Бүген Дәүләт Советы утырышында «Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 һәм 321 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» ТР законы проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Законда дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлеген өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга түләүсез бирү мөмкинлеге беркетелгән.
Бүген Дәүләт Советы утырышында дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында республика законының 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон белән Интернет» челтәрендә рәсми сайтта һәркем файдалана алырлык итеп урнаштырыла торган дәүләт мөлкәтен һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру шартлары турындагы мәгълүматлар исемлеге төгәлләштерелә.
Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатларга Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2024 елдагы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән республиканың бизнес омбудсмены Фәрит Габделганиев чыгыш ясады.
Бүген Дәүләт Советында «Татарстан Республикасы вәкиллекләре эшчәнлеге турында» Хөкүмәт сәгате узды. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко чыгыш ясады.
Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатларга Татарстан Республикасы Хисап палатасының 2024 елдагы эшчәнлеге турында хисап тәкъдим ителде. Бу нисбәттән ТР Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев чыгыш ясады.
Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законының 3 статьясына һәм махсус инвестиция контрактларында катнашучы оешмалар өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында ТР Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Элек әлеге законнарда каралган салым ташламаларының гамәлдә булуы озайтылды.
Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстанда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән ТР Яшьләр министры Ринат Садыйков чыгыш ясады.
Дәүләт Советы депутатлары Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә социаль гарантияләрне арттыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллаячак. Мондый карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен киметелгән салым ставкаларының гамәлдә булуын озайтуны күздә тота.
Бүген Дәүләт Советы утырышында бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.