Соңгы 30 елда республикада пычрата торган матдәләр чыгару кимегән

2025 елның 2 июне, дүшәмбе, 17:43

Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының күчмә утырышында республикада атмосфера һавасының сыйфаты турында сүз барды. Парламентарийлар «Сибур» предприятиесенең «Казаноргсинтез» күчмә экология лабораториясе эше белән таныштылар, шулай ук Экология министрлыгының атмосфера һавасының чисталыгын контрольдә тотуның автоматик станциясен карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Утырыш башланганчы депутатлар «Форвард» спорт комплексының ачык мәйданчыгында урнашкан атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автоматик станциясендә, шулай ук «Сибур» предприятиесенең «Казаноргсинтез» күчмә экология лабораториясендә булдылар. Күчмә лаборатория ярдәмендә предприятие белгечләре санитар-саклау зонасы чигендә тәүлегенә ике тапкыр һава пробасы ясыйлар. Моннан тыш, халык соравы буенча санитар зонадан читтә дә пробалар алына.

Предприятие хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, экомониторинг өчен төрле инструментлар кулланыла. Узган ел нәтиҗәләре буенча сибурлылар 11 күрсәткеч буенча мобиль экология лабораториясе ярдәмендә атмосфера һавасын 14 меңнән артык тикшерү уздырган. Үлчәүләр предприятие сайтында һәм ВКонтакте социаль челтәрендәге аккаунтта бастырыла.

Ике ел элек КОСа санзонасы чигендә һаваны контрольдә тотуның автоматик стационар посты файдалануга тапшырылды. Мониторинг тәүлек буе 24 күрсәткеч буенча алып барыла. 2024 ел нәтиҗәләре буенча ул барлыгы 460 мең тикшеренү үткәргән. Мәгълүматлар республиканың Экология министрлыгына тапшырыла.

Атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның автоматик станциясе һәм күчмә экология лабораториясе шулай ук Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы территориясендә урнашкан. Алар турында җентекләбрәк депутатларга экологлар сөйләде. Министрлык тарафыннан 2007 елда төзелгән атмосфера һавасын күзәтүнең территориаль системасы хәзерге вакытта 17 стационар станцияне һәм 6 күчмә лабораторияне үз эченә ала. Республикада атмосфера һавасына мониторинг 122 ноктада 36 пычраткыч матдә буенча үткәрелә. Ел саен 4 миллионнан артык үлчәү үткәрелә.

Татарстан Республикасында атмосфера һавасының торышы, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү буенча ирешелгән нәтиҗәләр һәм күрелә торган чаралар турында төп доклад белән табигать ресурслары экологиясе министры Александр Шадриков һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Прокофьева чыгыш ясады.

Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, Татарстан – Россия Федерациясенең нефть, газ, химия тармагы флагманнарының берсе. "Сәнәгать җитештерүенең тотрыклы динамикалы үсүе белән без әйләнә-тирә мохиткә чыгарып ташлауларның кимү динамикасын тәэмин итә алабыз. Тулаем төбәк продукты чагыштырма бәяләрдә 3,1 тапкырга арткан вакытта соңгы 30 елда пычраткыч матдәләр чыгару 25,6% тан артыкка кимегән", - дип белдерде министр.

Министр әйтүенчә, 1991 елдан башлап күчмә чыганаклардан чыгарулар түбән экологик класслы автомобильләрне Евро-4 һәм аннан югарырак класслы автомобильләргә алмаштыру хисабына 77,1% ка кимегән. Стационар чыганаклардан чыгарулар шул ук чорда 45,1% ка кимегән. «Бу динамика даими модернизацияләү һәм өр-яңа технологик җиһазларны гамәлгә кертү, предприятиеләрнең һаваны саклау чараларын үтәве һәм сәнәгатьнең, энергетиканың һәм транспортның экологик чиста ягулык төрләренә күчүе нәтиҗәсендә тәэмин ителә, - дип билгеләп үтте Александр Шадриков. - Мондый нәтиҗәләргә ирешүдә файдаланыла торган ягулыкның сыйфаты һәм төрләре аерым роль уйный. Ел саен республиканың ягулык салу станцияләрендә мотор ягулыгының сыйфаты тикшерелә. 2024 елда ягулык пробаларында күкерт микъдары буенча тиңдәшсезлекләр ачыкланмаган".

