тәкъдим ителгән федераль закон проекты концепциясенең алга таба ике проектта гамәлгә ашырылуын исәпкә алып, парламентарийлар әлеге закон чыгару инициативасын кире алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International