Фәрит Мөхәммәтшин Константин Толкачев белән очрашты

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе, 12:38

Татарстан һәм Башкортстан арасындагы парламентара элемтәләрне активлаштырырга һәм киңәйтергә кирәк. Бу хакта бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Башкортостан Дәүләт Җыелышы – Корылтае Рәисе Константин Толкачевның Пензада Россия Федерациясе субъектларының Идел буе федераль округы дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышы кысасында узган очрашуында сүз барды.

Исегезгә төшерәбез, Фәрит Мөхәммәтшин бу көннәрдә Пенза шәһәрендә эш сәфәрендә, анда ул Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар Советы һәм Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе эшендә катнаша.

Төбәк закон чыгару җыеннары җитәкчеләре парламентара диалогны киңәйтү һәм төрле дәрәҗәдә, шул исәптән уртак закон чыгару эшчәнлегендә хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстан һәм Башкортстан парламентларын хезмәттәшлекнең күптәнге традицияләре бәйли. Республикаларның закон чыгару органнары арасында парламентара хезмәттәшлекнең барлык өлкәләрен җайга сала торган берничә килешү һәм беркетмә төзелгән.

Фәрит Мөхәммәтшин һәм Константин Толкачев элек Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае арасында имзаланган парламентара хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр. Парламентарийлар хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен үстерергә әзер булуларын әйттеләр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International