Министр сүзләренчә, бу мәсьәләдә шулай ук автотранспорт чыгарган начар матдәләрнең экологик нормаларның үтәлешен контрольдә тоту мөһим роль уйный. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә 30 ел эшләү дәверендә выхлоп газларында зарарлы матдәләр югары булган автотранспорт өлеше 10 тапкырга кимегән.

Атмосфераны пычратуга төп өлеш кертүчеләр булып җылылык энергетикасы, нефть чыгару һәм нефть химиясе сәнәгате секторы предприятиеләре тора. Әмма, министр билгеләп үткәнчә, предприятиеләр белән эштә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Әйтик, җылылык-энергетика секторында берничә ел дәвамында атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруның кимүе күзәтелә.  Бу ягулыкның альтернатив, экологик яктан чистарак төрләренә күчү, шулай ук файдаланыла торган мазут һәм күмер өлешенең кимүе нәтиҗәсендә килеп чыга. Нефть чыгару һәм нефть химиясе сәнәгатендә дә шул ук хәл күзәтелә.

Шул ук вакытта, ведомство җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, узган ел станцияләрдә ПДКНЫ арттыруның 1660 очрагы теркәлгән, бу республика буенча үткәрелгән үлчәүләрнең гомуми саныннан 0,038% тәшкил итә. "Мондый вәзгыять Казанның төньяк өлешендә урнашкан атмосфера һавасын пычратуны контрольдә тотуның 2 автоматик станциясендә теркәлгән артулар аркасында килеп чыкты. Нәкъ менә аларда 1252 арту теркәлгән, шуларның 99,7% ы күкерт водородына туры килә", - дип белдерде Александр Шадриков. Быел һава торышы буенча 44 мөрәҗәгать теркәлгән инде.

2023 елның декабрендә Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Казан шәһәренең төньяк өлешендә атмосфера һавасы сыйфатын тәэмин итү мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме төзелде, Министрлар Кабинеты Карары кабул ителде. Карарны гамәлгә ашыру кысаларында яңа производство төзергә яки гамәлдәге производствоны киңәйтергә ниятләгән предприятиеләр министрлыкка документлар комплекты җибәрәләр. Мәгълүматлар җыелма исәпләүләр системасына кертелә, шуннан соң чыгарылмаларны таратуның уртак исәпләүләре башкарыла. Исәпләүләр нәтиҗәләре буенча төзелешнең мөмкин булуы турында Карар кабул ителә. Төркем эше кысаларында эре предприятиеләр һәм фәнни бергәлекләр белән хезмәттәшлек оештырылган, ямьсез исләр чыганакларын ачыклау буенча ике фәнни-тикшеренү эше үткәрү инициативасы куелган.

Дәүләт Советы депутатлары Марат Әхмәтов, Николай Атласов һәм фикер алышуда катнашкан Эксперт советы әгъзалары чыгарып ташлаулар кимү динамикасы, шулай ук халык ешрак мөрәҗәгать итә торган мәсьәләләр белән кызыксындылар. Ачыкланганча, татарстанлылар еш кына начар исләр турында мөрәҗәгать итәләр, алар зарарлы дип саналмый.

Бүген утырышта федераль законнарга кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә эшләнгән Җир кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты каралды. Документ дәүләт яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен гражданнар милкенә түләүсез бирү мәсьәләләрен җайга салуга юнәлдерелгән. Аерым алганда, Гражданнарның аерым категорияләренә милеккә җир кишәрлекләре бер мәртәбә түләүсез бирелә. Әгәр граждан җир кишәрлеген милеккә берничә нигездә түләүсез бирергә хокуклы булса, ул күрсәтелгән нигезләрнең берсе буенча җир кишәрлеген милеккә түләүсез алырга хокуклы.

Моннан тыш, закон проекты гражданнарга бер мәртәбә җир кишәрлекләре бирү турында шартлар кулланылмый торган очракларны билгели торган пункт белән тулыландырыла. Күрсәтелгән нигезләр буенча элек бирелгән җир кишәрлегеннән табигый һәм техноген характердагы хәрби хәрәкәтләр һәм (яисә) гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә файдалану мөмкин булмау шундый искәрмә булып тора.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International