Фәрит Мөхәммәтшин авыл кешеләрен хуҗалыкларга ярдәм итү буенча дәүләт программаларында активрак катнашырга чакырды

2025 елның 4 июне, чәршәмбе, 14:08

Бүген Чүпрәле муниципаль районында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, кече хуҗалыкларны һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Бу –  йомгаклау семинары, моңа кадәр мондый семинарлар Чистай, Мамадыш һәм Сарман районнарында узган иде. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары ассоциациясе Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, парламент депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, 8 муниципаль район һәм авыл җирлеге башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшинның Чүпрәле муниципаль районына эш сәфәре Түбән Чәке авылындагы «АгроТрансПорт» ҖЧҖ хуҗалыгында булудан башланды. Авыл хуҗалыгы предприятиесе 2012 елның июлендә төзелгән. Оешма ат үрчетү, игенчелек, умартачылык, җиләк-җимеш культуралары үстерү, эре һәм вак мөгезле терлек үрчетү буенча махсуслашкан.

Фәрит Мөхәммәтшин Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров белән Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды, анда «ТАИФ» дәүләт корпорациясе инициативасы буенча капиталь ремонт үткәрелгән. Мәктәп 1990 елда төзелгән. 2024 елда ремонт кысаларында мәктәп территориясе тулысынча төзекләндерелгән, керү юллары асфальтланган һәм автомобильләр өчен парковка җиһазландырылган, урамнарны яктырту баганалары куелган, футбол, баскетбол һәм волейбол уйнау өчен ясалма газонлы күп функцияле спорт кыры төзелгән. Кыш көне бу кырда хоккей уйнау өчен шугалак ясарга мөмкин булачак. Мәктәп бинасында яңа идәннәр җәелгән, су белән тәэмин итү, җылыту һәм канализация, вентиляция һәм кондиционер системалары алыштырылган, спорт залы төзелгән. Мәктәп бинасында шулай ук «Кояшкай» балалар бакчасы урнашкан.

Эш сәфәре барышында Фәрит Мөхәммәтшин авыл китапханәләрендә «Авыл яши» проектын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты. Исегезгә төшерәбез, аны булдыру инициативасы белән узган еллардагы шундый зона киңәшмәләренең берсендә авыл кешеләре үзләре чыккан иде. Проект авыл хуҗалыгы территорияләренең эшлекле активлыгын үстерү һәм авыл тормышы рәвешен ныгыту буенча Мәгълүмати-координацион үзәк булдырудан гыйбарәт. Укуга Икътисад министрлыгы, Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы, Компетенцияләр үзәге ДБУ белгечләре, уңышлы эшмәкәрләр җәлеп ителә. Парламент җитәкчесе проектның кирәклеген билгеләп үтте һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелегендәге бу ведомствоара эшне, бигрәк тә халык белән очрашулар кысаларында, дәвам итәргә кирәклеген билгеләп үтте.

Парламент башлыгы шушында ук Иске Чүпрәле авылында Сугышчан һәм Хезмәт даны монументы янындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

Авыл халкының эшлекле һәм социаль активлыгын арттыру буенча республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов куйган бурычлар турында район мәдәният йортында узган пленар утырыш кысаларында фикер алыштылар. «Сезнең белән бергәләп республика законнарын камилләштерү, кече агробизнеска ярдәм итүнең өстәмә чараларын эшләү, авыл халкының социаль һәм эшлекле активлыгын стимуллаштыру буенча конкрет тәкъдимнәр әзерлибез. Эш йомгаклары буенча гадәттәгечә беркетмә раслыйбыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып. – Безнең семинар-киңәшмәләрнең максаты – катлаулы хәлләрне чишүдә бергәләп яңа алымнар табарга тырышу, сезгә дәүләт, иҗтимагый һәм кредит оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында тагын бер кат хәбәр итү».

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың төп макроикътисадый күрсәткечләре турында сөйләде, барлык кыенлыкларга да карамастан, Татарстан халыкны үзебездә җитештерелгән төп азык-төлек белән тулы күләмдә тәэмин итә, дип билгеләп үтте. «Татарстан – Россия субъектлары арасында сөт җитештерү буенча лидер – беренче урында, бәрәңге җитештерү буенча – икенче урында, шикәр чөгендере буенча алтынчы урында, – дип белдерде парламент җитәкчесе. – Бу саннарга халкыбызның зур хезмәте нәтиҗәсендә ирешелде. Республика җитәкчелеге исеменнән АПК хезмәткәрләренә армый-талмый хезмәт иткәннәре һәм Татарстанның үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен тагын бер кат рәхмәт белдерәм».

