Татарстанда импортны алмаштыруны үстерү программаларын гамәлгә ашыру көтелгән нәтиҗәләр бирә, дип саныйлар парламентарийлар

2025 елның 10 июне, сишәмбе, 15:03

Бүген Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасында 2022-2024 еллар чорында импортны алмаштыру программаларын гамәлгә ашыру кысаларында илебез икътисадының конкурентлык сәләтен арттыру перспективалары һәм проблемалары турында сөйләштеләр. Журналистларның сорауларына Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов һәм әлеге профильле комитет рәисе урынбасары Марат Галиев җавап бирде.

«Россиягә карата моңарчы күрелмәгән санкцияләр илнең бөтен икътисады һәм аерым компанияләр үсешендә чагылыш тапмый кала алмады, – дип белдерде Рәгать Хөсәенов журналистлар белән очрашу башында. – Шул ук вакытта килеп туган тышкы икътисадый вәзгыять илебез предприятиеләрен ил эчендә партнерлар эзләүгә, илебезнең фәнни-гамәли эшләнмәләрен кертүгә этәрә. Ә бүген бу юнәлештәге проблемаларны хәл итү, конкурентлыкка сәләтле продукция чыгаруга күчү өчен без, беренче чиратта, төп үзгәртеп коруларга әзер компанияләргә дәүләт ярдәме чараларын күздә тоткан конкрет законнар пакетын кабул итәргә кирәклеген аңларга тиеш».

Парламентның профильле комитеты җитәкчесе сүзләренә караганда, сәнәгать сәясәте юнәлешләрен, шул исәптән импортны алмаштыруны билгеләүче төп закон булып 2016 елда кабул ителгән сәнәгать сәясәте турында республика законы тора. «Ул продукциянең конкурентлыкка сәләтен арттыруга, инновацион продукциянең эчке һәм тышкы базарларга чыгуын тәэмин итүгә, импорт продукциясен алмаштыруга һәм сәнәгатьне инновацион актив сәнәгать җитештерүе нигезендә тотрыклы үсеш стадиясенә күчерүгә юнәлдерелгән, – диде Рәгать Хөсәенов. – Әлеге максатларга ирешүдә җитештерүне стимуллаштыру чаралары – инвестиция ташламалары һәм товарлар җитештерүгә йөз тоткан үзебезнең предприятиеләргә финанс ярдәме төп роль уйный».

Рәгат Хөсәенов билгеләп үткәнчә, республика Хөкүмәте тарафыннан импортны алмаштыру өчен кирәкле 1790 төр продукция исемлеге расланган.

Хәзерге вакытта Татарстан предприятиеләре инвестиция проектларын үтәүне дәвам итәләр. «Мисал өчен, «СИБУР» компаниясе катализаторлар, урта һәм кече тоннажлы химия җитештерү буенча проектлар әзерли, – диде депутат. – «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ үсешенең стратегик программасына полимерлар җитештерә торган ЭП-600 яңа олефин (этилен) комплексы, елына 200 мең тоннага кадәр галобутил каучуклары җитештерүне техник яктан яңадан җиһазлау, елына 50 мең тонна куәтле гексен-1 җитештерү җайланмасы кебек проектлар кертелгән. Һичшиксез, барлык бу стратегик программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру нигезендә производстволарны кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү ята. Шуңа күрә импортка бәйлелекне бетерү буенча хакимиятнең башкарма һәм закон чыгару органнарының беренчел бурычы булып конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерерә алырлык  югары квалификацияле белгечләр әзерләү кала. Тулаем алганда, Татарстанда импортны алмаштыруны үстерү программаларын гамәлгә ашыру көтелгән нәтиҗәләр бирә».

Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев, икътисади санкцияләр инструментын сәяси максатларда куллануның тарихи аналогларын искә төшереп, күп очракта аларның кире нәтиҗәгә – санкцияләнгән икътисадларның җанлануына китерүен билгеләп үтте. «Бу шулай ук Совет икътисады мисалында да булды, – диде ул. – Тышкы чикләүләргә карамастан, без төп, критик әһәмиятле товарлар һәм продукция җитештерергә өйрәндек. Әлбәттә, глобальләшү һәм илдә урнашкан базар мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә без үсеш өчен яңа мөмкинлекләр алдык. Шул ук вакытта шуны да аңларга кирәк, продукция импорты һәм чимал экспорты икътисадны җимерде, конкуренцияне үстерү зарурлыгын булдырмады. Инде яңа тарихи шартларда ил үз производстволарын торгыза башлады. Татарстан җитештерү куәтләрен саклап калган аз санлы төбәкләрнең берсе булды, шуңа күрә нәкъ менә Республика импортны алмаштыру программаларын гамәлгә ашыруга актив кушыла алды».

Моңарчы күрелмәгән санкцион басым, ә хәзерге вакытта якынча өч дистә мең санкция гамәлдә (бөтен тарих эчендә бер генә илнең дә шулкадәр булмаган) импортны алмаштыру механизмнарын үстерүгә актив ярдәм итә.  

Мәсәлән, Марат Галиев билгеләп үткәнчә, беренче чиратта программа белән тәэмин итү кирәк булган. «Ә ул тулысынча диярлек,  дәүләт идарәсен тәэмин итү системасын да кертеп, чит илнеке иде, – диде ул.  – Мондый хәлне тамырдан үзгәртергә кирәк иде. Шуңа күрә закон нигезендә цифрлы компанияләрне үстерү өчен моңарчы күрелмәгән ташламалы шартлар кертелде. Бизнес бу процесска актив кушылды, һәм бүген импортка бәйлелек дәүләт идарәсендә генә түгел, сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, төзелештә дә сизелерлек кимеде дип әйтергә була. Республиканың нефть химиясе тармагында аеруча сизелерлек нәтиҗәләргә ирешелде».

Журналистлар импортны алмаштыру программаларының конкрет нәтиҗәләре, шул исәптән агросәнәгать комплексын һәм авыл хуҗалыгы техникасын, аерым алганда, машина төзелешен үстерү перспективалары, төзелеш тармагын үзебезнең техника белән тәэмин итү, шулай ук мәгълүматны яклау һәм киберкуркынычсызлык программаларын эшләү һәм гамәлгә кертү, илебезнең IT-тармагының импорт белән тәэмин итүгә бәйлелеген киметү мәсьәләләре белән кызыксындылар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International