Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унынчы утырышы ачылды

2025 елның 11 июне, чәршәмбе, 10:21

Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унынчы утырышы ачылды. Президиумы утырышында кабул ителгән карар  нигезендә депутатлар  каравына 30 мәсьәлә чыгарыла, шул исәптән 15 республика законы проекты, 7 федераль закон проекты һәм төбәкләрнең закон чыгару инициативалары, шулай ук башка мәсьәләләр карала.  

Парламент утырышында төп мәсьәлә Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларны билгеләү турында булачак. Бу елның сентябрендә Татарстан Республикасы Рәисенең вәкаләтләре чоры тәмамлана. "Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында" Федераль закон һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 6 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына сайлауларда тавыш бирү көне сентябрьнең икенче якшәмбесе була. Сайлау законнары таләпләре нигезендә сайлауларны билгеләү турындагы карар тавыш бирү көненә кадәр 100 көннән дә иртәрәк һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш». Нәкъ менә шуңа күрә әлеге мәсьәлә унынчы утырышның көн тәртибенә кертелә.   

Моннан тыш, алдагы утырышта беренче укылышта 2024 елга Татарстан Республикасы бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турындагы закон проектлары, шулай ук Татарстан Республикасы Җир кодексына һәм 2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган закон проектлары, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты каралачак. 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына ТР медицина иминияте, җирле үзидарә, дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында, Иҗтимагый палата турында һәм башка законнарга үзгәрешләр кертелә.

Республикада кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү максатында, кайбер республика законнарына салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен салым ташламаларын озайтуны күздә тота торган үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә.

Унынчы утырышта депутатларга шулай ук республика Хисап палатасының 2024 елдагы эшчәнлеге турында хисап, Татарстан Республикасы территориясендә яшьләрнең хәле һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты доклады, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2024 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында мәгълүматы тәкъдим ителәчәк.

Хөкүмәт сәгате кысаларында республика Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы вәкиллекләре эшчәнлеге турында» мәгълүматы тыңланачак. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко чыгыш ясаячак.

Унынчы утырышның көн тәртибен раслау барышында профильле комитетлар рәисләре көн тәртибенә өстәмә мәсьәләләр кертү тәкъдиме белән чыктылар. Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының тугызынчы утырышының көн тәртибе киңәйде һәм 35 мәсьәләне үз эченә ала:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

3. Татарстан Республикасы Рәисен сайлауны билгеләү турында.

4. Татарстан Республикасы территориясендә яшьләрнең хәле һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты доклады.

5. «2024 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында» 75-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

6. «2024 елгы Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында» 76-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

7. «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 84-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 86-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. «Салым  салуның  гадиләштерелгән системасын  кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 82-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш). 

10. «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында» 85-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына һәм «Махсус инвестиция контрактларында катнашучы оешмалар өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 87-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында»  Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 83-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында»  Татарстан Республикасы Законының 19 статьясына үзгәреш кертү хакында» 80-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында(I укылыш).

14. «Татарстан Республикасы вәкиллекләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 89-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15.  «Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 73-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

16. «Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 һәм 321 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 77-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

17. «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 12 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 78-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

18. «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» Татарстан Республикасы Законының 7 һәм 8 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 79-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

19. «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына һәм «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 81-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

20. «Халыкның санитария-эпидемиология иминлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында» 68-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

21. «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» 88-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

22. 2024 елда Татарстан Республикасы Хисап палатасы эшчәнлеге турында хисап.

23. 2024 елда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең үз эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүматы.

24. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә матди һәм социаль гарантияләрне арттыру буенча кичектергесез чаралар күрү зарурлыгы турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе М.В. Мишустинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мөрәҗәгате хакында.

25. «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 363942-8 номерлы федераль закон проекты турында.

26. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 866131-8 номерлы федераль закон проекты турында (җиңел таксида йөртүченең пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны пассажирларның гомерен, сәламәтлеген һәм мөлкәтен иминләштермичә гамәлгә ашырганы өчен җаваплылык билгеләү өлешендә).

27. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.23 статьясындагы 3 өлешенә үзгәрешләр кертү хакында» 868044-8 номерлы федераль закон проекты турында (балаларны йөртүгә карата билгеләнгән таләпләрне бозган өчен административ штрафлар күләмнәрен ике тапкырга арттыру максатларында).

28. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 875355-8 номерлы федераль закон проекты турында (монополиягә каршы федераль органга законнарда каралган үтенечнамәләр тапшырмаган өчен җаваплылыкны көчәйтү хакында).

29. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 17.15 һәм 23.68 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 897311-8 номерлы федераль закон проекты турында (мөлкәти булмаган характерга ия таләпләрне үтәмәгән өчен бюджетлар алучы бурычлыларның җаваплылыгын билгеләү хакында).

30. «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешенә үзгәреш кертү турында» 847127-8 номерлы федераль закон проекты хакында (салым түләүченең бердәм салым счетында уңай сальдо барлыкка китерә торган акчаларны кире кайтару турында).

31. «Россия Федерациясе Гаилә кодексының 169 статьясына һәм «Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексын гамәлгә кертү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 888397-8 номерлы федераль закон проекты турында (махсус хәрби операциянең гамәлдәге катнашучысы булып торучы уллыкка алучының суд утырышында мәҗбүри булуы хакында таләпне төшереп калдыру өлешендә).

32. «Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында» 907585-8 номерлы федераль закон проекты хакында (күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензияләү процедурасын Россия Федерациясе субъектының лицензия комиссиясе институтын бетерү юлы белән камилләштерү өлешендә).

33. «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законның 42 статьясындагы 3 өлешенә үзгәреш кертү хакында» 884918-8 номерлы федераль закон проекты турында (балаларга психологик-педагогик ярдәм, медицина ярдәме һәм социаль ярдәм күрсәткәндә конфиденциальлек принцибын беркетү хакында).

34. Россия Федерациясе субъектлары дәүләт музейлары өчен фонд саклагычлар биналарын төзү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Т.А. Голиковага Архангельск өлкә депутатлар Собраниесе мөрәҗәгате турында.

35. Хөкүмәт сәгате: «Татарстан Республикасы вәкиллекләре эшчәнлеге турында».

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, РФ сенаторлары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, дәүләт хезмәте ветераннары катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, парламентның «Вконтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында утырыш турыдан-туры трансляцияләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International