Дәүләт Советы депутатлары «Хәтер эстафетасы» хәйрия акциясенә кушылды

2025 елның 31 мае, шимбә, 07:58

Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре «Хәтер эстафетасы» хәйрия акциясенә кушылдылар, үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын сугыш ветераннары каберлекләрен торгызуга күчерделәр.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты профсоюз оешмасы тарафыннан «Хәтер эстафетасы» хәйрия акциясе башланды, аның кысаларында сугыш ветераннары җирләнгән урыннарны тәртипкә китерү буенча эш алып барыла. Хәйрия акциясенең максаты – Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлеген саклау.

Һәр торгызылган һәйкәл – яңартылган монумент кына түгел, ул батырлык тарихының яңарышы, җиңүчеләр буынына тирән рәхмәтебезнең билгесе. Хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышы ветераннарының караусыз калган 12 каберлеге тәртипкә китерелгән һәм торгызылган.

Тарихи хәтерне саклау мәсьәләләре Дәүләт Советы депутатларының даими контролендә тора. Исегезгә төшерәбез, Татарстан АССР төзелү турындагы декретка кул куелган көнне, 27 майда республика парламентының төрле чакырылыш җитәкчеләре һәм депутатлары, Хөкүмәт җитәкчеләре, Татарстанның барлыкка килүе һәм үсеше тарихында якты эз калдырган танылган галимнәр, язучылар, артистлар, танылган татарстанлылар күмелгән урыннарга бару парламентта күркәм традициягә әверелде.

"Нәкъ менә шул көнне без ел саен зиратларга барабыз, моннан тыш, төрле сәбәпләр аркасында каберләре билгеле булмаган парламент җитәкчеләренең җирләнгән урыннарын эзләү буенча даими эш алып барабыз, быел 1929-1933 елларда Татарстан Үзәк Башкарма комитеты Президиумы Рәисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Харис Маратхуҗинга һәйкәл куйдык һәм җирләү урынын төзекләндердек, – дип белдерде Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина. – Дәүләт Советының вафат булган җитәкчеләрне һәм парламентарийларны искә алу традициясе киләчәктә дә дәвам итәчәк”.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International