Фәрит Мөхәммәтшин актуаль проблемалар арасында авыл хуҗалыгы җирләренең күләме һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрнең баш саны кимүен һәм кадрлар мәсьәләләрен атады. «Кече хуҗалыкларны, фермерларны җитештергән продуктларны эшкәртүне авыл хуҗалыгы кооперативларына тапшырырга чакырабыз, өстәвенә алар хәзер ярдәмнең барлык формаларыннан файдаланалар, – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин семинарда катнашучыларга. – Гомумән алганда, авылга дәүләт ярдәме кимеми. Ул шәхси хуҗалыкларның, фермер хуҗалыкларының потенциалын ныгытырга, Татарстанның азык-төлек иминлеген, авыл тормышын тәэмин итәргә ярдәм итә. Бу инде – безнең халыкларның телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу дигән сүз».

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, 2024 елда кече хуҗалыкларны үстерүгә 2,4 млрд сум җибәрелгән, шул ук вакытта республика фермерлары тарафыннан тулай авыл хуҗалыгы продукциясенең 42%ы җитештерелгән. 2024 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга республика бюджетыннан 448 млн сум акча җибәрелгән. «Шәхси хуҗалыклар турында сөйләсәк, аларның тулай җитештерү күләме буенча республика ил буенча икенче урында тора, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Гамәлдә булган программаларда активрак катнашуыгызны, республикада мөмкин булган башка ярдәм чараларыннан файдалануыгызны сорыйм. Кече агробизнесның үсеш дәрәҗәсе, авыл халкының эшлекле һәм гомуми активлыгы муниципалитет башлыклары эшенең нәтиҗәлелеген бәяләүдә төп критерийларның берсе булып кала. Уртак тырышлык белән без авыл халкының тормыш сыйфатын тагын да яхшыртуга, көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерүгә ирешергә тиеш».

Утырышта катнашучыларны Чүпрәле  район башлыгы Марат Гафаров сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы тармагында узган ел йомгаклары буенча район 13 нче урынны алган. Эшмәкәрләрне финанс ярдәм чараларын алуга җәлеп итү буенча рейтингта район республикада беренче урында тора. «Безнең республиканың уникальлеге шунда, башка субъектлардан аермалы буларак, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булыша торган дәүләт программалары күп», – дип билгеләп үтте район башлыгы.

Марат Гафаров авыл һәм кече эшмәкәрлек үсешенең төп факторларын һәм фаразларын билгеләп, районда квалификацияле кадрлар җитмәвен билгеләп үтте. Район җитәкчелеге, мәгариф учреждениеләре һәм хуҗалыклары белән берлектә, кадрлар потенциалын ныгыту өчен зур эш алып бара.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2024 елда кече хуҗалыкларга ярдәм итү эшенә йомгак ясады һәм 2025 елга бурычлар турында сөйләде. 2024 елда 18 районда 9,7 млн сумлык ярдәм күрсәтелгән. «Һәр районга шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышу буенча үз программасын эшләргә кирәк, бу мәсьәлә киңәшмәләрнең йомгаклау беркетмәсенә кертеләчәк», – дип белдерде министр.

Марат Җәббаров сүзләренә караганда, хуҗалыкларда терлекләрне саклап калу халыктан сатып алу бәяләренә бәйле. «Хәзер республика буенча шәхси ярдәмче хуҗалыклардан сөтне сатып алу бәясе 34 сум тәшкил итә, бу узган елга караганда 7 сумга югарырак. Атна саен сөт җыючылар һәм зур сөт заводлары вәкилләре катнашында узган очрашуларга карамастан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Апас районнарында сөтнең литрына 29 сумнан да кимрәк бәяләр саклана. Тәтеш һәм Буа районнарында гына республика бәясеннән югарырак, – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. – Бу мәсьәлә белән мөмкин кадәр күбрәк шөгыльләнергә кирәк».

Фәрит Мөхәммәтшин семинар-киңәшмәгә йомгак ясап, мондый очрашуларның югары нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. «Сүз авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру турында бара. Безнең республикада авылга ярдәм итү буенча федераль һәм республика дәрәҗәсендәге күпсанлы программалар эшли, аларда һичшиксез катнашырга кирәк, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Авыл кешесе безнең игътибарга һәм төрле мәсьәләләрне хәл итүдә  ярдәмгә лаек. Минемчә, бу очрашулар бик мөһим, һәм без аларны үткәрүне дәвам итәчәкбез». 

Бүген семинар-киңәшмә кысаларында авыл эшкуарлыгын үстерү, авыл халкына дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү, районнарда кече хуҗалыкларның торышы һәм үсеш перспективалары һәм башкалар темаларга түгәрәк өстәлләр узды.

Киңәшмә азагында «Иң яхшы авыл җирлеге», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы гаилә фермасы» һәм «Иң яхшы авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе» республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International